Журнал «Безнең мирас»

46 команда – 391 көрәшче

Бүген Актаныш районында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасындагы татар-башкорт милли көрәшенең юбилей турниры башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Минтимер Шәймиев кубогына оештырылып килүче турнир ике дистә ел эчендә көрәшчеләр арасында зур популярлык казануы белән дә дәрәҗәле. Анда 400гә якын спортчы катнаша.
Актаныш келәмендә бил алышыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән 46 команда – 391 көрәшче килгән. Актаныш үзе әлеге турнирга ике командасын тәкъдим итте. Алар ике көн дәвамында "Батыр" спорт комплексында җиңүчеләрне ачыклаячак.
Юбилей турнирын Актаныш районы югары әзерлектә, милли йөзебезне чагылдырган зур тантана белән башлап җибәрде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләп, әлеге турнирның Актаныш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын азсызыклады.

Тантанада Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясап, келәм батырларына көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның тәбрик сүзләрен ирештерде.
Анда Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/26/185337/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру