Журнал «Безнең мирас»

Бәхетле моң остасы

Казан – талант ияләренә гаҗәеп бай шәһәр. Алар арасында данлыклы шагыйрьләр, күренекле җырчылар, рәссамнар, артистлар күп. Бу язмада шуларның берсенә – оста музыкант һәм соклангыч дирижер, халык уен кораллары сәнгатен армый-талмый дөньяга танытучы Рәсим Ильясовка тукталырбыз. Моңа шактый саллы сәбәп тә бар: быел аның иҗат эшчәнлеген башлап җибәрүенә чирек гасыр – 25 ел тула. Ульяновск музыка көллиятен, Казан консерваториясен һәм Чиләбе сәнгать академиясе ассистентурасын тәмамлаган Рәсим Ильясовны дан-шөһрәт үзе яулап ала, дисәк тә, ялгышмабыз. Елдан-ел яңа уңышларга ирешә ул: 1998 елда Италиядә (Пьяченца шәһәре) узган халыкара конкурста лауреат була, 1999 елда Мәскәүдә оештырылган «Классик мирас» конкурсында, аннары Франциядә үткән Дөнья халыклары фестивалендә шул ук дәрәҗәле исемне алуга ирешә. Бу вакытка Рәсим бар сәләтен һәм көчен сәнгатьнең иң мәртәбәле, әмма, төрле сәбәпләр аркасында, игътибардан иң читтә калган – халык уен кораллары оркестрына багышларга теләвен аңлый башлый.



Туксанынчы еллар ахырына Рәсим Ильясов шәхесе шактый танылып өлгерә. Аны Татарстан мәркәзенә, «Казан» бию ансамбле каршындагы халык музыка уен кораллары оркестрына чакырып алалар. Яшь музыкант җиң сызганып эшкә чума: оркестрның составын киңәйтә, солистлар таба, оркестрга мәгъруранә яңгыраган «Казан нуры» исемен куша һәм озакламый, тәгаенрәк әйтсәк, 2000 елда, үз илебездә генә түгел, чит җирләрдә дә танылуга ирешәчәк класстер булдыра.


Рәсим Ильясов яңа сыйфатта, яңа коллектив белән (хәзер инде татар милли музыкасы аша) җиһанны яуларга керешә: Туниста узган халыкара фестиваль-конкурста (2001), Мәскәүдә үткән Халык милли уен кораллары оркестрлары бәйгесендә (2006), Уфада оештырылган шундый ук ярышта лауреат дәрәҗәсенә ирешә. Аның оркестры, җиһанның кайсы гына кыйтгасында чыгыш ясаса да, һәрдаим дәррәү алкышларга күмелә. Мөгаен, шуңа да күрәдер, чит төбәкләргә яисә чит илләргә чыкканда җөмһүрият җитәкчелеге «Казан нуры»н рәсми делегация составына кертми калмый, нәтиҗәдә, Рәсим Ильясов оркестры һәр җирдә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертының күрке булып тора һәм татар музыка сәнгатенең күз өстендәге кашы булуын һәрдаим раслый килә.


Шунысы игътибарга лаек: чит ил сәхнәсенә аяк басканчы, «Казан нуры» җирле милләтләр музыкасын да өйрәнә, аларны концерт программасына кертә. Үз халкы җаныннан ургылып чыккан кадерле, якын моңнарны танып алган казакъ, төрек, үзбәк кардәшләр бу вакытта әйтеп бетергесез ләззәт кичерә, оркестрны алкышлап туймый, аларга чиксез рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләп кала.


«Алар тудырган музыка бай аһәңнәргә, виртуозларча башкаруга һәм киң колачлы яңгырашка ия...»

Затлы-затлы концерт программалары белән дөньяны айкау, дәрәҗәле исемнәргә ия солистларның югары зәвыгы һәм таланты, дирижерның соклангыч башкару осталыгы «Казан нуры»н хаклы рәвештә зыялы, могтәбәр оркестр итеп таныта. Концертларда Рәсим Ильясов сәнгать могҗизасын тулысынча тоярга мөмкинлек бирә: ул гаҗәеп музыка тудыра, оркестр, бербөтенгә әверелеп, тамашачыларны тылсым дөньясына алып кереп китә. Жанр һәм стиль ягыннан шактый төрле булган иҗатында ул Галиҗәнап Тормышның вә аның җаныннан гыйбарәт Галиҗәнап Сәнгатьнең бөеклеген күрсәтә, аларның илаһиятен ача. Ул уздырган чараларда халык шыгрым тулы була, ә икенче көнне мактау язмалары бөтен матбугат чараларында дөнья күрә.


Дирижерның иҗат уңышларын хөкүмәт дәрәҗәсендә таный белүләре дә күңелгә җылылык бирә, орлыкны чүбектән аера белүчеләр дә бар икән ләбаса дип уйлап куясың, бу уйлар милли сәнгатьнең киләчәгенә өмет белән карарга ышаныч калдыра: Рәсим Ильясов 2008 елда «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек була, 2010 елда «Һөнәрмәнд» («Профессионал») номинациясендә Татарстан Республикасы Грантын алуга ирешә.


Җиһанкүләм танылган дирижер Марис Янсонс бер интервьюсында үз һөнәре турында мондый сүзләр әйтә: «Чын дирижерлык талантының ни-нәрсә булуы турында фикер тудыру гаять кыен. Ул, мөгаен, Илаһтан биреләдер, коллективны бергә туплап, аны бер юнәлешкә кертерлек, музыкантларны берләштерерлек, укмаштырырлык көчкә ия эчке энергиядән гыйбарәттер. Шундый аңлаешсыз харизма. Кешедә, булса – бар, булмаса – юк».


Мондый харизма, һичшиксез, Рәсим Ильясовка хас. Шушы сыйфат аңа музыкантларны матурлыкка һәм гармониягә омтылышта берләштерергә ярдәм итә дә. Ул оркестр әгъзалары алдында зур абруйга ия, алар дирижерның һәр ым-ишарәсенә берсүзсез, буйсына, ә уртак максатта бергә-бергә, килешеп эшләсәң, тырышлыкның чын, сәмави музыка тудыру белән тәмамланачагы шөбһәсез.


«Казан нуры» музыкантлары бертигез дәрәҗәдә, камил итеп татар, урыс, чит ил музыкасын башкарырга сәләтле, алар дөнья халыклары фольклоры үрнәкләрен дә, кешелек тарихының төрле дәверләрендә иҗат ителгән һәм жанр, һәм стиль ягыннан кискен аерылып торган җәүһәрләрне дә «кулга җиңел ияләштерә». Оркестрантлар үз эшләрен һәрвакыт илһамланып, күңелен салып, яратып башкара. Аларның күбесе – шулай ук мәртәбәле исемнәргә лаек затлар, үз уен коралларын биш бармагыдай белгән, җаны-тәне белән тойган, аңлаган осталар: баянчылар, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рәхмәтуллин, балалайкачы Артур Дәүләтшин, бәрмә уен кораллары «хуҗасы» Марат Сираҗетдинов, флейтачы һәм курайчы (свирельчы) Степан Пушин, кларнетчы Олеся Пушина, оркестрның концертмейстеры, домрачы Венера Миловидова, домрачы Диләрә Ильясова, кларнетчы һәм саксофончы Диләрә Вәлиуллина, баянчы Булат Хисмәтов һәм Россия, халыкара конкурслар лауреатлары булган башка солистлар.


Дирижер Рәсим Ильясов «Казан нуры» турында мондый фикердә: «Безнең оркестр – яшь, әмма зур иҗади потенциалга ия һөнәри музыка коллективы. Ул – булмышының һәм тормышының нигезенә бер-береңне ихтирам итү, уртак фикердә булу, килешеп эшләү кебек ихлас вә изге сыйфатлар салынган бердәмлек, сәнгатькәрләр берлеге. Коллектив нибары егерме башкаручыдан торса да, алар тудырган музыка бай аһәңнәргә, виртуозларча башкаруга һәм киң колачлы яңгырашка ия. Кеше саны күп булмаганга күрә, без теләсә кайчан һәм теләсә кайда җәһәт кенә гастрольләргә чыгып китә алабыз. Сәфәрләребез харитасында нинди генә кыйтгалар, илләр юк: Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән кала, Италия, Испания, Алмания, Һолландия, Маҗарстан (Венгрия), Греция, Тунис, Мальта... Дәрәҗәле конкурсларда җиңү яулау «Казан нуры»н Россия күләмендәге иң мәгълүм оркестрлар исемлегенә кертте һәм Европа дәрәҗәсендәге милли оркестр булуга юл ачты.


Рәсим Ильясов үзенең мөгаллимнәре турында гаять җылы итеп, яратып сөйли: «Минем тәүге укытучым Евгений Федоров Россия Федерациясенең атказанган артисты, Ульян дәүләт халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры иде. Сәнгатьнең мондый төренә миндә ул гына мәхәббәт уятты, дисәм, һич арттыру булмас. Җитмәсә, әле Ульяновск музыка көллиятендә укыган вакытта ук укытучым үзе җитәкләгән оркестрда уйнарга, шул рәвешле, сары томшыклы килеш үк, осталыгымны чарларга мөмкинлек бирде. Бу, билгеле, искиткеч мәктәп иде. Без ул чорда төрле шәһәрләрдә концертлар куеп йөрдек: Нижгар, Самара, Тверь, Мәскәү...


Казан консерваториясендә безне Сәгыйть Хәбибуллин, Тәлгать Әхмәров, Рәшит Скуратов кебек мәгълүм затлар укытты. Мин монда да белем эстәү белән генә чикләнмәдем, беренче курстан ук маэстро Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестрында уйнадым һәм, шиксез ки, әйтеп бетергесез тәҗрибә тупладым».


Ошбу талантлы музыкантның эшчәнлек даирәсе гаять киң: ул бер үк вакытта берничә халык уен кораллары коллективын җитәкләрлек җегәргә ия, алар арасында Казан дәүләт мәдәният институты, Казан музыка көллияте оркестрлары бар. Рәсим Ильясов килүгә, һәр иҗат берләшмәсе яңа сулыш алып яши башлый. Әйтик, ул 2010 елда җитәкли башлаган Казан дәүләт мәдәният институты оркестры шул кыска гына арада да бик зур алгарыш ясый, чәчәк аткан 1980 нче еллардагы (Анатолий Шутиков чоры) дан-шөһрәтен кире кайтара. Бүген бу коллектив җөмһүриятебезнең иң мәртәбәле концерт залларында сәхнә тота, идеологик җәһәттән әйтеп-мактап бетергесез зур, мәгънәле һәм, һичшиксез, кирәкле эш башкара.


Рәсим Ильясовның әйтми калдырырга ярамаган тагын бер сәләте бар әле, ул да булса – аранжировка ясау һәм оркестр өчен партитуралар язу осталыгы.


Аның халык уен кораллары оркестрына яраклаштырып эшкәртелгән музыка үрнәкләре тирәнлекне тою, милли традицияләргә сакчыл караш, гыйлемлек һәм чын һөнәрилек белән аерылып тора. Аның кулыннан вә җаныннан үткән «Кырым хайтармасы», «Кадриль», «Яһүд сюитасы», «Ирландия ритмнары», «Венесуэлла биюе» кебек аранжировкаларда беренчел мәгънә, әсәрнең асылы сакланып, ләкин, шул ук вакытта, заманча яңарып, сафланып кала алган. Сәнгатькәрнең фантазия очышын һәм тирән, киң миллилеген чагылдырган «Татар темаларына парафраз», «Татар мозаикасы», «Туган тел», «Шомыртым», «Туган ил» әсәрләрендә халык көйләре авторның җан авазы белән гаҗәеп тыгыз һәм гаять табигый рәвештә үрелгән.


Рәсим Ильясовның мәртәбәле мөгаллим булуын да истән чыгарырга ярамый. Югары уку йортлары, музыка көллиятләре студентлары, музыка мәктәпләре укучылары остазларын олпат сәнгатькәр саный, аны бик ихтирам итә һәм: «Ул – музыкада илһамнан һәм камиллектән торган үз дөньясын тудырган шәхес», – дип сокланып кабатлый.


Болар барысы да, мөгаен, Рәсим Ильясовны талантлы музыкант, стильне һәм заманны тирәннән тойган искиткеч дирижер, яраткан мөгаллим дип атарга, димәк ки, гомумиләштереп, бәхетле сәнгатькәр, дип танырга тулы хокук бирәдер.


Маргарита Фәйзулаева


Безнең мирас. - 2018. - №7. - 99-103 б. 

Теги: Маргарита Фәйзулаева Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру