Журнал «Безнең мирас»

Эмил Җәләлетдинов: «Яшьлеккә? Юк! Кире кайтмас идем...»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль ага Җәләлетдиновка быел җәй 85 яшь тулды. Җитди юбилей. Йорты белән Татар дәүләт филармониясе арасын велосипедта җилдереп узган, гәүдәсен әлегәчә шәм кебек төз тоткан, җырлаганда тавышы һаман гөбердәп чыккан, Тукайның барлык әсәрләрен яттан белгән һәм, кирәк чакта, төрле сорауларга шагыйрь сүзләре белән җавап кайтара алган елгыр ир-ат өчен туры килеп бетми кебек бу яшь. Әйтерсең егермеләп елга арттырып язганнар. Соңгы елны тырышып роликларда йөрергә өйрәнүен дә исәпкә алсаң, бу сан каршында бөтенләй дә аптырап каласың.


Эмиль Җәләлетдинов буыны җырчылары – күз өстендәге каш, сайланган асылташ, берсен-берсе тамчы да кабатламаган, күптиражланып бәһаләрен җуймаган чын сәнгать осталары алар. Зәвык, интеллект, зирәклек, мәгънә аларда. Мактаулы исем-дәрәҗәләре чын сәнгать, «тере» иҗат өчен бирелгән.
Язмабызның затлы герое Эмиль Җәләлетдиновның күңелендә ниләр бар? Борчулары булса, сәбәпләре нинди? Шатлыкларын кем белән бүлешә ул? Гаме нидә, «их, моны эшлисе иде» дип корып куйган планы бармы?


Зимфира Гыйльметдинова



Шатлыклар


«Иң зур шатлыгым – музыка өлкә­сендә булуым, сәнгатькә хезмәт итүем. Әгәр мин сәхнәдә, музыкада булмасам, белмим, ничек яшәр идем. Үз хезмәтеңдә булу, яраткан эшеңне эшләү – аннан да зур шатлык була да алмый. Дәүләт минем хезмәтемә, иҗатыма югары бәя бирде. Бу да шатлык. Эшләгән вакытта күп илләрне күрдем, бөтен Советлар Союзын йөреп чыктым, меңләгән тамашачы, минем җырыма җавап итеп, үзенең алкышларын бүләк итте. Бу шатлык та – сәнгать кешеләренә генә тия торган шатлык бит. Тукай иҗаты белән якыннан «аралаштым», күпме классик композиторлар, шагыйрьләр, музыкантлар белән очраштым. Бәһасез аралашулар иде алар! Тагын бер зур шатлыгым – һаман да филармониядән аерылмый яшим. Анда мине: «О, Эмиль абый!» –дип шатланып каршы алалар, кичәләргә, концертларга чакыралар. Сәхнәдән әле дә аерылмыйм».


Эмиль Җәләлетдинов телестудиядә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге ансамбль белән чыгыш ясый.
Саксофонда – Рөстәм Үтәй. 1965 ел

Үкенечләр


«Балаларым тәрбиясендә аз катнаштым, чөнки чын күңелдән, бар булышым белән иҗатка, хезмәтемә бирелгән идем. Инде хәзер балаларымның үз балалары да үсеп, алар да оныклар тәрбияләр яшькә җиткәч, шул хакта уйланам да – күңелемне борчу, үкенеч били. Быелгы җәй гаиләмә зур кайгы алып килде. Бердәнбер кызым 40 яше туларга бер көн кала вафат булды, ике яше дә тулмаган кечкенә баласы ятим калды. Балаңны югалткач, үкенечләр тагы да көчәя икән...


Репертуарым бик зур, үзем язган җырлар да, классик авторлар әсәрләре дә... Ләкин аларны халыкка җиткерү хәзер авыррак. Концертлар күп түгел, ә һәр көн, һәр сәгать җырлыйсы килә.


Консерватория тәмамлагач, Мәскәүдә калу мөмкинлегем бар иде. Ләкин мин Казанга килдем, биредә мине яхшы кабул иттеләр, юллар һәрчак ачык булды. Кайчак, «Мәскәүдә калсам, масштаб башка булыр иде», – дип уйлап куям. Бу үкенеч тә түгел инде, бары уйлану гына. Ләкин Казанга килгәнемә, юк, һич кенә дә үкенмим».


Дуслар

«Мин, дуслык эшләгәндә туа, дигән фикердә. Җырчылар, концертмейстерлар белән дуслашасың. Ул иҗади дуслык була инде.Тормыш юлымда серемне сөйләгән, һәрчак ярдәмгә атлыгып торган дусларым булмады. Студент чагымда якын дустым бар иде. Дуслыгыбыз хакына, улы тугач, аңа хәтта Эмиль дип исем кушты. Кызганыч, ул дус­тым мәрхүм инде.
Кешеләр белән һәрчак яхшы мөгамәләдә булдым, сүзгә килмәдем, ямьсез сүзләр сөйләмәдем. Үзем белән эшләгән коллегаларымны хөрмәт итә идем. Ләкин алар минем якын дусларым булмадылар, юк. Якын дус ул – аерым. Ул бер генә була. Ярдәм сорап та кешеләргә бик сирәк мөрәҗәгать итәм, үзем җиңә торган проблеманы кешеләр җилкәсенә салмыйм. Сорау өчен, горурлыкны җиңү кирәк бит. Ярдәм сораганмын икән инде, димәк, үземнең генә көчем җитми».


Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова, Гөлшат Зәйнашева, Әлфия Авзалова, Заһид Хәбибуллин, Ирек Галимов. Уфа.1973 ел
Ничек ярамый

«Әгәр кемгә дә булса зыян салмый икән, ялганны да кабул итеп була. Кешеләргә зыян салган ялган – ярамый. Үз амбицияләрең өчен кешеләр башына «басып» яшәү дә – катгый тыелган нәрсә. Үзем белән эшләгән кешеләрнең, минем хакта начар сүзләр сөйләп, миңа зыян салырга теләгәне булды. Кешеләр күңелен рәнҗетерлек гамәлләр кылырга ярамый».


Хәтер

«Әти-әинемне еш искә алам. Әнием гаҗәеп чибәр ханым иде. Табибә. Бөтен көчен өч баланы тәрбияләүгә сарыф итте. Әтием агроном иде, ләкин гомере буе җырчы булырга хыялланды, берчак хәтта Казанга да барды. Гаиләне күбрәк әни карады, әти эштә, коммунист, күбрәк шунда иде».


Эмиль Җәләлетдинов. 1971 ел
Камилме?

«Хәзер капитализмда яшибез. Элек киләчәк хакында уйламый, кайгырмый яшәп була иде. Фатир кайгысы юк, эш күп булды. Кешеләр законнарны үтиләр иде. Хәзер – юк. Бу чор бик үк камил түгел».


Филармония бакчасында. Июль, 2018 ел
Теләк

«Яшьлеккә кире кайтумы? Ул бит мөмкин хәл түгел. Юк, кайтмас идем. Тормыш үз агымы белән ага. Исән-сау, әле җырлыйм. Шуннан да күбрәк ни сорыйсың тагын?! Хәер, күбрәк җырлыйсы иде. Иң көчле теләгем шул!»


Горурлык

«Иҗатымны халыкның яхшы кабул итүе, әле хәзер дә урамда очраган кешеләрнең: «Бик яратабыз Сезне!» – диюләре – минем өчен горурлык».


Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Тарихи мирас Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру