Журнал «Безнең мирас»

Болгар Ислам академиясенә абруйлы укытучылар җәлеп итеп булырмы?

Болгар Ислам академиясе ничегрәк эшләячәк? Аның үзенчәлеге нәрсәдә? Яңа уку йортына абруйлы укытучылар җәлеп итеп булырмы? Шундыйрак сораулар беләнКазан дәүләт мәдәният университеты проректоры, тарих фәннәре

докторы Рафаэль Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. ЮНЕСКОның Казандагы кафедрасы мөдире буларак та, бу мәсьәлә ят түгел аңа.
– Билгеле, Болгар Ислам академиясе ислам дине тәгъ­лиматын бабаларыбыз 922нче елда ничек кабул итсә, шулай дәвам итәргә, тра­дицияләрне бозмаска тиеш. Нәкъ менә шул максатта Академия Болгарда төзелә дә инде. Борынгы чыганак­ларга караганда, үз заманында Болгарда биш мәд­рәсә эш­ләгән. Заманның кү­ре­нек­ле галимнәре әнә шул мәдрә­сәләрдә укыткан да инде. Алар рухани юнә­лештә генә түгел, башка юнәлеш­ләрдә, әйтик, тарих, медицина буенча да хез­мәтләр язган. Ул хез­мәт­ләр­нең кай­берләре Идел буенда гына түгел, барча мөсел­ман дөнья­сында билгеле булган. Гарәп, фарсы чыганакларында искә алынганга, без андый хез­мәтләр булганлыгын бе­ләбез дә.
Икенчедән, Академияне төзү өчен шактый зур эш башкарырга туры килде. Чөнки “Болгар” тарихи му­зей-саклаулыгы ЮНЕСКО­ның бөтендөнья мәдәни ми­расы исемлегенә кер­телгән. Шуңа күрә анда, рөхсәт алмый торып, төзе­леш эшләре алып бару ярамый. Кыскасы, бу төзелеш әллә ни кукраеп тормаска, саклаулыктан караганда әллә ни күзгә ташланмаска тиеш. Без кыска гына вакыт эчендә Париждан, яңа төзе­леш Болгар һәй­кәлләренә йогынты ясамый, дигән рөхсәт алуга ирештек.
Өченчедән, яңа уку йорты изге максатта – бездәге традицион исламны хуп­лау-яклау ниятендә төзелә. 1990 елларда бездә дини белем бирү системасы аякка бастырыла башлады: ак­рынлап башлангыч, урта һәм югары дини белем бирүче уку йортлары барлыкка килде. Югары ислам дине белеме бирү өчен Казанда, Мәскәүдә, Уфада ислам институтлары ачылды. Шул ук вакытта ислам ила­һияте буенча магистратура, аспирантура, докторантура юк иде әле. Алла боерса, Болгар Ислам академиясе дини югары белем­нең менә шушы югары дә­рә­­җәсен бирәчәк. Менә шушы вазыйфа яңа уку йортының төп бурычы, үзенчәлеге дә инде. Төркиядә, гарәп иллә­рендә югары дини белем бирүнең үз системасы эш­ләнгән. Хәзер без дә үзе­бездә шуны эшләргә, мо­ның нигезе нәкъ менә Болгарда салынырга тиеш. Билгеле, бу эш ансат булмас.
– Сер түгел, чит ил бел­гечләрен бездә эшкә алганда дипломнарны тиң­дәй­ләштерү, ягъни ност­ри­­­фи­ка­цияләү проблемасы бар. Мәскәүдә ислам илаһияте буенча докторантура да, мон­дый вәка­ләткә туры килә торган галимнәр дә, гому­мән, бу җәһәттә эшлән­гән стандартлар да юк дип беләбез. Чит илләрдән без­дә укытырга профессорлар чакырганда бу мәсь­әләне ничек чишәр­ләр икән?
– Әлбәттә, чит ил га­лимнәрен файдаланмыйча булмый. Узган ел ук, тәгаен­ләп әйткәндә, Болгар Ислам академиясен булдыру турында карар кабул итүгә үк кадр­ларны эзләү-барлау башланды. Иң беренче чиратта ислам илаһияте буенча үзе­безнең абруйлы бел­геч­ләребезне, Россия бел­гечләрен Казанга, Болгарга лекцияләр укырга чакырырга кирәк дип килештек. Билгеле, мөселман иллә­рен­нән дә чакыру зарур. Тик шунысы бар: узган га­сырның туксанынчы елларында ислам динен тер­гезәбез дип чит мәм­лә­кәт­ләрдән кемнәр генә кил­мәде?! Гарәп иллә­рен­нән тыш, БДБ дәүләтләре барлыгын да онытмыйк әле. Аларда да төпле ислам белгечләре, танылган дин галимнәре бар. Үз илебездә дә вәкаләтле, төпле бел­геч­ләр бар. Әйтик, Петербург университетының Көнчы­гышны өйрәнү факультеты деканы, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән сөйләшүләр булды. Аның үз тәкъдимнәре бар. ЮНЕСКО генераль директоры ки­ңәшчесе, анда гарәп секторын җитәкләүче Мөнир Бу­ше­накиның да ислам академиясе ниндирәк булырга, диннең җәмгыятьтә нинди урын тотарга тиешлеге турында төпле фикерләре бар. Әлеге фикер-тәкъ­дим­нәрен ул республикабыз җитәкче­ләре белән дә уртаклашты. Менә шундый аб­руйлы кандидатлар бар.
– Андый мөхтәрәм ке­шеләр Болгарга укытырга килерме соң?
– Килерләр дип уйлыйм. Билгеле, анда яхшы шартлар булдырылырга тиеш. Беренче чиратта, яхшы китапханә, яхшы фатирлар кирәк. Минемчә, татар теле һәм әдәбияты аның бер нигез ташы булырга тиеш. Россиянең рәсми дәүләт теле буларак урыс теле дә читтә кала алмый. Монда татарлар гына түгел, иле­бездә яшәүче башка милләт балалары да сабак алачак бит. Әлбәттә, Коръән теле буларак гарәп телен өйрән­ми мөмкин түгел. Укыту программаларын эшлә­гән­дә боларны исәпкә алмый калмаслар, шәт. Хәзерге вакытта бу программаны Казандагы Ислам университеты белән Тарих институты бергә эшли дип беләм.
– Мәзһәб, тел буенча да безгә Төркия бик якын. Төркиядә илаһият университетлары, Әнкара уни­верситетында ила­һият факультеты бар. Гарәп галим­нәрен чакырганчы бәлкем төрек дин галимнәренә өстенлек бирергәдер?!
– Ни генә булмасын, без­гә үз дини мәктәбебезне булдырырга кирәк. Билгеле, тө­рек тәҗрибәсен, Малайзия кебек башка мөсел­ман ил­ләренең дә тәҗ­ри­бәсен чит­кә тибәрмәскә кирәк. Әгәр үз җирлегендә формалаша икән, теләсә кайсы гыйльми мәктәп үзенчәлеге белән аерылып тора. Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы кебек мөс­тә­кыйль дәүләт­ләребез чәчәк атып утырганда гына түгел, татар халкы Россия империясе шартларында яшә­гәндә дә гарәп ил­лә­рен­дә безне белгәннәр, чөнки татарлар үз илаһият мәктә­бен булдыра алган. Әлбәттә, чит илләр тәҗ­ри­бәсен файдаланырга кирәк, әмма сукырларча иярмичә, үз җир­легебезгә яраклаштырып. Сүз дә юк, узганнарга әй­ләнеп кайтып булмый, алга барырга кирәк. Чылбырлар өзелгән дисәләр дә, мәш­һүр дин галимнә­ре­безнең хез­­мәтләрен тәф­силләп өй­рә­неп, мирасыбызны тер­гезү, шул рә­веш­ле дә­вам­лылык, эзлеклелек булдыру кулдан килмәстәй эш түгел, ми­немчә. Халык исламы дип кимсетебрәк бәя­ләсәләр дә, динебез барыбер әби-ба­баларыбыз күңе­лендә сак­ланып калды, югалмады.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Теги: Рәшит Минһаҗ Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру