Журнал «Безнең мирас»

«Исемең матур, кемнәр куйган?..»

Шушы исем белән (Фирдәвес Әхтәмовага 70 яшь тулганда) телевизион очерк эшләп күрсәтеп, рәхмәт көтеп йөргәндә, телефоннан шалтыратты да иң элек җиңелчә генә үпкәсен белдерде: «Тапшыруыңа исемне дөрес сайламагансың, исемем генә матур булганны мин үзем дә беләм...» – диде. Күпме генә аклансам да, тынычландыра алмадым, Фирдәвес үз фикерендә калды. Холкы шундый иде. Аның өчен рәхмәтне тамашачылар һәм артистканың хезмәттәшләре әйтте. «Дөрес бәяләдең», – диделәр. Бәяләүгә килгәндә, Фирдәвес кемнеңдер бәяләвенә мохтаҗ түгел, ул үзенең кем булуын, нинди сәләтләргә ия икәнен, нәрсә җитмәвен дә бик яхшы белеп, булганына канәгать булды, ә булмаганына зарланып, елап яшәмәде. Аның күңеле һәрчак көр, киләчәге өметкә төрелгән иде.


Татарстанның халык артисты, Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылы тумасы Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)

Елап, зарланып кына яшәрлек хәлдә булса да, Фирдәвеснең башкаларда яшәү рәхәтен тойдыру сәләте көчле иде.


...Әти-әнисе назыннан мәхрүм калгач, туганнары тәрбиясендә үскән ятимә кызда ихласлык та, вәгъдәдә торучанлык та, туганлыкның һәм дуслыкның кадерен белү дә башкаларга үрнәк булырлык мул иде...


...Минем 1925 елгы абыем 18 яшендә Ватан сугышында һәлак булгач, әткәй белән әнкәй өчен мин бик тә кадерле бала булып үстем, укыдым, яшәдем. Артистлыкка укыганда «повышенная стипендия», өстәвенә, әткәй-әнкәйдән ай саен стипендия суммасы кадәр акча килә иде (әткәйнең киез итек басу кәсебе табышыннан). Ләкин акча барыбер җитмәде. Ара-тирә Фирдәвестән әҗәткә алып тора идем. Ә бит Фирдәвес бер стипендия акчасына гына яшәде! (Туганнарыннан акчалата ярдәм көтү мөмкинлеге юк...) Мине акча тота белмәүдә гаепләп тиргәгәне хәтердә: «Син үзеңне-үзең дә карый алмыйсың, гаиләң булгач нишләрсең?!»


Фирдәвес хаклы булып чыкты: гомер буе акча җитмәүдән интегеп яшәдем. Бик кыен хәлләрдә калганда гел Фирдәвескә бара идем. (Фатиры бездән ерак түгел генә урнашкан иде.)


«Өч җирдән хак алып яшәгән Әхтәмнең пенсиядәге Әхтәмовага әҗәткә керүе көлке!» – дип булса да, үтенечемне кире какмады. Бу аның акчага туенып яшәвеннән түгел, ә кешелеклелегеннән, ярдәмчеллегеннән иде. (Монысы да холыктан!)


Узган гасырның 70 нче еллары башында булса кирәк, кибеткә алтын чылбыр кайткач, Фирдәвес шул чылбырны алырга театрдагы хезмәттәшләреннән әҗәткә акча җыйды. Кем күпме булдыра ала, – шуның кадәр бирүләре хәтердә. Китте Фирдәвес кибеткә һәм, күпмедер вакыт узуга, кайтты да: «Беткән... Миңа булса, гел шулай инде: йә җитми, йә кайтмый», – диде. Кемнән алса, шуларга акчаларын кире кайтарды.


Ф.Әхтәмова һәм Ш.Биктимеров «Ак чәчәкләр» (Г.Әпсәләмов әсәре буенча) спектаклендә. 1970 ел

Шулай дисә дә, Фирдәвес башкалардан ким яшәмәде: зәвык белән киенә дә, булганына канәгатьләнеп, сөенә дә белде. Аның өчен иҗатташының уңышы, нәрсәгәдер ирешүе дә зур сөенеч булды. Ул көнчел түгел иде. Яшерен-батырын түгел – артистлар арасында роль уйнап дәрәҗәләр алу – зур вакыйга. Кайчакта дәрәҗәләрнең лаексызга бирелү очраклары да булгалый. Сүз китә, гайбәт тарала. Ә Фирдәвес сүзгә, гайбәтләргә игътибарсыз: ул кеше шатлыклары өчен сөенә генә белә... Без аның үзе өчен дә сөенгән чакларын, сирәк булса да, күрдек. Намаз әһеле, иманлы шәхес иде ул.


...Аның өчен һәр премьера шәхси бәйрәм булды. Һәр уйнаган роле табыш-ачыш иде. Ул бер ролендә дә элек уйнаган ролен кабатламады. Тәвәккәл иде Фирдәвес. Чагыштыру җиңеллеге өчен генә аның ике фильмдагы Биби ролен мисалга китерү дә җитә. Г.Камалның «Беренче театр»ындагы Биби һәм «Бибинур»дагы Биби – икесе ике төрле холык, икесе ике дөнья. Аларны бер генә нәрсә берләштерә: артисткадагы ихласлык. Үзе ышану белән башкаларны да ышандырып, үзенә әсир итә ул. Фирдәвес һәр тапшырылган эшкә чын күңелдән бирелеп, ихласлык белән башкарды. Аның кылану, ясалмалык кебек «авыру»ларга иммунитеты табигатеннән үк килә иде.


Сценарийларын язып, үзем үк төшергән телефильмнардагы рольләрен санап тормыйм, Фирдәвес һәр ролен җиренә җиткереп, кирәкле сыйфатта башкаруы белән хәтердә саклана.


«Щепкинчылар» дип йөртелгән артистлар төркеменең, укып кайтып, театрда эшли башлауларына 50 ел тулуны бәйрәм итү кичәсендәге чыгышында Фирдәвес үзен: «Мин – узган гасыр кешесе», – дип атады. Кичәдән соң мин аңа: «Юк, Фирдәвес, син узган гасыр кешесе түгел, син – киләчәк гасырлар артисты», – дидем. Бу вакытта инде ул каты авырганлыктан, аның күңелен күтәрмәкче булып әйткән идем. Кабул итмәде. «Мин узган гасыр кешесе булуым белән горурланып әйттем», – дип, узган гасырдагы кешеләрнең хәзерге кешеләр белән чагыштырмаслык яхшы якларын, иманлы, вәгъдәле булуларын санап китте. Кушылудан башка чарам калмады, әлбәттә.


Ф.Әхтәмова ире Марат һәм кызы Айгөл белән

Шулай да, ятып калганчы атып кал, дигәннән чыгып, аның Бибинур образы Аяз Гыйләҗев язган образга якын түгел, дигән сүз ычкындырдым. Аяз агай совет чорында иҗат иткән, «совет шулпасы»н мул эчкән әдип бит. Сәясәтнең, идеологиянең кулы Совет чорында әдәбиятта да, сәнгать төрләрендә дә бик ачык сизелә иде. Шул сәясәт күп язучыларның кулыннан каләмен алып, аларга көрәк-кәйлә тоттырды.


Аяз Гыйләҗевнең кулы, кәйләдән соң ныгып, каләмен ычкындырмас көчкә ия булды. Аның иҗатында туган җир, туган йорт, әти-әни, ир-ат, яшәү һәм үлем, зират образлары (символик мәгънәдә!) мөһим төшенчәләр булдылар. Әдип күп әсәрләрендә игътибарын татар милләтенең яшәвенә, халыкның киләчәге өчен «даруга рецептлар» тәкъдим итүгә юнәлтә. Аның, әдип буларак, рухи халәтен татар милләтенең язмышыннан аерып карап булмый. Иҗатының төп мотивы да шулдыр.


«Җомга көн кич белән» повестендагы Аксыргак авылының колхоз рәисе Җиһангир Сәфәргалин (44 яшендә генә булуына карамастан) авыл зиратын чистартуга, аны төзекләндерүгә ихлас күңелдән тотына. Символ бит бу! Аның бу гамәлләрен күреп яшәгән тол карчык Бибинур шул яшь рәискә чын күңелдән гашыйк була.


...Кызганыч ки, Җиһангир Сәфәргалинның гомере кыска булып чыга. Аны туган авылы Тегәрҗеп зиратына бабалары янына кайтарып җирлиләр. Бибинур Тегәрҗеп зиратына кадәр барып, «Әлхәм» һәм «Кулһуаллаһу...»сын укып, Җиһангирны мәңгелеккә озата.


Аяз Гыйләҗевнең һәр әсәре татарның йөрәк җылысы белән сугарылган. Ә «Җомга көн кич белән»дәге Бибинурның йөрәк җылысы ул – мәхәббәт белән типкән татар йөрәгенең җылысы. Тереклек өчен җылылык төп шарт. Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укыган күп кеше аның дөньяга сибелеп яшәгән татар милләтенең рухын, җанын саклау юнәлешендә иң саллы өлеш керткән әдип булуына шикләнмичә, әсәрләре буенча куелган фильм-спектакльләргә дә иманнарын яңартырга баргандай барачаклар, караячаклар, ышаначаклар. Бу фикерләрне мин әдипнең «Җомга көн кич белән» әсәре буенча күпсерияле фильм-спектакль төшереп күрсәткәч килгән хатларга таянып яздым. Без төшергән фильмда Бибинурны Фирдәвес Хәйруллина уйнады. Ике Фирдәвес – ике Бибинур, ике фильм. (Кызганыч ки, хәзер икесе дә мәрхүмә.) «Бибинур» фильмында Аяз Гыйләҗев рухы калмаган иде. Төсле пыяла аша караганда дөнья шул пыяла төсендә күренә. Ә «Бибинур» фильмы төрле төстәге пыялаларны катлы-катлы итеп карар өчен төшерелгәндәй иде. (Образлар танылмый, вакыйга читят милләтчә.) Уйлаганын яшерми турысын әйтә торган кеше булуын таныганлыктан, мин фильмны кабул итмәвемне, ошатмавымны белдердем. Ә Фирдәвес фильмның конкурсларда җиңүе, берничә приз яулавы турында сөйләп, минем фикерем белән килешмәүдән: «Син көнләшәсең», – диде. Бәлки, ул хаклыдыр. Бездә шулай бит: «Үзебезнекеләргә – умач, килгәннәргә – күмәч».


Бүген тулы канлы образларны, үзенчәлекле типларны фильм өчен кирәкле муляжлар белән алыштыру сәнгать дип атала, хәтта мактала, бүләкләнә дә. (Замана чире генә булса ярый.) Киләчәктә Галиябану Исмәгыйльгә кияүгә чыкса, Анна Каренина исән калса, Нехлюдов Катеринаны озатып Себергә бармаса – болар барысы да заман режиссерының әсәрне үзенчә чишәргә хокуклы булу «теория»се белән якланылачак.


Фирдәвес Әхтәмованың актерлык карьерасына инде бик тирәнгә кермичә, артык җәелмичә генә килгәндә, андый актриса бар иде, бердәнбер иде, кешелекле иде, ясалмалылыктан мәхрүм – ихлас иде, артыгы белән тугры сүзле иде, дип искә алырга тиешбез.


(Кайсыдыр бер мәҗлестә, сүз иярә сүз чыгып, кемдер минем хатыным Җәмиләне: «Ничек бу артистка кияүгә чыгарга җөрьәт иттең? Аларның күзе гел читләрдә бит...» – дип «чеметеп» алырга теләгәннәргә Фирдәвес: «Әхтәмнең күзе читләрдә булса, аның үзенә караучы булдымы соң? Юк бит. Безнең кызлар аны яратмады, шуны яраткан Җәмиләсенә рәхмәт инде – ул аннан кеше ясады», – диде.) Үзе күргәнен, уйлаганын өздереп әйтсә дә, аңа рәнҗеп үпкә саклаучыны белмим. Аның кисәтүләре һәрчак вакытлы һәм урынлы була иде.


Бүген театрыбызда Тукай исемендәге бүләк алмаган артистларыбыз бетеп, сәхнәдә ихласлык тансыкка әверелеп барган кабалану-ашыгу заманында, театрыбыз тезгенен кулларыннан ычкындырмас өчен тырышлыкларын кызганмаучыларга, сәхнәдә Фирдәвес рухы яшәсен өчен, ихласлык премиясе булдыруны тәкъдим итәр идем. (Уйнап түгел – уйлап!)


Әгәр шундый премия булдырылып, сәхнәдә ихласлык өстенлек итә башласа, тамашачылар Фирдәвес Әхтәмованы гына түгел, Гөлсем Камскаяны да, Галимә Ибраһимованы да хәтерләп, алар рухына дога кылырлар иде. Алар сәхнәдә уйнап кына яшәмәделәр, ә ихластан яшәп уйнадылар. Аерма бик зур. Әйе, татар театрында ихлас күңелле артистлар, күп булмаса да, бар иде. Алардагы ихласлык рухы яшәргә тиеш. Шунсыз татар милләтенең, үзенең төп милли сыйфатыннан мәхрүм калып, инкыйразга ризалашуы бәхәссездер.


Ихласлык – безнең милләтне башка милләтләрдән аерып танытучы төп сыйфатлардан берсе ул.


Сүземне түгәрәкләп, яшәсен «Ихласлык премиясе», ә сәхнәдә Фирдәвес Әхтәмовалар ихласлыгы дип, каләмемне актрисаның теләктәш дусларына бирәсем килә.


Бер сабакташым, кулъязмамны укып чыкты да: «Өстәнрәк язгансың, соңлап кияүгә чыгуын, бердәнбер кызы белән каршылыкларын да язарга иде», – диде. Мин: «Алары турында сүз сезгә бирелә. 2024 елда Фирдәвескә 85 яшь булыр иде», – дидем.


Әхтәм Зарипов


«Безнең мирас». — 2022. — №10. — Б. 90-93. 

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру