Журнал «Безнең мирас»

Тукайлы һәм Шәймиевлы көрәш бәйрәме

Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына көрәш турниры 26 апрельдә егерменче тапкыр яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. Республиканың район-шәһәрләреннән 46 команда – 391 көрәшче бил алышты “Батыр” спорт комплексында.
Ярышны ачу тантанасында театральләшкән тамашада актанышлыларның яшәү рәвеше, милли биюләре, җырлары һәм туган көне уңаеннан Габдулла Тукайны хөрмәтләү чагылыш тапты.
Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин үз чыгышында Татарстан көрәш федерациясе Президенты Марат Әхмәтовның тәбрикләвен ирештерде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Равил Гарифулла улына ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Егерме ел дәвамында Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына узучы көрәш турнирын югары дәрәҗәдә оештырудагы ярдәмнәре өчен Энгель Нәвап улы республика җитәкчелегенә, Татарстан көрәш федерациясенә, балаларны көрәш алымнарына өйрәтеп, ярышларда чыныктырып үстерүче тренерларга рәхмәтен белдерде. Ачылу тантанасында аларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Инсаф Фәйзрахманов көрәш федерациясе президиум рәисенең истәлек сәгате белән бүләкләнде.
Турнирларда шәкертләре югары нәтиҗәләргә ирешкән тренерлар Ильфир Әнвәров, Илһам Волков, Илдар Әхмәров Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Көрәш спортын үстерүдәге лаеклы өлешләре өчен Илназ Хәмидуллин, Азимҗан Котбетдинов, Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Кәримуллин, Рүзәл Багиров, Фарис Хуҗин да көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, дип яза Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге.
Бүген исә биредә ярышлар тәмамланды. Нәтиҗәләр мондыйрак:

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру