Журнал «Безнең мирас»

Балан дәвалый

Мәшһүребез Каюм Насыйри (1825-1902) баланның шифасы турында кыска гына итеп болай язып калдырган: «Балан (калина обыкновенная) – күренекле җиләк. Үзлеге – салкынлык бирүче һәм бөрештергеч. Үт кутыры өчен бик файдалы һәм күкрәк авыруларыннан файдалы. Балан согы тән чабырганга бик файдалы. Баланны шул көенчә дә, как ясап та кулланалар».


Бабаларыбыз баланны ризык буларак кына түгел, дару итеп тә кулланган. Балан кайрысын хәтта чит илләргә дә алып барып сатканнар.


Салкын тигәндә балан белән чәй эчү мәслихәт, чөнки аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Ул С витаминына бай. Баландагы С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, хәтта цитруслы җимешләргә караганда да күбрәк. Баланда тагын каротин, К һәм Р витаминнары, цинк, кальций, калий, магний, фосфор, тимер кебек микроэлементлар, минераллар, аминокислоталар, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын әллә никадәр файдалы матдәләр бар. Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән күптән раслады. Шуңа да табиблар тамак һәм үпкә ялкынсынганда, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш итә.


Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.


Балан кайрысын апрель-май айларында җыеп киптерәләр. Көзән җыеруны туктатучы препаратларны балан кайрысыннан ясыйлар.


Гастритны һәм ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда да баланның шифасын күрәләр. Йокысызлыктан интеккәндә, шулай ук ис тигәндә дә балан ярдәм итә.


Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла.


Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 111.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Сихәтле мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру