Журнал «Безнең мирас»

Артыш

Кипарисның туганы саналган артыш (можжевельник) төрки-татар дөньясында изгеләштерелгән агач исәпләнә. Аны җен һәм шайтаннан саклый дип саныйлар. Шуңа күрә артышның ботакларын йортка керә торган ишек башларында күрергә мөмкин. Бала бишегенең сиртмәсен дә элек артыштан ясарга тырышканнар, бу инде яңа туган баланы җен алыштырмасын өчен эшләнелгән. Күз тиюдән сакласын дип, бала башлыгына да еш кына артыш ботагы теккәннәр – себер татарлары әле дә шулай эшли. Йокы тынычлыгы өчен дә артыш ылысларыннан ясалган мендәрдә йокларга кушалар, шулай иткәндә, албасты яисә шайтан йоклаучыны борчымый икән.


Язучы Ләбиб Лерон, «Татар ядкярләре» проекты кысаларында, артыш турында сөйли. 4 гыйнвар, 2022 ел. Ф.Җәүһәрова фотосы

Борынгы заманнарда авыл көтүен, тагы да элгәрерәк – кавем көтүен, кышлыктан соң беренче тапкыр көтүгә куганда артыш таягы белән куарга тырышканнар; көтүче таягы да артыштан булса, көтүлекләргә үләт керми, маллар исән-сау була дип исәпләгәннәр. Көтүче артыш таягын, беркемгә дә бирмичә, үзендә саклаган.


Артыш ботагы төтене белән мәет озаткан йортның эчен төснәтсәң – үлем, куркып, бу йорттан китә дигән мәҗүсилектән калган ышану да яшәп килә. Мал үләте булган елларда, артыш ботакларын яндырып, абзар-кураларны әле дә төсниләр, бу инде үзенә күрә үләтне куркыту да, дезинфекция чарасы да.


Артышның магик көче моның белән генә бетми әле. Берәр төрле гарасат башланса, өй һәм каралты-кура түбәләрен җил-давыл күтәреп атмасын өчен, борынгы бабаларыбыз ишек өстендәге артыш ботагын, «Бисмилла» әйтеп, ишегалдына тотып атканнар. Имеш, җил шунда ук тынып калачак, яисә хәрәкәт юнәлешен үзгәртәчәк. Артыш ботагын күп итеп йорт кырыйларына кыстырсаң, йортны яшен сукмый дигән ышану әле дә бар.


Себер татарларында теге яисә бу йортта янгын чыкса, артыш ботаклары белән: «Алас, Алас!» – дип, шул рәвештә Ут алласын туендырып, янгынны туктата торган гамәл хәзер дә сакланган. Бездәге «ылыс» сүзенең каян килеп чыгуын инде чамалыйсыз булыр...


Мәшһүребез К.Насыйри үзенең «Хәвасе нәбатәте дәваэять», ягъни Тыйбта мөстәгъмәл нәбатат вә үләннәрнең хасыятене бәян кылур» дигән китабында (1885) артышның шифасы турында болай дип язган: «Артышның үзлеге – тирләтүче һәм сидерткеч. Ягъни тирләтер, сидекне чыгартыр һәм йөртер, сидек куыгын пакь кылыр, сидек кугы авыруларын бетерер һәм исиска (сары су) авыруына шифа бирер. Тагы сидек юлындагы һәм сидек куыгындагы ташларны ватар һәм көнаралаш килгән бизгәккә файдалы, җенси дәрткә куәт китерер. Кулланылышы: 7 мыскал артыш ботагын яки энәсен бер кадак (409,512 граммга тигез авырлык күлчәме) суда кайнатып яки чәй кебек пешереп, көн дә ике яки өч мәртәбә яртышар чынаяк эчәләр. Артыш суы белән авыз чайкасаң, теш уртларын тазартыр. Артыш җиләген сусын мае (аир) белән тимер савытта кайнатып, колакка тамызсаң, саңгыраулыкны бетерер».


Казак артышы

Артыш җиләгенә гарәпчә сөммәр-әл-гаргар диләр.


Игътибарны янә К.Насыйри язмасына юнәлтик: «...артыш агачының икенче төре бардыр, сәмихле артыш яки ладан артыш (можжевельник ладановый) дип атала. Ладан дигән хуш исле сагыз шушы артыш агачыннан әзерләнә. Артыш агачының бу төре безнең якта юк, әмма Испаниядә, Италиядә һәм башка Кавказ якларында, Әстерхан диңгезе буенда көнбатышка таба урманнарда үсә, даруга кулланылмый.


Артышның тагы бер төре казак артышы (казацкий можжевельник) аталыр, гадәти артышка охшаган. Энәле агачлар шикелле һәрвакыт яшел, буе 5 аршын кадәр була, әмма гадәти артыш кебек каты энәле түгел. Моның энәсе йомшак, чәнечкеле түгел, энәләре агачына ятып үсә. Апрель аенда чәчәк ата. Дару өчен ботак башларын кулланалар. Әмма исе авыр, тәме әче. Бу артышның үзлекләре: куәт бирүче, уятучы, кыздыручы һәм эсселек бирүчедер. Эчтәге кортларны куар, тыштагы җәрәхәтләрне әрчер, сидекне һәм күремне йөртер. Тәндәге бозык каннарны һәм сары суларны саф кылыр, ләкин куллана белеп кулланырга кирәк».


Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре» шәхси
учреждениесе (җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Фәнзилә Җәүһәрова) белән берлектә әзерләнде.


"Безнең мирас". - 2022. - №3. - 110-111 б. 

Теги: Яңалыклар Табигый ядкярләр

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру