Журнал «Безнең мирас»

Идел буе Болгар дәүләтендә мөселман мәхкәмәләре һәм казыйлары

Х гасыр башында болгарлар тарафыннан дәүләт дәрәҗәсендә ислам динен кабул итү яңа дәүләтчелекнең, дини һәм хокукый системаның, гомумән алганда дөньяга яңача карашның формалашуын аңлата.


Болгарларның законнар чыгару һәм мәхкәмәсе нигезенә ислам дине барлыкка килгәндә булган, соңрак Өммәвиләр һәм Габбасыйлар дәверендә киң үсеш алган һәм өстәлгән хокукый система салынган. Әмма бу болгар хокукый системасы аларның төгәл күчерелмәсе икәнлеген һәм бернинди үзгәрешләрсез калганлыгын аңлатмый. Төп аермаларның берсе буларак шуны атарга мөмкин: болгар хакиме шәфигыйләр (Багдад) мәзһәбенең түгел, ә хәнәфиләрнең (Урта Азия) йолалар системасын кабул итә. Идел буе болгарлары тарафыннан шул заманда ук гамәлдә булган хәнәфиләр мәзһәбенең тулысынча өстенлеккә ирешү сәбәбе бары тик дини карашлар һәм географик фактор белән генә билгеләнми, ә бу сәяси тенденцияләр Урта Азия белән бәйле әүвәлдән килгән сәүдә һәм мәдәни багланышларны сак­лау теләге белән бәйле.


Хәнәфиләр мәзһәбенә иярүчеләр каршылыкларда һәм мәхкәмә эшләрендә төп игътибарны кануннарның сүзләренә түгел, ә җирле шартларны искә алып, аларның мәгънәсенә юнәлтә. Шулай итеп, Әбү-Хәнифә тәгълиматы һәм аңа иярүчеләр төгәл вазгыятькә бәйле рәвештә, хокукый мәсьәләләрне хәл иткәндә, чагыштырмача ирекле гамәл кылырга мөмкинлек биргәннәр. Ибне Фадланның Болгар падишаһының фикъһе карарларын гамәлгә кертү кагыйдәләрендә хәбәрдарлыгын (мөҗ­тәһид­ләрнең мәҗбүри килешүләре нигезендә), шулай ук җәй көннәрендә кичке һәм төнге намазны берләштерү тәҗрибәсен (моны шуңа туры килгән фәтва таләп иткән) искәртүе белгечләргә болгарларның мөселман хокукый традицияләре белән яхшы таныш булулаларын гына түгел, ә җирле шартларны һәм үзенчәлекләрне искә алып, төгәл фәтвалар чыгарырга омтылышлары турында да сөйли [1].


Х гасыр азагына кадәр барлык ис­лам дөньясында казыйларның Коръ­­ән, сөннәт, Мөхәммәд (с.г.в.) сә­хабәләренең аерым һәм күмәк карар­лары (иҗмагъ) белән чикләнмәгән мәсьәләләрне тикшергәндә шактый ирек­ле эш иткәннәрен һәм «бер мәсьәләне хәл иткәндә, бер мәзһәбнең карарларын, ә икенчеләрен тикшергәндә, башка хокукый мәктәп тарафдарлары тәкъдим иткән нормаларга мөрәҗәгать итүләрен» истә тотып, Р.М.Мөхәммәтшин Х гасыр башына Идел буе Болгарстанында дәүләтчелек һәм дини-хокукый система формалашу процессы ислам динен гаммәви һәм рәсми кабул итү белән генә төгәлләнмәгән дигән нәтиҗәгә килә. Хәнәфиләр мәзһәбе башкаларның фикеренә һәм исламга кадәрге чорда халыкларда формалашкан җирле йола буенча килгән хокуктан файдалануга чагыштырмача түзем булуы белән, мөгаен, әлеге процессның төгәлләнүен тизләтүгә булышлык итмәгән. Бу очракта, галим, болгарларның исламлашуын чынбарлык буларак истә тотып, Г.Э. фон Грюнебаумның «һәркемгә мәгълүм мәгънәдә канунны көнкүреш юридик практикадагы гамәли корал буларак түгел, ә барыннан да бигрәк һәммә мөселманнарны да бәйли торган мөселман идентификациясе һәм көче дип карарга кирәк», дигән фикере белән килешмәскә мөмкин түгел, ди [2].


Болгарларның хәнәфиләр мәктәбен үзләштерүләре аларның нәкъ менә исламның шушы юнәлештәге хокук нормаларын кабул иткәнлекләрен дә аңлата. Идел буе Болгарстанында казыйларның һәм фәкыйһләрнең Коръән һәм сөннәттән кала нинди мөселман хокукы чыгакларыннан файдалану ихтималы турында без танылган татар дин галиме Г.Утыз-Имәни (1754-1834) таянган мәшһүр чыганак­лар нигезендә фикер йөртә алабыз. Шунысы мәгълүм: бу галим Идел буе Болгар дәүләте чорыннан килгән чыганаклар белән генә файдалануны дәвам итеп калмый, ә җирле мөселман-хокукый фикере традицияләренә дә чын күңелдән ияргән була. Әлеге чыганакларны өч төркемгә бүләргә мөмкин. Беренче төркем – VII-VIII гасырларга караган чыганаклар, аларга аеруча мәшһүр китап – «әл-Мәбсүт»не кертәләр, китапның авторы – әбү Хәнифә шәкертләреннән булган Әбү Йосыф Ягъкуб ибне Ибраһим әл-Казый әл-Хәнәфи (798 елда вафат). Икенче төркем – Х-ХII гасырларга карый, алар арасында Урта Азия фәкыйһе Әбү әл-Ләйс Насыйр ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим әс-Сәмәрканди әл-Хәнәфинең (968 елда вафат) «Ән-Нәвазид фи әл-Фуругъ», Мөхәммәд ибне Әхмәд ибне Әби-Сәхел әс-Сархаси әл-Хәнәфинең (1046 елда вафат) «Әл-Мөхит», Урта Азия дин галиме Борһанетдин ибне Әбүбәкер әл-Маргинани әл-Хәнәфинең (1196 елда вафат) «әл-Һидая» исемле китаплары бар. Өченче төркемгә шулай ук хәнәфиләр мәзһәбенә нисбәтле, ХIII-XV гасырларга караган күпсанлы гыйльми әсәрләр керә. Гомумән алганда, Г.Утыз-Имәнинең Әбү-Хәнифә, яки аның шәкертләре Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд фәтваларына өстенлек биргәнлеге, әмма беркайчан да аларның фәтвалары кысаларыннан чыкмаганлыгы мәгълүм. Шуның белән ул татар-мөселман җәмгыятендәге традицион нигезләрнең сакланып калуына ярдәм иткән [3].


Югарыда күрсәтелгәннәр безгә Идел буе Болгарстанында хокук белгечләре һәм казыйлары шушы беренче ике төркем мөселман хокукы чыганаклары белән таныш булганнар, аны гамәлдә уңышлы кулланганнар дип уйларга мөмкинлек бирә. Моны аларның барлыкка килү вакыты, ислам динендәге хәнәфиләр мәзһәбенең турыдан-туры чыганагы булулары белән дә, шулай ук бу чыганакларның вакытлар узу белән традицион мөселман иҗтимагый-хокукый фикеренә әверелүе һәм Идел буе татарлары арасында йөзләрчә еллардан соң да кулланылуы белән аңлатырга мөмкин.


Идел буе болгарлары арасында ислам хокукый фикере тернәкләнүенә, үсешенә йогынты ясаган һәм бәхәсле дини-хокукый, шул исәптән мәхкәмә мәсьәләләрен дә чишәргә сәләтле мәшһүр мөселман хокукы белгечләре булганмы? Һичшиксез, булган. Тикшерүчеләр аларның кайберләрен исемнәре белән атаган. Чыганакларның шикле булуына да карамастан, без бу авторлар турында мәгълүматларны китерәбез. И.Березин болай дип яза: «Голямалардан сәхабәләрнең укучысы Габделлатыйф ибне Габдулла һәм бөек мөҗтәһидләрдән «Хөкемдарларга терәк һәм юридик мәсьәләләр буенча киңәш бирүчеләргә файда» исемле әсәр авторы Нух ибне Мөрим мәгълүм, аның кабере хәзерге вакытта Болгарда. Болгардан мәшһүр имам Хагерзадә Хәрәземдә җирләнгән; һәм тагын бер танылган болгар казначысы Гайсә ибне Әхмәт ибне Мөхәммәд ибне Әбүбәкер Болгарда җирләнгән. Болгар зиратына башка мөҗтәһидләр дә җирләнгән1. Сәяхәт вакытында Кашгар җиреннән килеп вафат булган Бохара, Хәрәзем руханилары һәм фәкыйһләре бихисап, алар арасында Габдрахман Җами2 да бар... Болгарга килгән мөгаллим Хисаметдин ибне Ибраһим «Хюсамовның раславы һәм «Тимер таш» кануннарының нәтиҗәләре турында» исемле кануннар китабы язган» [4].


М.Худяков Шәрәфеддин бине Хисаметдинга сылтама ясап, шулай ук урта гасырда Урта Идел буйларында яшәп, дини-хокукый тормышка йогынты ясаган суфи әйдаманнарның исемнәрен телгә ала. Аеруча, Әхмәд Ясәвинең мөриде Ибраш углы Бәйрәш; Бәйрәшнең мөриде Тукмөхәммәд углы Ишмөхәммәд; Зөлмөхәммәд углы Идрис һ.б. исемнәрне яд кыла [5].


Без бүген чыганаклар нигезендә Идел буе Болгар дәүләте тарихында үзләренең эзләрен калдырган кайбер болгар хөкемдар-казыйларының төгәл исемнәрен атый алабыз. Мәсәлән, «Тәварихе Болгария»не язган болгар казые Ягъкуб ибне Ногман әл-Болгари (ХIII гасыр). Кызганыч ки, хәзерге вакытка кадәр әлеге китапның бер генә нөсхәсе дә табылганы юк. Ш.Мәрҗани (1818-1889), бөтен Европага бу турыда мәгълүмат бирелүгә карамастан, аны эзләү уңай нәтиҗәләр бирмәүгә сык­рана. (Шунысын да әйтергә кирәк: бу вакытта ибне Фадланның Идел буена сәяхәте турындагы язмалары да табылмаган була). Икенче галим – Әбел-Гали ибне Идрис әл-Казый әл-Болгари (ХII гасыр, 1106 елда исән була) – башка титуллары белән бергә «бидгатькә каршы көрәшче», «фәкыйһ» [6] исемнәрен дә йөрткән. «Болгарда казый булган» Хәмид әл-Болгариның шәкерте Ибне Дауда әс-Саксини язмаларына караганда, «бу казый Әхмәд Ясәви тарикатендә булган»[7]. Шулай ук шәех, имам, казый Гыймаледдин Әбүбәкер Мөхәммәди ибне әл-Хәсән ибне Мансур ән-Нәсәфи исеме дә билгеле [8]. Бәйһакиның «Трихе Бәйһак» әсәрендә 1041/1042 (һиҗри буенча – 433) елларда «...бол­гарларның кешесе – бу халыктан зур кешеләрнең берсе – илле кешедән торган яраннары белән хаҗ кылырга барганда», Багдадта булганнар дигән мәгълүмат бар. Шунысы мәгълүм: болгар аксөякләрен «хөкемдар» ләкабле Ягъла ибне Исхак әл-Хәрәзми дигән кеше озата килә, ул хәлиф диванында (дәүләт канцеляриясендә) сөйләшүләр алып бара [9].


Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүенә дә карамастан, җәмгыятьнең бер өлеше мәҗүсилек карашларын һәм гадәтләрен дәвам итә. Бу буйсынган фин-угор кабиләләренә генә түгел, ә болгарларның үзләренең кайбер төркемнәренә дә карый. Болгарлар арасында мәҗүсиләргә бәйле мәхкәмә дәгъваларының һ.б. бәхәсле мәсьәләләрнең ничек хәл ителгәнлеге турында бездә дәлилләр юк диярлек. Мөгаен, җәмәгать мәхкәмәләре өчен хокук чыганакларыннан берсе булып йола буенча килгән хокук нормалары калу дәвам иткәндер. ХI гасырда Болгарда булып кайткан Әл-Гарнати мәгълүматлары буенча, мукшыларның [10] ата-бабалары сихерчеләргә корган мәхкәмәсе традицион диннәр тарафдарлары булган халыклар арасында гадел хөкем, ислам дине кабул ителгәннән алып йөз ел узганнан соң да, йола буенча килгән хокук нигезендә дәвам иткән дип уйларга мөмкинлек бирә.


Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвеш­тә, берничә сорау туа. Йола буенча кил­гән хокук нигезендәге мәхкәмәләрнең карарлары ислам дәүләте кысаларында нинди куәткә ия? Шәригать хокукы һәм хөкеме белән Болгар дәүләтенең мәҗүси халкы арасында үзара бәйләнешләр һәм тәэсир итешүләр булганмы? Әгәр дә булган икән, мәҗүсиләр җәмгыятендә хөкем-бәхәс мәсьәләләрен хәл иткәндә шәригать мәхкәмәләренең роле нидән гыйбарәт? Җавапны урта гасырлардагы башка төрки дәүләтләрдәге мәхкәмәләр һәм хөкемдарларның эшчәнлеге белән чагыштырып карап табарга мөмкин. Мәсәлән, Госманлы дәүләтендә казыйлар шәригать эшләрен генә түгел, ә йола буенча килгән хокук эшләрен дә тикшерергә вәкаләтле. Анда беркайчан да бары тик йола буенча килгән хокук эшләрен генә тикшерә торган махсус хөкем йортлары булмаган. Багдадтагы «Мәрҗания» мәдрәсәсе диварларына язылган язу («диван шәригать һәм гореф хокукы буенча булган бәхәсләрне тикшерә») Илханилар заманында ике төрле хокук эшләре дә бер хөкемдар тарафыннан тикшерелгәнлеген дәлилли. Сәлҗукыйлар дәүләтендә дә казыйдан башка үзгә мәхкәмәләр юк. Мөселман булмаганнарның кайбер эшләрен карау вәкаләте вакыты белән шул җәм­гыятьләрнең мәхкәмәләренә тапшырылган. Кайбер мөселман илләрендәге мазалим диваннары («гаделлек диваннары») гореф мәхкәмәсен тәшкил ит­мә­гәннәр, ә гадәти мәхкәмәләрдән оешу җә­һәте белән генә аерылып торганнар, шулай ук шәригать кысаларында гамәл кылып, аерым вәкаләтләргә һәм вазифаларга ия булганнар. Гомумән алганда, мондый традиция әүвәлге ислам дәүләтләре традицияләренә тәңгәл килгән [11].


Хәзәр дәүләтенең дә мәхкәмә системасы үзенчә уникаль булган. Аның йогынтысына Идел буе Болгар дәүләте дә кергән. Җыеп әйткәндә, Хәзәр дәүләте һәм болгарлар арасындагы сюзеренитет-вассалитет системасы, аның Идел буе Болгарстаны белән иҗтимагый-хокукый мөнәсәбәтләрен яктыртканда, Хәзәр дәүләтендәге җәмәгать хокукына караган чыганакларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әл-Мәгъсуди мәгълүматларына караганда, Хәзәр каганлыгында «җиде хөкемдар: икесе мөселманнар өчен; икесе хәзәрләр өчен, алар Тәүрат буенча хөкем иткәннәр; икесе андагы христианнар, алар Инҗил кануны буенча хөкем иткәннәр; ә берсе славяннар, руслар һ.б. мәҗүсиләр өчен, болары мәҗүсилек кануннары буенча, ягъни акыл кануны нигезендә хөкем иткән. Хөкемдарлар төшенә алмаган зур дәгъваләр булган очракта, алар мөселман хөкемдарлары янына җыелган, дәгъва турында сөйләгән һәм ислам кануны нигезендәге карарга буйсынган» [12].


Чыганаклардагы мәгълүматларны һәм татарлар арасында ислам хокукы таралуын өйрәнү Г.Гобәйдуллинга хәзәр хакимияте «әгъзалары, яһүд дине вәкилләре булуга карамастан, ислам хокукын өстен күрә һәм кассацион мәхкәмә3 ике казыйдан торган мәхкәмә булган, алар мәхкәмә эшләрен шәригать буенча алып барган» [13], дип язарга нигез биргән.


Әмма бу нисбәттән берникадәр алданрак әйтелгән һәм, безнең карашка, дөресрәк фикер бар. А.Я.Гаркави, чыганак текстына үзенең аңлатмаларын кертеп, әл-Мәгъсудинең мөселман казыйларына өстенлек бирүе хакыйкәтькә якынрак торган авторның ислам ка­нун­нарының башкалардан өстенлеге турында гомуми инануы булмаса, ихтимал ки, аның тарафыннан гомуми кагыйдәгә кертелгән аерым бер очрак кына, дип әйтә. Ибне Фадлан катлаулы булган дәгъваларның мөселман казыйларына түгел, ә Хәзәр каганына тәкъдим ителүнең шаһиты була [14].


П.Голубовский фикеренчә, Хәзәр каганлыгында башка хөкемдарлар мө­селман хөкемдарларына дәүләт хө­кемдарлары булганлыктан мөрәҗә­гать иткән [15]. Шушы вакытта Хәзәр дәүләтенең таркалу алдында торганлыгын искә алсак, тиздән каганның мөселманнардан ярдәм сорарга мәҗбүр булачагын һәм үзенең дә ислам динен кабул итәчәген искә алганда, бу фикерне инкярь итү, безнең фикеребезчә, чынбарлыкка туры килми.


Әлбәттә, Хәзәр дәүләтендә хәтта мөселман хөкемдарларының абруйлары да аларга үзләренә тиңдәшле башка мәхкәмәләргә мөнәсәбәтле югары инстанция булу хокукы бирә алмаган. Бигрәк тә яһүдләр, христианнар һәм мәҗүсиләр мәхкәмәләре эшләрне төрлечә, үзлә­ре­нең кануннары һәм төшенчәләре буенча караган, һәрберсенең мәхкәмәдә чы­гыш ясау, мәхкәмә процессын алып бару үзенчәлекләре булган. Һич­шик­сез, Әл-Мәгъсуди мөселман хокукы ка­нуннарының дөреслеге ягыннан да, гаделлек буенча да бүтәннәрдән өстен булуына тирән инанган. Башка хөкемдарларның да, авыр чишелешле мәсьәлә буенча карашларын ачыклау, әлеге мәсьәләләргә ислам кануннар җыелмасы күзлегеннән кызыксыну яки эшнең асылына бәйле шәхси фикерләрен белер өчен, үзләреннән укымышлырак казыйларга мөрәҗәгать итүләре мөмкин. Хәзәр каганлыгында төрле тәртиптә мәхкәмә эшләрен алып бара торган җиде хөкемдар булганлыгы турында Ибне Хаукаль, Ибне Фадлан, әл-Мөкаддәси һәм әл-Бәкри кебек галимнәр дә искә ала.


Моннан тыш Ибне Фадлан Хәзәр каганының Идел елгасындагы утрау­да зур шәһәре булганлыгы, аның икегә бүленгәнлеге, бер өлешендә мөселманнар, ә икенчесендә каган һәм аның якыннары яшәгәнлеге турында әйтә. «Мөселманнар өстеннән хаз (казый) дип аталган, патшага якын булган яшүсмер ир углан идарә иткән. Хәзәрләр илендә яшәгән мөселманнар һәм алар янына сәүдә эшләре белән вакытлыча килгәннәр өстеннән мәхкәмә хакимияте аңа бирелгән. Аннан кала берәү дә хөкем итү эшләрен алып бармаган. Бу шәһәрдә мөселманнарның намаз укый торган һәм җомга көннәрендә җыйнала торган җамигъ мәчете бар» [16].


Мәхкәмәләр булу шул чорда мәхкәмә карарларын башкаручы һәм хокук сак­лаучы органнарның да эшчәнлеге турында уйларга нигез бирә. С.Плетнёва фикеренчә, Хәзәр дәүләтендә полиция функциясен ларшилар дип аталган мөселманнардан торган каган гвардия­се башкарган [17].


Тарихи әдәбиятта Х гасыр башында болгар патшасы кулында хәрби хакимияттән тыш, югары мәхкәмә һәм гади халык өстеннән хакимият тә тупланганлыгы искәртелә. Төрки традицияләр буенча, дәүләт яки халык башлыгы иң изгеләрдән саналган. Җәмгыятьне исламлаштыру болгар хакименең бу роленә сизелерлек дәрәҗәдә йогынты ясамаган. Ибне Фадлан хәбәрләренә караганда, Алмыш илтәбәр кулында югары дини һәм мәхкәмә хакимияте тупланган [18].


Ибне Фадланның Алмыш турындагы мәгълүматыннан кала, югары хакимият кысаларында югары мәхкәмә хакимияте дә булганлыгын, соңгы мәхкәмә инстанциясе хокукына ия, акыллы һәм гыйлемле болгар хакиме образын без «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә дә күрәбез. Әсәрдә аның турында: «Бай-ярлыга дөрес, гадел хөкем кыла, / Берәүгә дә җәбер-җәфа кылмый имди», – дип языла. Йосыфның җәза бирү һәм ярлыкау турындагы вәкаләте башта үзенең юлдан язган агаларына җәза бирүендә күренсә, аннары нәфрәтенең мәрхәмәткә алышынуы әсәрнең аерым бүлегендә чагылыш таба [19].


Идел буе Болгар дәүләте тарихы турындагы чыганакларда, аеруча рус елъязмалары һәм аның нигезендә барлыкка килгән хезмәтләрдә, без халыкара мәхкәмә кебек күренешнең яралгыларын табабыз. Күп кенә хәрби бәрелешләргә, конфликтларга да карамастан, Идел буе Болгар дәүләте һәм рус кенәзлекләренең баг­ланышлары, нигездә, тыныч яшәү, үзара ярдәмләшү, табышлы сәүдә мөнәсәбәтләре рәвешендә булган. Болгарлар һәм рус кенәзлекләре арасында тынычлык килешүләре килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләрне ике якның да гадәтләре һәм традицияләре нигезендә хәл итүне күз алдында тоткан. Бу җәһәттән монгол яулары алдыннан, 1229 елда, Владимир кенәзлеге һәм Идел буе Болгар дәүләте арасында булган тынычлык турындагы соңгы килешүләрнең берсе аеруча игътибарны җәлеп итә. В.Н.Татищев ничек итеп рус чикләре янәшәсендәге Коренев утравында рус һәм болгар илчеләре җыйналуларын, сөйләшү-килешүләрен тәфсилләп сурәтли. Тарихчы язуынча, алар «сәүдәгәрләргә һәр ике тарафка да чикләүсез чыгарга һәм салымнарны һәр шәһәрнең уставы нигезендә, кыерсытылмыйча түләргә; һәр якның балыкчыларына дәүләт чикләренә кадәр барырга; мәхәббәт һәм тынычлык булдырырга, барлык әсирләрне дә азат итәргә; әгәр дә бәхәсләр була калса, ике як хөкемдарларына да дәүләт чикләренә килеп хөкем итәргә», дип карар кылалар [20].


Тексттан ике дәүләтнең дә икътисади һәм сәяси мөнәсәбәтләрен үзара килешеп җайга салулары аңлашыла. Тикшеренүчеләр, рус елъязмаларына нигезләнеп, үзара табышлы сәүдә турында гына түгел, ә Идел буе Болгар дәүләтендә күп сандагы рус колонияләре һәм рус территорияләрендәге болгарлар булуы турында да яза. Аеруча Владимир-Суздаль кенәзлеге шәһәрләрендә болгарлар шактый булган, алар хәтта ссудалар белән дә тәэмин ителгән [21].


Әмма хезмәттәшлек һәм бәхәсле хәл барлыкка килү факты ике як өчен дә мәҗбүри карар чыгарырга билгеләнгән уртак мәхкәмә булганлыгын аңлатмый. Кенәз Юрий Всеволодович кешеләре һәм болгарлардан вәкилләр нәрсә нигезендә 1229 елда мәхкәмә оештырырга җыйналган соң? Бу сорауга да җавап рус елъязмаларында бар. Хәрби конфликттан соң, 1220 елда, бөек кенәз Юрий болгар илчеләре белән тынычлык турында килешә, «элекке килешү буенча идарә итеп, әтисе Всеволод һәм бабасы Георгий Володимерич заманындагыча, илчеләрне кенәз ротасына һәм җирләренә аларның кануны буенча алып бардылар» [22]. Һәр ике тараф та үзләренең гадәтләре, иманнары буенча ант итә. Бу факт турында, рус чыганакларына нигезләнеп, Н.М.Карамзин «безнең илчеләр аларның җирләренә барды, андагы барлык халык та ислам дине кануны буенча ант итеп тынычлыкны яклаган», – дип ассызыклый [23].


Тынычлык өчен килешүләр ни­ге­зендә куелган шартлар һәм бурыч­ларның башкарылуы үзара ант итешү белән гарантияләнгән. Анттан читләшү яки аны бозу җинаять саналган һәм уртак мәхкәмәдә каралып, кырыс хөкемгә тартылган. Мөгаен, бу һәм элегрәк төзелгән тынычлык килешүләрнең шартлары, шулай ук ут күршеләрнең дус-тату яшәүләренең гомуми принциплары рус кенәзлеге һәм Идел буе Болгарстаны чигендә әлеге дәүләтләрдә яшәүчеләр өстеннән халыкара мәхкәмә оештыруга сәбәп булгандыр.


Ике мәдәниятнең багланышларын, ике иҗтимагый-хокукый системаның килешүен без әл-Гарнатый язмаларында да күрәбез. Гарәп сәяхәтчесе славяннарда мөлкәткә китергән зыян өчен җинаять җаваплылыгы булуы турында хәбәр итә. Әгәр дә алардан кем дә булса башка берәүнең кол хатын-кызына яки аның улына, яки аның аяклы малына зыян китерсә, нинди дә булса рәвештә канун бозса, тәртип бозучыдан билгеле суммада штраф алганнар. Әгәр дә тәртип бозучының акчасы булмаса, җинаять өчен түләү буларак, аның хатынын, ул һәм кызларын сатканнар. Гаиләсе һәм балалары булмаган очракта, гаепләнүченең үзен сатканнар. Ул кеше, зыян күрүче белән исәп-хисапны өзгәнче яки кем дә булса аның өчен түләгәнче, кол булып калган. Әгәр түли алмаса, бурычлы кеше хуҗасы вафат булганчыга кадәр аңа хезмәт иткән. Мондый төр хезмәт өчен бернинди дә түләү каралмаган. Славяннарның әлеге кырыс кануннары чит ил һәм чит дин кешеләре белән багланышларында да кулланылган. «Ә аларның илләре ышанычлы, – ди әл-Гарнатый, – мөселманнар алардан кем белән булса да эш алып барса, һәм славян банкротлыкка чыкса, ул үзенең балаларын, өен сата – әлеге сәүдәгәргә бурычын кайтара» [24]. Славяннарга иң якын, күрше булып яшәүче халык болгарлар булганлыгын исәпкә алганда, сүз бу ике ут күрше арасындагы эшлекле һәм сәүдә мөнәсәбәтләре турында барган, дип ялгышмыйча әйтергә була.


Мәхкәмәләр халык өчен ачык булганлыктан, хөкем бертөрле калып буенча гына чыгарылмаган, аңа җәмәгатьчелек фикере дә йогынты ясаган. Идел буе Болгарстанында җәмәгатьчелекнең мәхкә­мәләргә һәм хөкемдарларга ничек караганлыгы турында без ХII гасырның мәшһүр суфи шагыйре шәех Әхмәд Ясәви хикмәтләреннән һәм аның рухи дәвамчысы Сөләйман Бакыргани әсәрләреннән укып белә алабыз. Ә.Ясәви тәгълиматының мәшһүр булуын искә алып, галимнәрнең, Идел буе Болгар дәүләтенең Урта Азия белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышлары җанланганда, «Хикмәтләр» авторы исән булган вакытта ук, бу әсәрнең болгар җәмгыяте мәдәни катламының казанышы дип уйларга нигезләре дә бар. Күп галимнәрнең фикеренчә, Ясәви һәм Бакыргани әсәрләренең иң киң таралган урыны – Идел-Урал төбәге [25]. Хикмәтләрнең кулъязма вариантлары әлеге төбәктә бүгенге көндә дә табыла. Әдәбият һәм тел галимнәре төрки-татар әдәбиятына Ә.Ясәвинең йогынтысы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәреннән башлап XVII-XVIII гасыр әдипләре Мәүлә Колый һәм Утыз-Имәни әсәрләренә кадәр чагылыш таба дигән бердәм фикердә тора. Шул сәбәпле, галимнәрнең ХII гасырда болгар зыялылар катламы суфи-дәрвишләр тәгълиматы белән таныш булган, дип әйтергә хаклары бар [26].


Суфи-дәрвишләрне хак галимнәр һәм камил шәхесләр буларак данлап, Ә.Ясәви хакимнәргә, шәригать һәм әхлак сафлыгы сагында торучыларга, шул исәптән хөкемдарларга да нәфрәтен яшерми. Бер хикмәтендә, мөселманнар арасында әхлакый кыйммәтләр югала бару турында бәян итеп, автор бу гамәлләрдә барлык җәмгыятьне – түбән катлау вәкилләреннән алып гаделсезлек кылучы һәм закон бозучы түрәләргә кадәр гаепли. Шул ук вакытта Ә.Ясәви, камил рухи остазлар һәм хөкем чыгаручылар булганда, җәмгыятьнең бозыклыгы бары тик вакытлы күренеш икәнлеген анык аң­ларга мөмкинлек бирә [27].


Югарыда әйтелгәннәрне гомуми­ләш­тереп, без түбәндәге нәтиҗәләрне ясыйбыз. Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен кабул итү иҗтимагый-хокукый мөнәсәбәтләрнең һәм мәхкәмә системасының үзгәрешенә алшартлар тудыра. Болгар җәмгыятендә казыйлар барлыкка килә, аларның халык арасында төп бурычы гадел хөкем кылу була. Ислам хокукый системасы Идел буе болгарларына, мәхкәмә-бәхәс мәсьәләләрен хәл иткәндә, яңа принциплар алып килә һәм дәүләттәге мәхкәмә-хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала. Чираттагы мөһим вакыйга дип Рус дәүләте һәм Идел буе Болгарстаны арасында халыкара мәхкәмәнең яралгылары барлыкка килүен әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта Идел буе Болгарстаны өммәте арасында бәхәсләрне төркиләрнең йола буенча килгән хокуклары нигезендә дә хәл итү мөмкинлеге кала. Югары мәхкәмә хакимияте булып хан үзе исәпләнә.


Искәрмәләр


1. История мусульманской мысли в Волго-Уральском регионе. – Казань: РИУ, 2010. – С.63.
2. Мухаметшин Р.М. Ислам в татарской общест­венной мысли начала ХХ века. – Казань: Иман, 2000. – С.19-20.
3. Адыгамов Р.К. Габдрахим Утыз-Имяни. – Казань: Издательство «Фэн» Академии наук Республики Татарстан, 2005. – С.96-97.
4. Березин И. Булгар на Волге // Учёные записки КГУ. Книга III. – Казань: Типография Казанского университета, 1852. – С.153-155.
5. Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. – М.: ИНСАН, 1991. – С.198.
6. Марджани Ш. Извлечение вестей о состоянии Казани и Булгара. Часть I. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2005. – С.101-102.
7. Измайлов И. Распространение и функционирование ислама в Волжской Болгарии // Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье: история и современность. Очерки. – Казань: Изд-во «Фэн», 2006. – С.45.
8. Марджани Ш. Извлечение вестей… – С.101-103.
9. Измайлов И.Л. Великий волжский путь и распространение ислама в Поволжье // Великий волжский путь: история формирования и культурное наследие. Материалы III этапа Международной научно-практической конференции «Великий волжский путь». Часть II. – Казань: ИИ АН РТ, 2004. – С.36.
10. Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную Европу и Центральную Европу (1131-1151). – М.: Главная редакция восточной литературы, 1971. – С.37.
11. История Османского государства, общества и цивилизации: в 2 т. / под ред. Э.Ихсаноглу; Исслед. центр исламской истории, искусства и культуры; пер. В.Б.Феоновой под ред. М.С.Мейера. – Т.I. – М.: Восточная литература, 2006. – С.338-339.
12. Гаркави А.Я. Сказания мусульманских писателей о славянах и Хазарском царстве. – С.-Петербург: Типография академии наук, 1874. – С.129-130.
13. Губайдуллин Г. История распространения арабского права среди приволжских татар / Мухамадеев А.Р. Шариатская комиссия при Народном комиссариате юстиции ТАССР. – Казань: Изд-во ДУМ РТ, 2009. – С.86.
14. Гаркави А.Я. Сказания мусульманских писателей... – С.152.
15. Голубовский П. Болгары и хазары / «Киевская старина». – Т.ХХII. – Киев, 1888. – С.64.
16. Ковалевский А.П. Книга Ахмеда ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. – Харьков: Изд-во ХГУ, 1956. – С.147.
17. Плетнёва С.А. Хазары. – М.: Изд-во «Наука», 1976. – С.58.
18. История татар... Т.II… – С.144.
19. Кул Гали. Сказание о Юсуфе. – Казань: Татар.кн.изд., 1985. – С.137.
20. Татищев В.Н. История Российская. – Т.III. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1964. – С.225.
21. Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. – М.: «Наука», 1984. – С.91.
22. Русские летописи. Воскресенская летопись. Подготовлена Цепковым А.И. по изданию: ПСРЛ. – T.VII. – СПб., 1856. – Рязань: «РИНФО». – С.176.
23. Карамзин Н.М. История государства Российского. Книга I. – Ростов н/Д: Изд-во «Феникс», 1994. – С.448.
24. Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную Европу… – С.36-37.
25. Татар әдәбияты тарихы. – Т.I. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. – С.126.
26. Амирханов Р.М. Тюрко-татарская философская мысль средневековья (XIII-XVI вв.). – Казань: Изд-во «Мастер-Лайн», 2001. – С.45-46.
27. Амирханов Р.М. Тюрко-татарская философская мысль… – С.49-50.


___________________________________________
1. И.Березин: «...похоронены и другие мюджтегиды принципов и выводов из принципов», – дип яза. Мөҗтәһидләр – исламның беренче чорларында яшәгән канун чыгаручы белгечләр. «Принцип» сүзе астында дин канунын аңларга кирәктер, ягъни «мюджтегиды принципов» – дин кануннарын белгән, өйрәнгән, шул кануннар нигезендә пәйгамбәр заманыннан соң үзгәреп бара торган тормышка яраклашып яңа кануннар чыгарган («выводы из принципов») галимнәр.


2. Бу – мистификация. Фарсы-таҗик суфый шагыйре Габдрахман Җами (1414-1492) Һерат каласында (хәзерге Әфганстанның төньяк-көнбатышы) вафат була.


3. Кассацион мәхкәмә – мәхкәмә хөкемен яңадан карый һәм аны юкка чыгара ала торган югары инстанция.

Теги: Алмаз Мөхәммәдиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру