Журнал «Безнең мирас»

Баембә́тов Гыйлемдар Солтан улы (биографик мәгълүмат)







Баембә́тов Гыйлемдар Солтан улы (сент., 1886, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Чакмагыш авылы - ?), сәясәт эшлеклесе, язучы.
Тәрҗемәи хәле
1905 елда социал-демократлар түгәрәкләре эшендә катнашкан өчен Казан татар укытучылар мәктәбеннән куыла. 1905 нең октябрь-ноябрендә беренче яшерен татар газеталарыннан «Хөррият»не нәшер итүдә катнаша. 1907 дә Уфа шәһәрендә яшерен типография оештыра, анда революцион брошюралар бастыра. 1905-18 дә эсерлар партиясендә тора, 1917-18 дә татар-башкорт сул эсерлар оешмасы җитәкчеләренең берсе була. Революцион эшчәнлеге өчен берничә мәртәбә кулга алына, 1909-12 дә Вологда губернасында сөргендә яши. 1915 тә Уфада мөселман кулланучылар җәмгыятен оештыра. 1917-18 дә «Ирек» газетасында хезмәттәшлек итә, төрки-татарларга терр. мохтарият бирүне яклый; Уфа шәһәр думасы һәм управасы әгъзасы, «Көрәш» газетасы мөхәррире, Уфа Xалык хуҗалыгы советы рәисе урынбасары. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-18), «Туфракчылар» фракциясе әгъзасы. 1918 елдан РКП(б) әгъзасы (1930 да партиядән чыга). Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиядә: чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык армиясенә каршы сугышларда катнаша; «Кызыл яу» газетасы мөхәррире, Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе сәяси бүлегенең мөселман бүлекчәсе җитәкчесе була. Көнчыгыш фронтның коммунист-мөселманнар конференциясендә РКП(б)ның Көнчыгыш фронттагы татар-башкорт үзәк бюросы рәисе итеп сайлана (Сызрань шәһәре, 1919). 1919-20 дә Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлек башлыгы, Казан губерна башкарма комитеты һәм РКП(б) губкомының мөселманнар бюросы әгъзасы. 1920-21 дә Казан хәрби-сәяси агитация курслары мөдире. 1922 дә Мәскәүдә: Шәрекъ халыкларының коммунистик университеты лекторы, ВЦСПС инструкторы. 1922 нең ахырыннан Урта Азиядә: Бохара Үзәк Башкарма Комитеты һәм Бохара мәгариф нәзараты (халык комиссариаты) коллегиясе әгъзасы, РКП(б)ның Урта Азия ҮК каршындагы Ташкент Көнчыгыш матбугаты бюросы мөдире, Профсоюзларның Гомумбохара советы мәдәният бүлеге мөдире һәм «Хасабе сәхифәсе» («Хезмәт сәхифәсе») газетасы мөхәррире. 1924-25 тә Мәскәүдә Шәрекъ халыкларының үзәк нәшрияты хезмәткәре, 1925-27 дә Башкортстан АССРда ВКП(б)ның Яңавыл волость комитеты секретаре, 1928-29 да Мәскәүдә Баш сәнгать идарәсе инспекторы, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы яңа төрки (латин) алфавиты комитеты инструкторы. Авыру сәбәпле 1930 дан беркайда да эшләми. 1932 нең декабрендә кулга алына, 1933 нең 28 маенда атарга хөкем ителә; үлгәннән соң аклана (карагыз «Милләтчеләрнең контрреволюцион-фетнәчел оешмасы» эше).
Иҗаты
1905-07 еллардагы революция һәм Февраль революциясе турында пьесалар, татар телендә «Сәяси экономия» һәм «Тарихи материализм» (1921) уку ярдәмлекләре авторы. В.И. Ленинның кайбер әсәрләрен, Э.Л. Войничның «Овод» («Кигәвен») романын татар теленә тәрҗемә итә.
Хезмәтләре
Асылган. Казан, 1924; Патша төшерәләр. М., 1924.
Әдәбият
Низамов И. Баимбетов Г.С. // Возвращённые имена: Документальные очерки. Казань, 1990; Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т. 2.
Автор(лар): 
Ф.Г. Кәлимуллина
Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты Чыганак: www.Tatarile.org

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру