Журнал «Безнең мирас»

Дәүләт архивлары шәҗәрәне ачыклау буенча сайт булдыру өстендә эш алып бара

Бүген ТР Дәүләт архивлары шәҗәрәне ачыклау буенча сайт булдыру өстендә эш алып бара. Бу хакта “Шәҗәрәне ничек төзергә?” дигән мастер-класс вакытында дәүләт архивы директорының урынбасары Илдар Шафиков әйтте.
“Туганыгызны эзләп табар өчен аның турында беренчел мәгълүмат булдырырга кирәк. Сез аның исемен, я туган елын, я туган урынын белергә тиеш. Шуларны белмәгән килеш, эзләгән кешене берничек тә табып булмый. Болары билгеле булгач, кешенең эшләгән урынын ачыклау мөһим”, - диде Илдар Шафиков.
Эзләгән кешене табуда туу турындагы таныклык, ЗАГСта теркәлү, эш кенәгәсе, партбилет, үлү турындагы белешмә документлары ярдәм итә.
Аның сүзләренчә, мөселман кешеләрен эзләгәндә, метрика кенәгәсе зур ярдәм итә. Монда гарәп графикасын белү төп шарт. Ләкин эзләгән кеше 1830 елдан соң туган яки яшәгән булырга тиеш, чөнки метрика кенәгәсенә теркәү шул елдан гына башланган.
2018 елда якынча 2200 тирәсе кеше, үзенең туганы турында белешмә булдыруны сорап, архивларга мөрәҗәгать иткән.
Архивларда электрон мәгълүмат базасы тулыландырыла. Киләчәктә эзләгән кеше буенча белешмә туплау интернет аша да мөмкин булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/29/178042/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру