Журнал «Безнең мирас»

Әманәт

«Пәйгамбәребез (с.г.в.) Хәйбәр бәрелешләрендә булганда бер көтүче йөзләгән сарыклары белән килде дә болай диде:
– Мин мөселман булырга телим. Бу сарыкларны да Ислам гаскәренә бирергә теләгем бар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.):
– Мөселман булырсың, безнең кардәшебез дә булырсың. Ләкин бу сарыклар кемнеке?
– Хәйбәр бистәсендәге бер бай кешенеке.
– Син көтүче вазифасын башкарасыңмы?
– Әйе.
– Алай булгач, бу маллар сиңа әманәт ителгәннәр. Әүвәл бу әманәтне алып кит. Сәхибенә тәслим ит. Соңыннан килеп безгә кушыл.
"Көтүче нәкъ Пәйгамбәребез (с.г.в.) боерганча эшләде...» – диелә бер риваятьтә.
Пәйгамбәребезнең, пәйгамбәрлек килгәнчегә кадәр шәрәфе Мөхәммәд-Әмин була. Бөтен Мәккә аңа бу исем белән эндәшеп, аңардан канәгать кала. Иң кыйммәтле әйберләрен гел аңа тәслим итәләр. Хәтта Һиҗрәт якынлашкан вакытта да
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) янында бик күп әманәтләр була. Мәдинәгә һиҗрәт итү вакыты якынлашкач, хәзрәте Галигә (с.г.в.) боларны тапшырып, ияләренә бирүен үтенә.
Әманәтне тиешле җиренә тапшыруны фазыйләт, әманәткә хыянәтне монафикълык галәмәте итеп санаган Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу мәсьәләдә шулай боера: «Әманәт әһлиятсез кешегә бирелдеме – кыямәтне көтегез».
Әманәткә тугрылык булмаган бер җәмгыятьтә кешеләр арасында төрле җайсызлыклар, ризасызлык, канәгатьсезлекләр, хаксызлыклар киң таралган булыр.
Һәр мөселман үзенә әманәт ителгәннәргә җаваплыдыр. Вөҗүдебез яки тәнебез – бер әманәттер, бала-чагаларыбыз – әманәттер, мал-байлыкларыбыз да безгә бер әманәттер.
Кешеләрнең бурыч-йөкләмәләренең саклануы өчен бирелгән әйберләр дә әманәттер.
Әманәтләргә тугрылык итүне Бөек Раббыбыз әмер иткән.
Алда әйтелгәнчә, «Ниса» сүрәсенең 58 нче аятендә:
«Сезгә әманәт ителгән малларны ияләренә кайтаруыгызны вә кешеләр арасында хөкем йөрткәндә гаделлек белән эш итүегезне Аллаһ сезгә әмер итте. Менә шулай Аллаһ сезгә гүзәл рәвештә үгет бирә. Хактыр ки, Аллаһ барысын да ишетеп, күреп тора», – диелә.
Ошбу әмерләргә оеп, әманәтләрне саклыйк, әманәткә хыянәт булмасын!

Мөхәммәт Галләм


"Безнең мирас". - 2016. - №5. - 64 б. 


Фото: pixabay

Теги: Мөхәммәт Галләм Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру