Журнал «Безнең мирас»

Балалар бакчасында туган якны өйрәнү үзәге - «Мирас» музее.

Үткән заманнар серен сеңдергән бу бүлмәнең ишеген ачып керүгә үк борыңгылык аңкып тора. Музейга килеп кергәч, вакыт тукталып калган кебек...Өй алды сайгакларын шыгырдатып, эре - эре атлап, татар бабае кайтып керер, йорт тирәсендә кайнашкан әби, алъяпкычына кулларын сөртә - сөртә, мичтән бәлешен чыгарырга табагачка ябышыр, һәм алар икәү бергә чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәргә утырырлар...
Менә шулай вакытны «туктатып», бермәл бар нәрсәне дә «җанландырып», күрә алырлык итеп эшләнде Казан шәһәре Совет районы « Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 67 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы»нда туган якны өйрәнү үзәге -«Мирас» музее.
Сез беләсез, Музей - ул кешелек дөньясы, халык , милләт хәтере!!!!
Ни өчен без балалар бакчасында музей технологиясен файдаланырга булдык:
1.Балар өчен тарихны,гореф-гадәтләрне,телне белү мөхим.
2.Музей ул- кызык һәм аңларлык дәрәҗәдә гади
3.Музей технологиясе танып белүгә нигезләнгән
Мәктәпкәчә яшь - һәр кешенең якты, беркайчан да кабатланмый торган вакыты. Һәм бу вакытны без беркайчан да кире кайтарып ала алмыйбыз. Шуның өчен балалар күңеленә туган якка ,туган илгә карата мәхәббәт орлыкларын салу бик мөхим эш безнең өчен.Педагог-психологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә,кечкенә балаларга тарихның,
географиянең ,мәдәниятнең,сәнгатьнең кайбер вакыйгалары турында фактлар аңларлык дәрәҗәдә бирелә.
Нәрсә соң ул туган якны өйрәнү? Туган якны өйрәнү ул – илнең билгеле бер өлеше турында мәгълүмат алу , шул төбәкнең халыкларын белү. Һәм шул төбәк кенә Туган җир дип атала. Туган якны өйрәнү-ул балалар белән эшнең социаль кирәкле юнәлеше.
Аның юнәлешен бәяләп бетерү авыр.Тарих белән бәйле вакыйгалар,туган як табигате,гореф-гадәтләр мисалында тәрбияләп ,без балаларда туган ил белән горурлану хисе,ярату хисен тәрбиялибез.Тирә-юнннең матурлыгына таяну, туган як тарихына таяну, мәдәни кыйммәтләргә таяну- тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын үстерүнең дөрес юлы.
Туган җирне,туган якны өйрәнү,кемгә күпме яшь булуга карамастан,
мөхим.Кечкенә бала өчен бу йорт,шәһәр,урам һәм тирә-юнь. Без балага шушы дөньяны ачу өчен булышырга тиеш.Кечкенә Ватаны белән таныша-таныша,бала аны яратырга өйрәнә.Күбрәк белгән бала тормышны да яхшырак аңлый.Туган илен яраткан бала,җинаять эшләми, хыянәткә бармый.
Ә бу бик мөхим бүгенге көндә. Балалар бакчасында туган якны өйрәнү әхлак тәрбиясе бирүнең бер юлы. Ул баланы туган ил белән бәйли.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны педагоглар төбәкнең ,туган якның тарихы, халкының гореф-гадәтләре, тормышы, көнкүреше белән таныштыралар, туган җир белән горурлану хисе тәрбиялиләр.Бу эшнең дәвамы булы Россиянең башка шәһәрләре белән таныштыру, башка якларны да өйрәнү тора.
Безнең музейның үзенчәлекләре шунда,ул тулы: аның буенча 8 проект эшләнгән,2проект остәлде(ТАССР-100 Җинүнең 75 еллыгы) Муззебыны безнең сайтта,в Контакте төркемендә “Мирас”муззе группасы бар. Россия Президенты В. В. Путинның «РФ Хәтер һәм дан елы үткәрү» Указы нигезендә, Мәскәү «Бөек Ватан сугышы үзәк» музее «Школьный Музей Победы» исемле комплекслы программа башлап җибәрде. Россиянең 88 регионыннан безнен Татарстаннан 22 музей катнашты. Без дә бу программада катнашабыз һәм Россия күләмендә бу проектта партнер булып торабыз . Бу проектның сайтына керсәгез,анда безнең музейны да күрергә була.
Шулай ук ул мобиль: материал музейның үзендә генә түгел,төркемнәрдә дә,бинаны бизәү-ямләндерү эшләрендә дә,уен мәйданчыкларында да кулланыла.
Музей экспонатлары түбәндәге бүлекләргә бүленгән: ТАСС - 100еллыгы, Милли киемнәр, Коллекцияләр, Галерия, Иске һәм яна Казан понарамасы, Эш кораллары, Көнкүреш кирәк яраклары, Милли кухня, Уеннар, Бөек Ватан сугышы.
Болар бөтенесе балаларга телне өйрәнү,камил аралаша алуны булдыру өчен актив белем бирү тирәлеген булдыруга мөмкинлекләр тудыра.
Безнең музей виртуаль музей буларак та тәкдим ителә.Анда танып белү өчен информация гына түгел,ә материалны ныгыту өчен уеннар,видео һәм аудио файллар бар.
Музеебызның чикләрен киңәйтү максатыннан Татарстан Республикасы милли музее , “Салават күпере” җурналы, Бөтендөнья Татар конгрессы “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Совет районында эшләп килүче “Мирас” район методик берләшмәсе белән социаль хезмәттәшлек оештырылды. Шулай ук “Иске Казан” шәһәр проектында да катнашабыз.


Хәзер илебездә экономик кризис кына түгел,ә яшь буынга тәрбия бирү кризисы да. Балалар көндәлек тормышка телевидение,интернет,чит ил лексикасы ,комикслар белән авырый.Гореф-гадәтләр бозылды,өлкән буын белән яшь буынны бәйләп торучы җеп өзелде. Шуңа күрә ул җепне ялгарга,әхлакый тәрбия, патриотик тәрбия бирергә кирәк.Болар халык иҗатында,тарихында саклана. Тамырларга балта чабу- ул рухи- әхлакый тәрбиягә балта чабу дигән сүз.Әрухи- әхлакый тәрбиясез киләчәк юк/
Безнең 67 нче балалар бакчасында рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү бакча тәрбиясе кысаларында һәрдаим алып барыла. Әмма, «Мирас»музее ярдәмендә, тарих белән бәйле вакыйгалар,туган як табигате,гореф-гадәтләр мисалында тәрбияләп,без балаларда туган ил белән горурлану хисе,ярату хисен тәрбиялибез.Тирә-юнннең матурлыгына таяну, туган як тарихына таяну, мәдәни кыйммәтләргә таяну-тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын үстерүнең дөрес юлы дип саный балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр дә.
Музейларда экспонатларга тотынырга ярамый. Ә безнең девиз шундый: «Рәхим итегез, тотып карагыз, үзегезне борыңгы әби-бабайлар өендә кебек хис итегез, җансыз әйберләрне җанлы итеп тоегыз, сөйләшә белмәгән әйберләрне сөйләштерегез!» Балаларга музейда булган экспонатлар шулкадәр тәэсир итә, алар сабыйларны җанландырып җибәрә. «Апа, бу әйберләр кайда сатыла?»-дигән сораулар бирәләр.
Музей һәрдаим эшчәнлеген алып бару сәбәпле , безнең 67 нче балалар бакчасына йөрүче балалар халкыбызның күңел бизәкләре турында күбрәк беләләр, музейдагы экспонатларның исемнәрен дөрес атый башлыйлар,«элек» һәм «хәзер» дигән төшенчәне аңлыйлар, рухи-әхлакый тәрбия алалар, Ватанын сөюче шәхес булып үсәләр,балалар үзләрен әби-бабаларының эшләрен дәвам итүчеләр итеп тоялар. Шула ук, ата-аналар бу башлангычны балалар бакчасы белән берлектә дәвам итәчәкбез дигән фикерне куәтлиләр.
Сезне дә Казан шәһәре Совет районы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 67 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» нда урнашкан туган якны өйрәнү үзәге "Мирас" музеена кунакка чакырабыз. Почта адресы:ТР, Казан шәһәре,Совет районы ,Ак.Глушко урамы ,22 нче д йорты, тел: 255-46-38. Рәхим итегез!
Ярый әле бакчаларда музейлар бар,
Вакыт җебен берке өзмәгән.
Димәк әле үткәннәрне барлап,
Киләчәккә без бар үрләгән!


Ярый әле җирдә музейлар бар,
Кеше кулы беркем тимәгән.
Тутыкса да,тузаннарын сөртик,
Буыннар бар берни белмәгән.


Әзерләде: Казан шәһәре Совет районы
«Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
67 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» ның
югары категорияле татар теле тәрбиячесе:
Гыйльманова Мөслимә Мәлик кызы

Теги: Гыйльманова Мөслимә

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру