Журнал «Безнең мирас»

Күргәннәр, сөйләшкәннәр. 1918, июль

М.Фәйзинең көндәлекләре белән таныштыруны дәвам итәбез [1]. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган өзектә Орски һәм аның тирә-ягында булган
Гражданнар сугышы вакыйгалары, шәһәрнең камалышта калу күренеше һәм әдипнең уй-кичерешләре тасвирлана.


Башкорт ягыннан Орски өстенә 2500 кешелек башкорт отряды, Әмир Карамшин командасында бара-ята, дигән хәбәр ишетелде. Дүрткүлдән үткән казаклар, шәһәргә зыян китерми алырга тырышачакбыз, дигәннәр. Йә Алла, ичмасам шулай булса икән! Мәсьәлә зур һәлакәтсез хәл ителә күрсен инде! Ни дип теләргә дә белмим. Шушы ике көн эчендәге хафам аяктан җыгар хәлгә китерде.


Үткән атнада гына Җүнәйдә әйттереп [2] йөргән кешеләрнең башына капылт кына нинди хәлләр туды. Сарык тиресе ябынырга мәҗбүр булган байлар яхуд бай табигатьле ярлылар, үзләрен химая итә торган казаклардан да качарга мәҗбүр булалар. Бу, ай саен үзгәреп торган хәлләр, кешене нинди мөшкеллекләргә дучар итмәде? Җан саклар өчен нинди маскалар киертмәде, шуның белән никадәр гөнаһсыз җаннар тәләф [3] булмады? Хакыйкать тикшерелми. Йә Алла, хакимиятне кулларына алучыларга инсаф бир! Туры хөкем насыйп ит!


Орскида М.Фәйзи 1902-1919 елларда яшәгән йорт

8ендә төшкә кадәр кала ягыннан бернәрсә дә белә алмый интегеп тордык. Төштән соң Дүрткүлдән берәү килеп калага казакларның туп ата башлавын (калага түгел, окопка) сөйләделәр. Кичкә таба калага керә алмый кайтып килгән Сары башкортлары Җүнәйдән үтеп, сугыш барганлыкны, берничә җирдә янгын чыкканлыкны, казаклар каланы чорнап алганлыкны, тау башындагы чиркәүгә төзәп туп атуларын сөйләп, йөрәкнең җәрәхәтенә тоз сибеп киттеләр. Йә Алла, үзең сакла! Бер-берсенә хилаф хәбәрләр. Һичбер аныгын белер хәл юк. Каладагыларның хәлләрен белә алмый ут җотып эскәнҗә [4] арасында көн үтә. Төн булды исә, туп тавышы ишетелә башлый. Мәсьәлә тиз хәл ителә күрсен! Һәлакәт эчендә калганнарыбызга ярдәм бир, йә Раббым!


11ендә иртүк җиңгиләр җиләккә киттеләр. Өйдә ялгыз калдым. Сәлимгәрәй печәннән кайткач, аргы якка җиләккә киттем.


Кичкә таба Войсковойда печән чабып ятучы татарлар авылдан үтеп: өченче көн казаклар 52 тапкыр туп атып, 12сен шәһәр өстенә йибәргәнлекләрен, бер чиркәү, 5нче мәхәлләнең мәсҗеде, городской ышкул, военный ыскладларга туплар төшеп җимерелүен; шәһәргә 3 туп белән 500 большевик килеп керүен; казакларның моңарчы, йә большевикларның шәһәрдән читкә чыгуын, йә каладан тыныч халыкны чыгаруларын көтеп, катгый һөҗүм ясамау­ларын; инде чарасыздан иртәгә иртәдән алып шәһәрне тупка тота башлаячакларын хәбәр биреп киттеләр. Боларның артыннан ук печәндә яткан урыс егетләре үтеп, шул хәбәрләрне тәэкид [5] өстенә, бер тупның реальный училищега, берсенең балисад [6] алдына төшүен; каладан барып бикләнеп калган крестьяннарның бүген чыгарылуын; хатын, бала-чагаларны чыгаруга советның күнмәвен, ни күрсәк тә бергә күрәбез, диюен; шунлыктан казаклар өмидне өзеп, шәһәрне катгый тупка тота башлаячак­ларын сөйләделәр. Орловка авылыннан барып кайтучылар да шул ук куркынычлы хәбәрләрне ныгыттылар. Йә Алла!..


Соңрак шәһәрдән крестьяннар һәм карт-коры, хатын-кыз, авыруларның бүген каладан мәҗбүри чыгарылачагы таралды. Йә Раббым, йә Раббым, шулай булсын иде. Сугышчыларга инсаф, шәфкать бир! Калага бомбардировка иртәдән калмый ясалачагы хәбәре көчәйгәннән-көчәя. Ләкин кайтучылар юк әле. Каладагыларыбыз исән-сау калсыннар, дигән теләкләр телдән төшмәс. Мал, йортлар кайгысы бетте.


12сендә таң аткач та тордым. Туп тавышы булмады. Берәү дә ишетмәгән. Йә Ходаем, хәерлегә булсын! Булырга торган олуг фаҗига фәлакәтсез хәл ителсен! Йә Раббым, яхшы хәбәрләр ишеттерә күр!


Хатын, бала-чагаларны, крестьяннарны чыгару хәбәре буш булды ахры.


Туп тавышы ишетелмичә, яңадан кереп яткач, ни мөнәсәбәт беләндер, Шәһидулла, Нури, Низами кызык кына булып төшемә керделәр.


Шакир җизни, Шәрифҗан каладан кайтып зур шатлыклар туды. Йә Раббым, мең-мең шөкер! Әлегә кадәр каладагыларыбыз исән, һәлакәтләрдән имин, ди. Тагы да шундый хәбәрләр ишеттер, Ходаем! Алар белән бергә Нигъмәтуллинның хатыннары, Гобәйдуллалар, Маһира абыстайлар килделәр. Теләгән кешеләрне пропуска белән чыгаргалаганнар. Шуның белән күп кенә кешеләр чыкканнар. Безнекеләр, нишләптер, чыгасы итмәгәннәр. Аллага тапшырдык инде. Кала ягыннан өч арбалы күренгәч, үрле-кырлы сикердек. Әниләр булмавы күңелсез булса да, саулыкларын белү ниһаясез шатлык ясады. Апай күчтәнәчкә кыярлар йибәргән. Каладагы хәбәрләрнең аныгы беленде. Тупның өчесе – тау башына, берсе – икенче мәхәллә мәсҗеденең ишегалдына, берсе – поп урамына, берсе Исмәгыйль Борнаев өенең почмагына эләгеп җимереп киткән, берсе Голохвоскинның өенә эләгеп, өй эчендә ярылган. Берсе мунчага төшкән, берсе – Ташкент площадына, берсе – Печән базарына, берсе талчукка [7] төшкән. Пожар чыкмаган. Берәү үлгән, бер-ике кеше яраланган. Әниләр Бикколовларның подвалында куналар икән. Казакларның 12 тубы булып, өч яктан тупка тотарга җыеналар, ди. Орскида – 3 туп. Хәбәрләр күп, язып бетү мөмкин түгел.


15ендә иртә сәгать 2дән 8гә кадәр өзелмәстән дәһшәтле рәвештә туп тавышлары ишетелеп торды. Йә Ходай, ниләр булды, ниләр харап булды? Кемнәр югалды?... Йә Раббым, ярдәм бир! Андагыларыбыз исән-сау кала күрсеннәр!


Кичкә таба төрле хәбәрләр ишетелде. Казаклар чиккәннәр, кала юлы большевик­лар кулында, бөтен Җаек тугае үлек белән капланган, казаклар большевикларны калага куып керткәннәр. Ышаныр хәл, белер хәл юк.


Качаклар төркеме гармун белән урамга чыгып, үрге очка таба киттек. Мостафа, Мөнәвәрә Ураевлар, Хәкимҗан, Гайшә Рәхмәтуллиннар да иярде. Мостафа абзый көй уңаена кашык сугып, Шәрифҗан, Сөләйман, Әсма Һибатуллина җырлап бардылар. Аргы очта туктап, авыл егетләре, хатын-кыз да җыелып түгәрәкләндек. Шәһидулла, Гөлчәһрә, Гөлсем, Галия, Хәдичә, Сара, Сибгать абзый, Галиулла абзый­лар биеделәр. Шәһидулла, Әсма ханым, Хәкимулла, Гатиятлар җырлады. Мин так­мак әйттем. Галиулла абзый белән Сибгать абзыйның (ике картның) биюе бик кызыклы чыкты. Бирге очка кайткач, су буенда кызлар, егетләр төркеме кара-каршы җырлаштылар. Аннан урамга чыгып «римский папа», «так каравыл», фәләннәр уйнап таң атканчы йөрдек. Кеше ятып беткәч, Мөхәммәтгали Рәхмәтуллин, мин, Исмәгыйль Нигъмәтуллин, Сәлимгәрәй урамны бер-ике әйләндек. Алар да кергәч, мин бераз Чулпан йолдызына сокланып карап тордым да, кереп яттым. Менә, ка­лада дәһшәтле хәлләр барганда, кала халкы базларда төн үткәргәндә, без, оятсыз рә­вештә, әйттереп йөрдек. Алай булуны теләмәдем, вөҗданым күнмәде, ләкин иярмәү мөмкин түгел иде. Рухсыз йөрдем. Күп иярәлмәдем. Каладагыларны истән чыгармадым. Йөрешнең матур булуына бер сөям [8] дә тырышмадым. Хода гафу итсен!


19ында, пәнҗешәмбе көн Мөхәммәтгали Рәхмәтуллин белән Гатаулла Бикколов бергә 4 саба [9] кымыз җыеп, ике куй суеп, бөтен авыл халкын (картын, яшен бергә) мәҗлескә чакырдылар. Чит авылдан да берничә кеше бар иде. Кырда печәндә яткан кешеләр эшләрен ташлап бар да кайттылар. Иртә сәгать 10да мәҗлес башланып, кич 5тә тәмам булды. Бик күңелле, рухлы булды. Исерешеп беттеләр. Галиулла абзый, Сибгать абзый, Нури, Хәбибулла Садыйковлар биеде. Галиулла абзый, Гатият, Хәким, Заһит агай, Габдулла, Сөләйман, Шәрифҗан, Гомәр, Мортаза абыйлар җырлады. Мәҗлестән чыккач, авыл яшьләре бергә гармун уйнап, җырлап, кайтып урамда йөрдек.


Хәсән абзыйларга Ибраһим Ваһапов белән Никольскийның Мөхәммәтҗан Шәмсетдинов – минем Яркаештагы никрут иптәшем килеп төштеләр. Күрештем. Никрут иптәшләребез Салих, Газиз, Закирлар хакында хәбәр алдым.


Аргы якка чыгып, сыртка менеп, бер күбә төбендә утырдым. Табигатьнең шушы манзаралары, ямьле печән исләре азрак күңелемне ача.


25ендә, 22сендә каладан чыккан Закир күрше янына, Бикколовлар куышына барып каладагыларны сораштым. Безнекеләрне особый күреп, сәламнәрен, йомышларын алып килгән. Үзләре сау, хәзергә кадәр бәлаләрдән имин, дип куандырды. Йә Раббым, тагы шундый яхшы хәбәрләр ишеттер! Военный ысклад тәмам җанып беткән (туп төшеп). Бикколов кибетенең түбәсенә туп төшсә дә, зыян булмаган, янгын чыкмаган. (Бу безнең өйләргә якын.) Һәркем өй эчендәге бөтен нәрсәне бушатып, подвалларга тутырып бетергән... Әй Ходаем, һәркайсыбызны сугыш бәлаләреннән, авыру, сырхаулардан саклый күр!


26сында бер арба йөк белән Шәрифҗан кайтып килде. Кичә чыктыгы хәлдә, өстәп штабка алып китеп, нәрсәләрен тентеп, чәй-шикәр, акча кебек бәгъзе нәрсәләрен алып калып, йибәргәннәр. Иң беренче каладагыларыбыз саулар, ди. Бик куандым. Һаман шулай күңелле хәбәрләр ишетүне Ходайдан теләдем, шөкер иттем. Барчабызга саулык бир, бәлаләрдән хәляс ит [10], дип ялвардым. Большевиклар кала байларын хәбес итеп [11], өч миллион акча түләргә 4 сәгать вакыт куйганнар. Ире юк хатыннарны да япканнар. Шул мөддәт [12] эчендә билгеләнгән акчаны табып китермәсәләр, атылачакларын игълан иткәннәр. Большевикларда көч күп, наступление башламакчы булалар, имеш. Бер отрядның начальнигы Йосыф Фәхретдинов миңа сәлам әйткән.


Кичкә таба аръякка, печән чапкан җиргә барып йөрдем. Сибәләп кенә җаңгыр җавып китте. Качак яшьләр төркеме тауларга баралар, кич таңга кадәр урамда уйнап утыралар. Мин катышмыйм, ялгыз башыма кырларга китеп йөрим. Күңелем дә бармый, андый ишле төркемне күңелем дә үз күрми. Бигрәк тә кызларга лакей булып йөрүне сөймим. Рәхмәтуллиннарның кымыз мәҗлесендә шәһәрнекеләрне ташлап, авыл балалары белән китүем аркасында, калалар белән үпкәләшеп тә алдык. Юкны бар итәр хәл юк, илтифатым бик сатхи [13]  сезгә, былбылларым!


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.


_______________________________________


1. Көндәлекләрнең бер өлеше журналыбызның 2017 елгы 1-3 саннарында басылып чыкты. Анда әдипнең Малмыж өязенә сәяхәте тасвирлана. Басылган текстлар белән www.beznenmiras.ru сайтыннан таныша аласыз.


2. Әйттереп – җырлап, биеп.


3. Тәләф – һәлак.


4. Эскәнҗә – эшкәртелә торган предметны кыса торган җайланма, пресс.


5. Тәэкид – раслау, куәтләү.


6. Балисад – полисадник.


7. Талчук – иске-москы әйберләр сатыла торган базар.


8. Сөям – аршынның чирегенә тигез үлчәү берәмлеге – 0,18 м.


9. Саба – тире яки күннән кечкенә капчыкка охшатып эшләгән савыт, турсык.


10. Хәляс ит – коткар, азат ит.


11. Хәбес итеп – кулга алып.


12. Мөддәт – ара, вакыт.


13. Сатхи – беркатлы, сай.

Теги: Мирхәйдәр Фәйзи Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру