Журнал «Безнең мирас»

Хатыйп Миңнегуловның юбилей кичәсе узды

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә филология фәннәре докторы, профессор, күренекле остазыбыз, «Безнең мирас» журналының даими авторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне Раил Гатауллин белән Айгөл Әхмәтгалиева алып барды. Галимне котларга каләмдәшләре, хезмәттәшләре, студентлары, якташлары һәм тагын бик күп кунаклар килгән иде. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Хатыйп Миңнегуловны Мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановтан да Рәхмәт хаты тапшырылды. Кичә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин һ.б. танылган җырчыларның музыкаль бүләкләре белән үрелеп барды.
Энҗе Хөсәенова

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру