Журнал «Безнең мирас»

Бер кат кис...

1939 елгы көзнең беренче кө­нендә яңгыраган туп тавышы 1945 елгы көзнең икенче көнендә тына, ниһаять. Дөрес, Россиядә, бөтен җиһаннан аермалы буларак, бу канкоешның бер өлешен – СССР белән Өченче рейх арасындагы «низагны» «гына» аерып карау гадәткә кергән. Шунлыктан, күрәсең, Тугызынчы майны (әпәйттеки, кешелек галәме Алманиянең капитуляция көне дип Сигезенче майны санаганда) җәелеп, колачлап бәйрәм итәргә яратабыз. Җитмеш бер ел буе! Ошбу тантананы уздыру дәүләткә торган саен күңеллерәк тә, җайлырак та, борчусызрак та була барыр сыман: ветераннар көннән-көн кими... Озакламый, һичкем алдында җаваплылык тоймыйча һәм тамчы да кыенсынмыйча, фәкать күкрәк кагарга калачак: җиңдек!


Сер түгел, җиһан яңадан биполярлыкка кайтты: без вә... калганнар. Бөтен дөнья сиңа карап йөз чөергәндә фәкать үзеңә таянырга кала. Әмма бүгенең – соры, киләчәгең томанлы булган хәлдә нишләргә соң? Мондый очракта бердәнбер сыналган юл – үткәнгә мөрәҗәгать итү. Ул урындыгыңның җиргә нык ябышып торуына инандыра, яңа көнгә өмет кенә түгел, май кояшыдай түп-түгәрәк ышаныч та уята. Онытмыйк: «искелекнең» «тамырын корыткан» ил, баш чүмеченә бомбалар суга башлагач, Александр Невскийларны исенә төшерде ләбаса! Тарихтан чеметем генә дөреслекне алды да, шуны кабартып-күпертеп, матур кәнфит кәгазенә төреп халкына күрсәтте: «Кылыч белән килгән кылычтан үләр!» Фильмның 1942 елгы плакатларында И.В.Сталинның сүзләре дә шәбәрешкән беләкләрне җылыткандыр: «Бөек бабаларыбызның батыр образы сезне бу сугышта дәртләндереп торсын!» Һичнинди тәэсире булмады, дип әйтергә дә ярамый бит, киресенчә, пропаганда – бик зур куәт ул; юкса, дүрт-биш кешегә өч патронлы бер мылтык исәпләнгәндә дошманны үз өненә куып кертү, аны шунда штык белән чәнчеп үтерүгә ирешү – җиңел эшләрдән түгел.


Рейхстаг түбәсендә кызыл әләм җилферди. 1945 ел Рейхстаг түбәсендә кызыл әләм җилферди. 1945 ел

Инде самимиләрчә уйлап куям: коммунистлар партиясе татар тарихын Октябрь түнтәрелешеннән башлап кына өйрәнүне шул ук максаттан чыгып гамәлгә кертмәдеме икән? Көрәшкә, батырлыкка дан яудырган «Идегәй» дастанын ВКП(б)ның махсус карары нигезендә 1944 елда тыялар. Милләтебезнең яуда «арысландай көчле» булуы файда китерүдән битәр шөбһә тудыра башлагач тормышка ашырылмадымы икән бу кара гамәл? Сталинның плакатка үрләгән сүзләренә янә күз ташлагыз әле... Ә синең, татар, үрнәк алырлык бабаларың да, җиңүләрең дә юк, үткәнең дә юк! Киләчәгең дә юк, димәк! Тыела! Инде Берлинга, өс!


Россия бу сугышны яхшылап һәм, ахры, бик озакка искә төшерде. Ышанам, хакимиятнең сөмсез карашында «казыныгыз!» ишарәсе чамаланып, 1941-1945 еллар афәте хакында моңарчы яшерелә килгән бик күп фактлар – тетрәндергеч саннар, җелек өшеткеч вакыйгалар, башка сыймас яңалыклар калкып чыгачак әле. Чөнки дошманың зәһәррәк, мәкерлерәк, ә аңың чыраенда йодрык кашу куркынычрак, канлырак, кешелексезрәк булган саен, җиңү эйфориясе дә ләззәтлерәк тоела...


Быелгы Җиңү көнендә мин дә Беренче май мәйданына, Җәлилебез янына ашыктым. Юк, алмаш күлмәк кигән яңа «тәре походы»н (хәзер ул «үлемсез полк» дип атала) күрер һәм анда катнашучыларны хуплап алкышлар өчен түгел, шигырь тыңларга килдем. Дөрес, һәрвакыттагыча, эш шигырь белән генә чикләнмәде – сүзләр сөйләнде, биюләр биелде, җырлар җырланды. Күз явын алырлык гүзәл кыз әби-бабасына багышлап моң түкте: «Молодые мои старики, мы еще повоюем!» Шулвакытта куырылган йөрәгемне удым мин: нишләп алай? Булган кадәресе җитмәгәнмени сугышның? Корбанның биргән кадәре җитмәгәнмени? «Их, сабый, сабый», – дип игътибарыңны читкә юнәлтеп котылыр идең дә, бәлки... Ләкин авызы тулы сыңар тешен ыржайтып кул чабып утырган карчыкларны ничек аңларга кирәк? Чал чәчле абзыйның: «Мы за ценой не постоим!» – дип гайрәт чәчүен ничек аңларга? Юньле-башлы дәүләттә кеше – иң зур кыйммәт булырга тиеш ләбаса. Ә илеңне хәрабәләрдә калдырып, утызышар миллион халкыңны утка салу – җиңүме икән әле ул, җиңелүме? Берлин операциясен бер бөртек чәче агармыйча тормышка ашырган Советлар Союзы маршалы Георгий Жуковтан Америка генералы Дуайт Эйзенхауэр: «Мина кырларын шулкадәр аз танк (тимер-томыр!) югалтып ничек кичтегез соң?» – дип кызыксынгач, булачак СССР Оборона министры гади генә: «Без анда әүвәл пехотаны җибәрдек», – дип җаваплый. Ча­гыштырыгыз: американнарның, һәр бөртек сугышчысын кызганып, Тын океан театрында кайнаган сугышка чынлап торып кереп китәргә базмаган көннәре бу.


Шулай, «бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген»...


Бәйрәм! Салют! Ура!


Мәйданнан кайтканда тыгылышта («бөке» дип тә аныклыйк әле) утыруы да үзгә төрле, рәхәт иде – музейга килеп кердеңмени: машиналарга Георгий тасмасы тагылган, «Ватан сугышы» ордены, «Т-34» танкының сурәтләре чәпелгән, янәшәдә генә Бавариянең затлы «BMW X5»е, артына зур итеп «Трофей из Берлина» дип язылган, алда сумаладай куе төтен чыгаруына карамастан, табигый тәкәбберлеген җуймаган «копейка» пытырдый, сыртында – горур хәрефләр балкышы: «Спасибо деду за Победу!» Әледән-әле күзгә кергән транспорттан «халыклар атасы» (кайсы халыкларныкы икәненә генә төшенеп җитәсе бар) серле елмаюын ташлаштыргалый...


«Идел-Урал» легионы марш атлый. 1942-1944 еллар «Идел-Урал» легионы марш атлый. 1942-1944 еллар

Пропаганда тегермәне үз эшен эшли: миләр тартыла, миләр тартыла, миләр тартыла...


Нәтиҗәдә – иманыбыз камил: украиннар – фашистлар, Петр Порошенко – икенче Адольф Гитлер, Көнбатыш илләре Украинаны, «Өченче рейх» урынына «асрамага» алып, яңадан «Көнчыгышка теш кайрарга» котырта... Иркеңнең буылуын, кесәңдә җилләр уйнавын, ә бәяләрнең бәйдән ычкынган эттәй котыруын уйлама. Шулай кирәк. Уяу бул! Тирә-юнең дошманнар. Ә түземлегең өчен джек-пот явачак, билгеле: без барыбер җиңәчәкбез!


Беркадәр читләшү булырмы... Мәр­хүм Борис Немцов былтыр, үтерелүенә ике сәгать кала, «Эхо Москвы»га интервью биргән иде. Исегездәдер. Шунда ул, хакимиятне бик күп гөнаһларда гаепләү белән бергә, Украина (дөресрәге, Кырым) мәсьәләсендә Россиянең Будапешт меморандумын бозуы хакында да сөйләде. Билгеле, «бусы нәрсә икән моның тагы», дип, шунда ук интернетны ачтым. Һәм шап итеп артка утырдым. Баксаң, 1994 елда Украинадан элеккеге СССРның барлык атом-төш коралы чыгарылганда, АКШ, Бөекбритания вә Россия (!) Украинаның бәйсезлеген, суверенлыгын һәм хәзерге чикләрен ихтирам итәргә, санларга (тимәскә, бозмаска!) тиеш булган икән. Әмма җилнең үзгә яктан исүе җитте... Фикер үзгәрде. Вәгъдә дә. Чикләр дә...


Украина хәзер Россияне күралмый булса кирәк. Украиннар урысларны күралмый. Һәм, ни төчеләнергә, бу хис – хыянәт хисе! – күршеләрдә мәңге сакланачак. Күпме гомер «без – бертуганнар» дип яшәлде кебек, югыйсә. Сугышта да иңгә-иң сугышылды. Хәер, әлеге фаҗигагә карата Украинаның фикере күптән үзгәрә башлаган иде инде. Грузия дә шулай. Балтыйк буе илләре – Эстония, Литва, Латвия дә... Без, әл­бәттә, мәсьәләнең төбе-тамырына тө­шәргә тырышмыйча гына, аларга да «фашист» мөһере суктык. (Быел, җөмләдән, Мәскәүгә лояль тоелган Казакъстан да Җиңү парадын үткәрмәде.) Азатлыкка ирешкән халыкларның ми күзәнәкләреннән тоталитарлык махмыры чыгып бетүенә ышанасы килмәде. Бәлки, алар «сугышта җиңмәсәк, нишләр идек?» дигән сорауның тискәре ягын әйләндереп караганнардыр? «Җиңү безгә нәрсә бирде соң? Нәрсәгә ирештек? Нәрсә алдык? Урыслар түгел, без, нәкъ менә без – эстоннар, латышлар, литвалылар?.. Илебез бар иде, илебезне югалттык. Телебез бар иде, телебезне җуя яздык. Кансөяр империянең шул ук коллары булып калмадыкмы? Хокук­лар кимегәннән-кими бармадымы? Җиңүчеләр исәбендә торып, юкса!» Алар бу мәсьәләне чишеп, үзләренчә дөрес нәтиҗә чыгара алган. Шул хакта ук «өч (бишне теләмисеңме!) йөз ел мескен булып торган» татарыбыздан да сорасаң булыр иде. Дөресе, сорадым да бугай инде. Берәр кайчан, намусы белән бергә-бер калгач, аңа да бу сорауларга җавап бирергә туры киләчәк...


«Без әле сугышырбыз!» «Без әле сугышырбыз!»

Бактың исә, ни хикмәт: асылда, бу Җиңү «бердәм» совет халкын берләшергә этәрмәгән, киресенчә, туп тавышлары тынып калгач, «яраларны бәйләп яткан арада» һәркем үзен үгисетелгән сыман хис иткән түгелме соң? Украиннар, мәсәлән, Алексей Берест кебек угыллары өчен әрнегән (Кызыл байракны Рейхстагка кадаучыларның «рәсми» исемлегендә ул да бар, әлеге «операциягә җитәкчелек тә итә» әле, әмма бүләкләгәндә читтә кала), без – Гази Заһитовлар өчен... Лаек булып та, сугыш азагына таба «каһарман» исеме алмаган каһарманнар өчен. Рәнҗетелүчеләр беткәнмени? Ә чеченнар? Балкарлар? Кырымтатарлар? Берлин ишекләрен тибеп ачар вакыт җиткән көндә дуңгыз ташый торган вагоннарга дыңгычланып сөргенгә олактырылуларын ничек искә ала икән алар?


Әмма аннан да кызганычы: бу ил үзе канга батмыйча һәм башкаларны канга батырмыйча яши белми. Кайсы буынның сугыш күрми үскәне булды? Узган гасырдагы афәтләрне өстән-өстән генә санап үтик (Япония, Испания, Корея, Вьетнам, Ангола, Алжир кебек «вак-төяк» кампанияләрне исәпләмичә): бабайларның әтиләре Беренче Бөтендөнья сугышында кырылды, бабайлар – Бөек Ватан сугышында, әтиләр – Әфганстанда, абыйлар – Чечняда... Ә без? Ә улларыбыз? Күпме көннәр күрше-тирә тыныч түгел әнә: Донбасс, Сүрия... Безгә яу беркайчан да килмәячәк дип ант эчү самимилеккә тиң. Шырпы белән уйнарга яратучы бала берәр кайчан янгын чыгармый калмый ул... Кулына сукмасаң. Аллам сакласын!

Теги: Азат Фәизов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру