Журнал «Безнең мирас»

Безнең иң үткен һәм иң көчле корал

1942 елның 10 июленнән татар телендә фронт газеталары чыга башлый. Татар язучылары һәм журналистлары шул газеталарда әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче, хәрби корреспондент-оештыручы, иң кимендә корректор буларак хезмәт итә. Милли телләрдә фронтларда барлыгы 64 исемдә газета басыла, аларның 16сы татар телендә чыга.

Фронт газеталары берничә телдә чыкса да, аларның барысында да рус газетасының редакторы җаваплы мөхәррир булып санала, ә милли газетаның башлыгы – җаваплы мөхәррир урынбасары итеп хисаплана. Штат расписаниесе буенча, татар газеталарында, мөхәррирдән тыш, әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче, хәрби корреспондент-оештыручы һәм корректор эшли. 1944 елдан башлап, штатка тагын бер хәрби коррес­пондент-оештыручы өстәлә.  елның 10 июленнән татар телендә фронт газеталары чыга башлый. Татар язучылары һәм журналистлары шул газеталарда әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче, хәрби корреспондент-оештыручы, иң кимендә корректор буларак хезмәт итә. Милли телләрдә фронтларда барлыгы 64 исемдә газета басыла, аларның 16сы татар телендә чыга.


Төньяк-Көнбатыш фронт. «Ватан өчен» газетасы хезмәткәрләре. Сулдан уңга: Нәфикъ Яһүдин, Габдулла Әхмәдиев, Хатип Госман, Гани Гыйльманов, Мирсәй Әмир, Шәрәф Мөдәррис. 1943 ел, апрель

Хәрби корреспондент – фронт газе­тасының төп фигурасы, ул редакциядән алгы сафка командировкага бер айга, иң кимендә ике атнага барып йөри. Бө­ек Ватан сугышының ТАРИХИ ЕЛЪЯЗМАСЫН нәкъ менә шул корреспондентлар яза: дошманга каршы автомат һәм каләм тотып, оборона вакытында да, һөҗүм вакытында да, хәрәкәттәге армия белән бергә сугышлар барган җирдә дошман уты астында фронтның бер очыннан икенче очына һәркөнне чабып, окоптан-окопка шуышып, дошман оборонасын беренче булып өзүче, аңа беренче ударларны ясаучы батырларны күреп, алар белән турыдан-туры таныша, сөйләшә һәм әле генә булып үткән вакыйгалар турында газетаның киләсе саннары өчен яңа хәбәрләр, репортажлар, очерк язарлык материаллар алып кайта. Аның ялкынлы иҗаты ут эчендә туа: күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында языла: сугыш кырыннан хәрби телеграф яисә хәрби телефон буенча якташларыбыз турында газетага кечкенә генә хәбәрләр, сугыш эпизодлары турында хәрби язмалар җибәрә. Ә редакциягә кайткач, төннәрен сукыр лампа яктысында очерк, мәкалә яки шигырьләр яза. Бу язмаларда ул курку белмәс якташларының һәм батыр сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерә. Әлеге язмалар һәм әсәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны канатландыра, аларны яңадан-яңа батырлыкларга этәрә.


Кайнар көннәрдә хәрби корреспондентка сугышчы да, оештыручы да, кирәк икән, командир да булып китәргә туры килә. Каләм урынына кулына пистолет яисә автомат алып, ул дошман траншеясына бәреп керә, үлем белән күзгә-күз очраша... Солдатлар белән бергә хәрби тормышның бөтен авырлыкларын кичерә, фронт хәлләрен, чынбарлыкны бозмыйча, сугышчыларга җиткерә, сугыштагы төп авырлыкның гади солдат җилкәсенә төшүен сурәтли, аларның фронттагы уй-хисләрен, омтылышларын, рухи дөньясын ачып сала.


Татар телендә беренче газета Төньяк-Көнбатыш фронтта «Ватан өчен» исеме белән атнага ике тапкыр дүрт битле булып басыла. Аның җаваплы мөхәррир урынбасары – өлкән батальон комиссары Гани Гыйльманов (күп еллар буе Казанда «Кызылармеец» газетасында эшләгән тәҗрибәле хәрби журналист), әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче – кече политрук Хатип Госман, хәрби корреспондент-оештыручы – журналист Габдулла Әхмәдиев, корректор – сержант Нәфыйк Яһүдин (сугыш алдыннан Олы Әтнәдә РОНО инспекторы булган) һәм хәреф җыючы Федора. Газетаның бөтен хуҗалыгы тимер юл эшелоныннан тора. Шул эшелонда барысы да бар: редакция, хә­реф җыю, линотип вагоны, цинкография, ротация, электростанция һәм радиостанция.


Редакция данлы юл үтә: Старая Русса – Валдай – Житомир. Газета 1944 елның 8 апреленә кадәр чыгып килә. Барлыгы 164 сан дөнья күрә. Аның һәр саны, андагы хәбәрләр, очерклар һәм әдәби әсәрләр, фельетоннар – барсы да ул чордагы сугыш хәлләрен, сугышчыларның тормышларын ачык итеп күз алдына китерә. Безнең өчен, әлбәттә, татар сугышчылары турындагы язмалар кызыклы.


1942 ел, 21 июль. «Мифтахетдинов юл ачты» исемле хәбәрдән бер өзек: «Дош­ман каты каршылык күрсәтә. Бер урында ул, тоташ ут стенасы ясап, безнең сугышчыларның юлын кисәргә теләгән иде. Барып чыкмады. Безнең фронттагы сугышчылар арасында атаклы булган батыр пулемётчы Мөбарәк Мифтахетдинов, үрмәләп алга узды да, дошманның ут нокталарын бер-бер артлы басты. Хәтта яралану да батыр татар халкы улының рухын сындыра алмады. Мифтахетдинов юл ачты, дошманның каршылыгы сындырылды. Безнең сугышчылар алга киттеләр».


«Ике көн бер участокта гына немецлар 2500 солдат һәм офицерларын югалтты», – дигән хәбәр дә сугышчыларда яңа көч уяткандыр.


1942 ел, 24 июль. «Совет самолётларының Кёнигсбергка налётлары» дигән язмага күз салыйк: «Безнең самолётларның зур группасы катлаулы метеорологик шартларда Көнчыгыш Пруссиядә Кёнигсберг шәһәренең сугыш һәм промышленность объектларын бомбалады. Нәтиҗәдә, шәһәрдә 38 янгын учагы барлыкка килде, шулардан 17 янгын – шәһәр уртасында, боларның 2се – зур күләмдә... Безнең самолётларның барысы да үз базаларына кайтты».


Гомәр Разин (язучы Гомәр Бәшировның шул вакыттагы әдәби тәхәллүсе) партиянең Өлкә комитеты командировкасы белән бу газетага ике айлык командировкага 1942 елның 25 августында килә һәм редакциянең эшен җайга салуда булыша, татар солдатларының батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя. Аның газета битләрендә басылып чыккан әсәрләре түбәндәгедән гыйбарәт: «Пулемётчының сугышчан көннәре», «Сугышта чыныккан йөрәк» (автордаш Х.Госман), «Комиссар Шәйхулла Чанбарисов», «Гармоньчы егет», «Бер көнне шулай...», «Сержант Хәйруллин» исемле очерклар, «Черки», «Үлемсез мәхәббәт» дигән хикәяләр.


Кызыл сугышчы Шәрәф Мөдәррис 1942 елның сентябреннән фронтның алгы сызыгыннан газета редакциясенә чакыртыла һәм штаттан тыш шагыйрь буларак (каравыл командасы исәбеннән) хезмәт итә. Ул үзенең ялкынлы шигырь­ләрен – «Коткар әти», «Атака алдыннан», «Идел өчен», «Минем антым», «Таныш куак», «Туган халык», «Корыч каска», «Гөлбәдәр», «Киңҗәбулат», «Землянкада», «Севастополь», «Азат Ельня!», «Тантана», «Смоленщина»; «Идел-Сылу» нәсерен, «Командир» һәм «Тупчы Ваһап» дигән фронт поэмаларын иҗат итә, аларда Ватан сугышы героикасын, солдатлар тормышын тирән яктыртуга ирешә.


Хатип Госман да көрәшкә рухландыргыч шигырьләр, хикәяләр, очерклар яза. Аның «Безнең батырлар», «Сакта», «Корыч ташкыны», «Элемтәче Ильяс», «Синең бурычың», «Фронт кызы» һәм башка шигырьләрен солдатлар яратып укый. Әдипнең окопта язган хикәяләре, очерклары халыклар дуслыгы идеясе һәм тирән патриотизм хисе белән сугарылган. «Халкыбызның батыр уллары кебек сугышыгыз», «Кеше ашаучылар» кебек хикәяләре, разведчик Заян Хәкимов турындагы «Сугышта чыныккан йөрәк», снайпер Насыйр Юнысовка багышланган «Һәр тамчы кан өчен», «Өлкән кардәшебез»,«Пулемётчы Альбеков», «Яуда танылган егет», «Карт солдат», «Ярсу», «Революция сакчысы», «Гарасат уллары» һ.б. очерклары – әнә шундыйлардан.


1943 ел, 5 январь. И.В.Сталинның телеграммасы басыла:


«Казан. ВКП(б) Татарстан Өлкә комитеты секретаре Колыбановка, ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Динмөхәммәтевкә, ТАССР Совнаркомы Председателе Гафиятуллинга:


«Татарстан колхозчысы» танклар колоннасы төзүгә 100 миллион сум җыйган Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасының колхозчыларына һәм колхозчы хатын-кызларына минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз. И.Сталин».


1943 ел, 16 февраль. Хатип Госманның: «Канатлы батыр» (Капитан Хәсән Минһаҗ улы Ибәтуллин Ватан сугышының ел ярымы эчендә 278 сугышчан очыш ясады. Ялгызы дошманның 8 самолётын, ә иптәшләре белән бергәләп, тагын 3 самолётын бәреп төшерде. Ул, немец-фашист басып алучыларга каршы сугышларда күрсәткән зур батырлыклар өчен, Ленин ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде)», – дигән очерк басыла.


Язучы Мирсәй Әмир дә бу газета редакциясендә 1943 елның 12 февраленнән 14 апреленә кадәр командировкада була. Ул солдатларның сугыш кырындагы батырлыкларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен тасвирлаган «Дош­ман көтмәгәнчә...», «Агитатор», «Һава батыры», «Коттыбай батыр», «Сыерчык», «Партиянең тугрылыклы улы» исемле очеркларын, «Курай» исемле хикәясен, «Әйдә, шулай булсын!» дигән фельетонын, «Үлемгә бирмәс ул», «Күмәкләшкән – яу кайтарган» дигән хәбәрләр бастыра.


1943 ел, 19 февраль. Совинфорбюро сводкасыннан: «16 февральдә безнең гаскәрләр, соңга таба бик каты урам сугышларына күчкән хәлиткеч штурмнан соң, Харьков шәһәрен алды. Харьков өчен сугышларда безнең гаскәрләр «Адольф Гитлер» һәм «Рейх» исемле ике танк дивизиясе кергән «СС» корпусын һәм «Бөек Германия» мотодивизияләрен, шулай ук байтак немец пехота дивизияләрен һәм махсус гаскәри бүлекләрен тар-мар итте».


Шул ук санда Ш.Мөдәрриснең «Армия, алга!» исемле шигыре басыла. Аннан бер өзек:


«Үт син, минут, килер заманнарга


Сөйли-сөйли Ватан кодрәтен!


Үт син, минут, үлмәс каһарманга


Биреп китеп еллар шөһрәтен!


 


Үт син алга, сугыш мәйданыбыз!


Дөнья йөзен таңга калдырып!


Үт син алга, кызыл байрагыбыз!


Сталиныбыз данын балкытып!


 


Үт син, фронт, басып, кырып, сытып,


Немец, румын, венгр бандасын!


Үт син, фронт – горур кызыл сызык!


Арчый-арчый илнең картасын!»


 


Шагыйрьнең «Татарстан чәчәкләре» (шинель кигән совет кызлары турында) исемле очеркы да басыла. Алар Н. гаскәри берләшмәсенең аерым элемтә бүлегендә телефончылар булып хезмәт итәләр: Сәлимә Гыйлаҗетдинова (Әгәрҗе р-ны), Сәрия Низамова (Чүпрәле р-ны), Анастасья Архипова (Чепья р-ны), Фатыйма Таймасова (Башкортстан).


Аның бу газета битләрендә «Онытылмас хәлләр», «Атнагуловлар токымы мәргәне», «Очкыннар», «Безнең Маһирә», «Баһадир егетләр», «Егерме өч ай сугышта», «Мылтык тавышы», «Син шулай чыныктың», «Үч алучы кыз», «Скрипка моңы», «Юлбашчы сүзләре», «Әлмәт егете» исемле очерклары; «Ул үч алыр», «Татарстан чәчәкләре», «Зур һәм данлы юл», «Ватан» дигән мәкаләләре дә басыла.


1943 ел, 29 август. «Яшен» исемле очеркта Ватанның батыр сугышчысы, гайрәтле совет командиры, яшь офицер Ногман Әхмәдиев хакында Шәрәф Мөдәррис болай яза: «Немецлар барлыгы 24 кеше иде. Алдан алты кешелек баш дозор килә иде... Әхмәдиев, юлбарыс шикелле сикереп чыгып, 5 немецның берсен үтереп, 4есен бәйләп алды. Бу вакыт калган сугышчылар арттан килүче дошман өстенә ут ачты һәм 18 немецның юлын юк итте... Ләкин икенче яктан тагын 11 немец килеп чыга. Әхмәдиев үзе бер пулемёт янына ята, юлның икенче ягына тагын бер пулемёт куя. Ике яктан пулемёт тыкылдарга тотынды. Күз ачып йомганчы, 11 немец юк булды.


Ногман Әхмәдиев, 8 пленный һәм үтерелгән фрицларның документларын, коралларын алып, бер генә кешесен дә югалтмыйча, үзенең гаскәри бүлегенә кайтып керде».


1944, 8 апрель. И.В.Сталин Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Председателе иптәш С.Шәрәфиевкә, ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты Секретаре иптәш В.Никитинга:


«Кызыл Татарстан» танклар колоннасын төзү өчен 62000000 сум акча җыйган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының хезмәт ияләренә – минем туганлык сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз. И.Сталин».


Х.Госманның «Үч алучылар», Ш.Мөдәрриснең «Комсомолец» исемле мәкаләләре, Ф.Кәримнең «Үлем уены» поэмасыннан өзек һәм П.Сотниковның «Фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим сугышчылар белән әңгәмә уздыра» дип аталган фоторепортажы дөнья күрә.


Бу газета битләрендә Әхмәт Ерикәйнең Советлар Союзы Герое Салават Кәримов турындагы «Баһадир» исемле очергы, юстиция өлкән лейтенанты Мостафа Ногманның «Син кайтканда», «Мин – Казаннан», «Таныш булмаган дуска», командир-зенитчы Нур Гайсинның «Син карт инде, диләр...», «Кызгану юк дошманга», «Без кайтырбыз тиздән», Әхмәт Юнысның «Колхозчылар анты», Кави Нәҗминең «Очучылар җыры», Фатих Кәримнең «Шомырт куагы», Гадел Кутуйның «Ышаныч», Нури Арсланның «Мәхәббәт хаты» дигән патриотик шигырьләре, Идрис Туктарның «Ягымлы сүзләр» исемле хикәясе, Ш.Мөдәрриснең «Шәрәфи һәм Гәрәфи язмалары» басыла. Ш.Мөдәрриснең тагын «Дон буенда», «Сабан туенда», «Әсир иткеч хәл», «Тәре походы» үтте», «Буран», «Берлинда», «Әпипә», «Нәкъ өсте», «Лорд Һау-һау» микрофон алдында», «Гитлер һәм агач аяк», «Бу арада Туниста»; «Чебен», «Кызыклы картина», «Геббельска», «Күләгәдән дә курка», «Кёльн мәктәбендә дәрес»; М.Җиргәннең (М.Әмир тәхәллүсе) «Табышмак әйтәм, тап!», «Фриц – фриц сүзеннән чыкмый», «Кем нәрсә күтәрә?», «Урманда»; «Чаянчы»ның «Немецча бишек җыры», «Тотса Мәскәү якаң» язмалары (юмор) да дөнья күрә.


Дәвамы бар

Теги: Әлфия Шамова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру