Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Унынчы дәрес
Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) килүе. Мөшрикләр
тарафыннан аның утка атылуы. Утның тәэсирсез калуы.
Исмәгыйльне корбан кылу. Хәзрәти Ибраһимга
фәрештәләр килүе


Мөгаллим: Адәм пәйгамбәрдән (г.с.) соң озак вакытлар үтеп, байтак пәйгамбәрләр килеп-китеп торган. Халык исә һаман юлдан адашкан. Бервакыт, халык шулай юлдан бик адашкан чакта, боларга Аллаһы Тәгалә Ибраһим исемле бер пәйгамбәр (г.с.) жибәргән. Бу вакытта халыклар кояш, ай, йолдызларны тәңре дип таный башлаганнар, потларга табына торган булганнар. Ибраһимның атасы да потка табынучы булган. Аллаһы Тәгаләнең кушуы белән, Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) аларны тугры юлга өнди башлаган, тик алар аңа ышанмаганнар. Атасы да аңа каршы килгән. Ләкин Ибраһим пәйгамбәр (г.с.), аларның карышуларына карамыйча, һаман үз юлын дәвам иткән. Аларның яман юлда булуларын, әллә нинди юк-бар нәрсәләрне Аллаһ дип тануларын гаепләгән. Ахырда Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) аларның кәефләрен бик җибәрә башлагач, аны үтерергә киңәш кылганнар. Аны утка атмакчы булганнар. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.), моңа бер дә илтифат итмичә, һаман үз юлын дәвам иткән. Ниһаять, алар аны бер җирдә ут ягып, шунда атканнар. Ләкин, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, ут салкынайган – Ибраһим пәйгамбәргә (г.с.) һичбер зарар тимәгән. Без бит әүвәл дә: «Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә көче җитә», – дип әйткән идек. Шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай, Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә көче җитә.


Мөгаллим: Әлбәттә, көче җитә. Аның утны салкын итәргә дә көче җитә. Менә үзенең пәйгамбәрен Ул үзенә ышанмаган, иман китермәгән көферләрнең мәкерләреннән саклап калдырган. Аңа утның зарарын тидермәгән. Шуннан соң халык Ибраһим пәйгамбәргә (г.с.) каршы бер эш тә кыла алмаган. Ул, аннан соң тагы да иркенрәк сулыш алып, үз эшен дәвам иткән. Аннан соң инде Ибраһим пәйгамбәргә (г.с.) ияргән кешеләр дә күбәйгән. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) ул бик олуг пәйгамбәр булган. Аның нәселеннән дә бик күп пәйгамбәрләр килгән. Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) нәселе бик мөбарәк булган. Аның атасы яхшы кеше идеме, әллә яманмы?


Шәкерт: Ул яман кеше булган, потларга гыйбадәт кылган.


Мөгаллим: Шулай булган шул. Ә Ибраһим атасының киресе – бик тә яхшы, бик тә изге, халыкка гаять дәрәҗәдә миһербанлы булган. Аның Аллаһы Тәгаләгә итагате дә иксез-чиксез. Шуның өчен дә ул бик зур мәртәбәләргә ирешкән. Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) ике улы булган: Исмәгыйль һәм Исхак. Исмәгыйль – Һаҗәр исемле, ә Исхак Сара исемле хатыныннан туган.


Мин сезгә Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) Аллаһы Тәгаләгә итагате иксез-чиксез булган дигән идем. Бу турыда сезгә бер вакыйга сөйлим. Бервакыт Ибраһим (г.с.) бер төш күрә. Төшендә гүя ул улы Исмәгыйльне корбан кыла. Шуннан соң ул бу турыда Аллаһы Тәгаләдән үзенә әмер булганлыгын аңлый һәм улына шул хакта әйтә. Улы Исмәгыйль: «Аллаһы кушкан эшкә мин әзер, баш өсте», – дип, моны кабул итә. Шуннан соң Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйльне бер җиргә алып барып яткыра да, кулындагы пычагы белән корбан кылырга әзерләнә, әмма пычак кисми. Шул арада Аллаһы Тәгаләдән: «И-и, Ибраһим, тукта, синең итагатьлелегеңне белдек инде!» – дигән тавыш килә. Шуннан аңа корбан рәвешендә сарык килә. Аллаһы Тәгаләнең аңа улын корбан кылырга кушуы аны сынау өчен булган икән. Ә Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) «ләм-мим» димичә, Аның боерыгын кабул иткән. Исмәгыйль дә: «Баш өсте», – дип, моңа риза булган. Йә, белдегезме инде Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) Аллаһы Тәгаләгә ни дәрәҗәдә итагатьле булганлыгын?


Шәкерт: Белдек, мөгаллим әфәнде, белдек, бик итагатьле булган.


Мөгаллим: Әлбәттә, бик итагатьле. Үзенең күз нуры булган баласын корбан кылудан да артык итагать булырмы?! Менә шуның өчен дә Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) үзе дә, улы да бик зур мәртәбәгә ирешкән: Ибраһим пәйгамбәр бик олуг пәйгамбәр булган, Исмәгыйльгә
дә пәйгамбәр вазыйфасы йөкләнгән. Аның нәселеннән пәйгамбәрләрнең ахыргысы һәм иң дәрәҗәлесе булып безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәссәлам) дөньяга килгән. Бу бит, балалар, бик зур шәрәф, бик зур дәрәҗә.


Шәкерт: Әлбәттә, зур дәрәҗә.


Мөгаллим: Ибраһим пәйгамбәребезнең тагы бер вакыйгасын сөйлим әле. Мин сезгә аның Һәҗәр исемле хатыныннан Исмәгыйль пәйгамбәрнең (г.с.) дөньяга килгәнен сөйләгән идем. Бу вакыт инде Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) карт кеше булган. Карт була торып, Һаҗәрнең үзеннән бала табуына бик зур шөкерана кылган. Аның өлкән хатыны Сара да бик карт булган. Ул да баласы булмаганга көенгән. Ләкин яше зур булганлыктан, балага өметен өзгән. Бервакыт Ибраһим пәйгамбәргә (г.с.) берничә мосафир килеп төшкән. Болар аңа бер дә таныш кешегә охшамаганнар. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) бик кунак сыйлаучан, юмарт булган. Кунаклар таныш булмасалар да, шунда ук аларга аш әзерләткән. Тегеләр ашны ашамаганнар. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) кыстаган. Болар һаман да ашамаганнар. Аннан соң ул болардан шикләнә башлаган: «Болар кемнәр икән, юл кешеләре була торып ашамыйлар?» – дигән. Ә алар, Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) уйлаганча, гади юлчылар түгел, фәрештәләр икән. Алар аңа юлдан язган, явызлыкка, начар эшкә бик бирелгән бер кавемне һәлак кылырга барышлый сугылганнар икән. Тик аңа кеше сурәтендә күренгәннәр. Мин сезгә: «Фәрештәләр безнең кебек гәүдәле түгелләр, ләкин бәгъзе вакыт төрле сурәткә дә керә алалар», – дип әйткән идем, шулай бит?


Шәкерт: Шулай, хәлфә, әйткән идегез.


Мөгаллим: Менә болар да кеше сурәтенә кергән фәрештәләр булган. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) шикләнә башлагач, болар аңа серне ачканнар. Әнә шулвакыт болар, хәзрәти Сарадан бер ир бала туар, дип, аңа сөенеч биргәннәр. Хәзрәти Сара да шулвакыт аяк өсте басып тора икән. Ул бик аптыраган: «Мин бит инде бик карт карчык, ирем дә карт, ничек бездән бала булсын, бу бик гаҗәп эш?!» – дигән. Фәрештәләр: «Аллаһы Тәгаләнең эшенә бер дә гаҗәпләнергә ярамый, сезгә аның рәхмәте бик зур. Аның һәрнәрсәгә көче җитә», – дигәннәр. Шулай итеп, хәзрәти Сарадан бер ир бала туган. Моңа Исхак дип исем биргәннәр. Хәзрәти Исхактан бик изге балалар дөньяга килгән. Аның нәселеннән бик күп пәйгамбәрләр чыккан. Аның улы Ягъкуб пәйгамбәр (г.с.) булган. Аңардан да пәйгамбәр туган. Ягъкубның икенче исеме – Исраил. Шунлыктан Ягъкуб пәйгамбәрдән (г.с.) туган кешеләргә вә аның нәселенә (яһүдләргә), бәни Исраил кавеме, диләр.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


«Безнең мирас» . — №4. — 76-77 б.


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру