Журнал «Безнең мирас»

12 еллык татар җәнлек календаре

Хәзерге Монголия җирләрендә сакланучы VIII нче йөз мәңгеташларына тукытылган (тукып, чүкеп язылган) рун язулы истәлекләрдә урын алган календарь атамаларының (җанвар исемнәренең), хәтта тулаем календарь системасының бүгенге татар телендә үзгәрешсез кулланыла килүе – сок­лангыч һәм тирән мәгънәле факт. Чөнки теге яисә бу белем системасының бер телдә тулысынча сакланып калуы башка шундый системаларның да әлеге телдә үзгәрешсез сакланып кала алу ихтималы булуын белдерә. Менәрчә ел давамында китап­лы булган халкыбыз теленең борынгы төрки (552-745), ойгор (745-840), сөн (б.э. к.1200-б.э.170) язма чыганакларын һәм культурасын өйрәнүдә бердәнбер ышанычлы чыганак икәнлеге күренә.


Монголиядәге рун язулы мәңгеташ янында. 2008 ел, август

Атаклы  галимнәр Томсен белән Радлов рун язулы төрки истәлекләрне 1894 елда дешифровка ясап укый башлый. Мәкаләбезнең тикшерү үзәгендә торган «Азнакай календаре» (табылган урыны буенча шулай атыйк) кебек татар язмалары исә бу табыштан егерме ел тирәсе алданрак язылган булуга карамастан, галимнәр, ни сәбәптәндер, бүгенге көнгәчә мондый татар мирасын күрмәмешкә салыша, аны чагыштырып өйрәнми. Чит илләрдә узган төрле конференцияләрдә чыгыш ясаганда мин моңа тәмам инандым.


Татар укучысына исә үз мирасы кадерлерәк булыр дип ышанасы килә.


Кайбер ташъязма һәм кулъязма истәлекләрдә ел атамалары


Татар эпиграфикасында 12 еллык календарьның күпчелек җанвар атамасы да табылды (түбәндә үрнәкләре китерелә). Кулъязмаларда алар тулысынча сакланган. Байтагын галим М.И.Әхмәтҗанов табып, укып, хәзерге имлада бастырып чыгарды.


Үрнәкләр: һиҗри 1059 (милади 1649) ел – «Сычқан йылы» һәм «Сығыр йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 36-37], 1062 (1652) ел – «Ләw йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 36-37], [АхзКШ, 203-205], 1069 (1658-1659) ел – «Дунгоз йылы» [АхзОЛТЭ, 76, ӘхмәтҗановТКК, 148, Әхҗ-2011-ТТ, 88], 1086 (1675-1676) ел – «Сычқан йылы» [Әхҗ-2011-ТТ], 1677-1678 еллар – «Йылқы йылы» [АхзОЛТЭ, 76, ӘхмәтҗановТКК, 148; Әхҗ-2011-ТТ, 91], 1679-1680 еллар – «Таwық йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 93], 1688-1689 еллар – «Йылан йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 108], 1689 ел – «Қуй йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 68], 1692 ел – «Сығыр йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 114], 1736 ел – «Таwышқан йылы» [Әхҗ-2011-ТТ, 177, 258].


Эпиграфикада татар телле уникееллык календарь куллану беренче мәртәбә 731 елгы Күлтигән (Күлтәгиннең дөрес язылышы шулай. – В.Ә.) каберташында табылган. Төркиләр тар-мар ителгәннән соң, 745 елда ойгор каһанлыгы оеша. Анда кулланылган календарь терминнары хәзерге татар теленә якын.


734 елгы ташта Эт елы турында мәгълүмат бар – «ыт (эт. – В.Ә.) йылқа оча барды»; 731 елгы  Култигән ташта – «қуй йылқа йите йегермекә очды, тукызынчы ай йите утызка йуг иртертемез», «бечин йылқа йитенч ай йите утызка куп алкадымыз» [Orkun, 52]. Татар кулъязма китапларында бу терминнар барысы да комплекcлы сак­ланган. 1876 һәм 1902 елларны белдергән «бечин йылы» «Азнакай календаре»на да урнашкан ([ИЯЛИХ-39-5165].


«Азнакай календаре». XIX йөз уртасы. Күчермәнең аскы уң ягында – В.Әхмәтов искәрмәләре

Җучы империясе татар ханлыкларының рәсми документларында вакыт бары тик татар календарь терминнары белән даталана. Бу күренеш металл өстенә төшерелгән эпиграфикада да, тәңкәләрдә дә кулланылган, дип фаразларга нигез бар. Татар иле җимерелү чорына кергәндә генә документ даталары гарәп телле мөселман календарь атамаларына алышына башлый. Татар кулъязмаларында, әйтик, 1680 елларда язылган «Дәфтәре Чыңгызнамә», Кадыргали Җалаиринең (1535-1607) 1602 елдагы «Җәмигъ­­ әт-Тәwәрих», Шиһабетдин Мәрҗанинең 1897-1900 елларда басылган «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» кебек хезмәтләрендә дә татар календарь терминнарын байтак очратып була.


«Дәфтәре Чыңгызнамә» җыентыгыннан кайбер үрнәкләр: «...ул кыргындыйн соң урыс ханы Казанны биләде, ул wақытда тарих туқоз йөз алтмыш бердә (1552) ирде Казан wилайатын кәфер урыс йәкшәнбә көн алды ирде сычқан йылында ирде...» [Ivanich M. 2002, 91]. Тагын бер саллы үрнәк: «...Әм(м)а Йәдегәр хан заманында тарих туқоз йөз илле йитедә (1550) көн тотолды. Андыйн соң Шыгалы хан, андыйн соң кәфер урыс (Казанны) алды... Андыйн соң тарих мең дә ун да йитедә (1609) ирде кенәз Митри яғы булды (1609), таwоқ йылы ирде. Андыйн соң тарих мең дә йегерме түртдә ирде Җаналы яғы булды (1613), таwышқан йылы ирде; андыйн соң тарих мең дә илледә ирде Иркә чирүwе булды (1643), йылан йылы ирде; андыйн соң тарих мең дә илле өчдә ирде кенәз Михайла хан булды (1645), қуй йылы ирде; андыйн соң тарих мең дә алтмыш биш дә үләт булды (1655), йылкы йылы ирде; андыйн соң тарих меңдә йитмеш бердә ирде башқорт урыс берлән яғы булды (1661), барыс йылы ирде; андыйн соң тарих мең дә йитмеш туқозда ирде эт йылы ирде пәлид қазақ (урос берлә) йағы булды (1669); тарих мең дә сиксән туқозда мечин йылы ирде, һаwада асманда бер йақты өлкән йолдоз пәйдә булды (1678. – В.Ә.), көндин-көн йақтолыгы артды, тәмәм қырық көнгәчә торды, көн инеше (көнбатыш) тарафындыйн туғоп, көнчығошы тарафыга китәр ирде, төрлег төслө йолдоз ирде, күкле, яшелле, қызыллы ирде. Күргән әдәмиләр таң ғаҗәйепкә қалып, бу нә төрлөк нишандор (билгедер) тийеп әйтеп йығлашор ирделәр. Барча җиһан халқы, оло-кече, кәфер-мөэмин бу йолдозны әшекәрә (анык) күрделәр, мечин (бечин) йылы ирде...» [Ivanich M. 2002, 92].


731, 734 елгы Күлтигән һәм Белгә каган истәлегенә куелган мәңгеташлар да бүгенге татар календаре терминнары белән даталанган: «Күлтигән қуй йылқа йите йегермекә очды... Барақын бидәзен ташын бечин йылқа йите утызқа қоп алқадымыз...»


Онгиндагы Илтырыш (Гудулу-Котло) каһанга куелган булырга тиешле ташбилгедә: «...Көнтуғысықыңа кисрә көнбатысықыңа... Йите Ирән йағы булмыш қаңым (хан атам. – В.Ә.) Баға Тәңрекин анда йорымыш, эшег көчөн бирмеш... Туқоз уғоз тәг йағы ирмеш... Тәңре қан (Котлы?) лүй йылқа (692 ел?) йитенч ай... қаганымда(н) адырылу бардыңыз (каган үлде)». Күлечурга багышланган урында: «Күлечур йите йашына... Қарлоқ йағытоқда Тәздә сөңөшдөкдә... санча ыдып...»


Ойгор каһанлыгы (745-840) чоры рун язуында: «...Барс йылқа Чик (халыкына. – В.Ә.) тапа йорыдым, икенте ай түрт йегермекә Кәмдә (Енисей) туқыдым (сугыштым. – В.Ә.), ул йыл... ул йыл көзөн элгәрү йорыдым татарығ (татарны. – В.Ә.) айтдым, Табышған йыл...»


«Азнакай календаре» терминнарының төрле  тарихи язу һәм сөйләм телләрендә сакланышы


Үрнәк итеп китерелгән «Азнакай календаре» [ИЯЛИХ-39-5163] һәм шуңа охшаш башка татар кулъязма календарьларында [39-2337, 39-516] терминнар орфографиясе бер үк, кайбер кечкенә булса да әһәмиятле аермалыклар да очрый: әйтик, «бечин», «печин», «мечин» һ.б.


«Азнакай календаре» транслитерациясе: «Сычқан йылы: 1876, 1888, 1900; Сығыр йылы: 1877, 1889, 1901; Барыс йылы: 1878, 1890, 1902; Таwышқан йылы: 1879, 1891; Ләw йылы: 1880, 1892; Йылан йылы: 1881, 1893; Йылқы йылы: 1882, 1894; Қуй йылы: 1883, 1895; Печин йылы: 1884, 1896; Таwық йылы: 1885, 1897; Эт йылы: 1886, 1898; Дуңыз йылы: 1887, 1899.»


Кәгазьдәге татар язуында: 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Сығыр йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Таwышқан йылы; 5 нче: Ләw йылы, Лү йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йылқы йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: Бечин йылы, Печин йылы, Мечин йылы; 10 нчы: Таwоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Дуңоз йылы;


Таштагы татар (эпиграфик) язуыда: 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Сығыр йылы; 3 нче: --- йылы; 4 нче: Таwышқан йылы; 5 нче: Ләw йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йылқы йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: --- йылы; 10 нчы: Таwық йылы; 11 нче: --- йылы; 12 нче: Дунгоз йылы;


Таштагы төрки (эпиграфик) рун1 язуында (552-745): 1 нче: (?Сычқан, ?Күсгө) йылы; 2 нче: (?Ингәк, ?Боқa) йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Табышған йылы; 5 нче: Ләw йылы, Лүй йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йылқы йыл, (?Ат, ?Йон(а)т) йылы; 8 нче: Қунй йылы; 9 нчы: Бечин йылы, Печин йылы; 10 нчы: (?Тақығо) йылы; 11 нче: Ыт йылы; 12 нче: Лағзын йылы, Лақзын йылы, (?Туңоз);


Таштагы ойғор (эпиграфик) рун язуында (745-840): 1 нче: Күсгө йылы; 2 нче: (?Ингәк, ?Боқa) йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Табышған йылы; 5 нче: (?Ләw) йылы, Оло йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йылқы йыл, (?Ат, ?Йонт) йылы; 8 нче: Қунй йылы; 9 нчы: Бечин йылы; 10 нчы: Тақығо йылы; 11 нче: Ыт йылы; 12 нче: Лағзын йылы (?Туңоз);


Бируни2 (973-1048) 1: 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Од йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Тафышхан йылы; 5 нче: Ләw йылы, (Лү) йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йонт йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: Бечин йылы; 10 нчы: Тағоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Туңоз йылы; (тагы бер кулъязма чыганакта BM 10-11 берлә DS 234: 4 нче: таwышхан, 10 нчы: тақоқ);


Кашгарлы Мәхмүд3 (1074): 1 нче: Сычған йылы [МК 1, 345]; 2 нче: Од йылы; 3 нче:Барыс йылы; 4 нче: Таwышған йылы; 5 нче: нәк йылы, Ләw йылы (Лү); 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йонд йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: Бечин йылы (?Печин йылы); 10 нчы: Тақағо  йылы; 11 нче: Ыт  йылы; 12 нче: Туңоз йылы [МК 1, 346];


Брахми язудагы татар (1277/1278 елгы): 1 нче: сычқан йылы (ойгорныкы булса, Күскө аталыр иде. Язуда «Сычкам»); 2 нче: От йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Т(а)wышқан йылы (Язуда «Тwышкам»); 5 нче: Лү йылы; 6 нчы: Й(ы)лан йылы (Язуда «Йлам»); 7 нче: Йонт йылы; 8 нче: Қуйн йылы; 9 нчы: П(е)чин йылы (Бичен кебек булса И беренче иҗектә язылыр иде, димәк татар транскрипциясы миндә дөрес. Язуда «Пчем»); 10 нчы: Т(а)қығо йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Т(у)ңоз йылы;


Илхан Ираны (15 йөз): 1 нче: Күскө йылы; 2 нче: От йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Таwышқан йылы; 5 нче: Ләw йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йонд йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: Беҗин йылы; 10 нчы: Дақоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Туңоз йылы;


Унгот (ак татар) ташка язуда 12 йөз: 1 нче: Күсгө йылы; 2 нче: --- йылы; 3 нче: --- йылы; 4 нче: Таwышқан йылы; 5 нче: Лүw йылы; 6 нчы: --- йылы; 7 нче: --- йылы; 8 нче: --- йылы; 9 нчы: Бечин йылы; 10 нчы: Тақығу йылы; 11 нче: --- йылы; 12 нче: (?Туңоз) йылы;


Чагатай несториан христианнары (12-14 йөз): 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Од йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Табышқан йылы; 5 нче: Ләw йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йонт йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: Бечин йылы; 10 нчы: Тақоқо йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Туңғоз йылы;


Мисыр татары (14 йөз): 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Сығыр йылы; 3 нче: Парс йылы, қаплан йылы (барыс), ыслан йылы, (а)слан; 4 нче: Таwышған йылы; 5 нче: Балыг йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Ат йылы; 8 нче: Қуйын йылы; 9 нчы: Бечин йылы; 10 нчы: Тақоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Дунгоз йылы;


Абулгазы (Үргәнеч татары) (1640 ел): 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Сығыр йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Қуйан йылы; 5 нче: Ләw йылы, Балыг йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йылқы йылы, Ат йылы; 8 нче: Қуй йылы; 9 нчы: Бечин йылы; 10 нчы: Таwоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Туңоз йылы;


Идел-Урал татары (20 йөз): 1 нче: Тычқан йылы, Чычқан йылы; 2 нче: Сыйыр йылы (Инә); 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Таwышқан йылы (Қуйан йылы); 5 нче: Ләw йылы (аҗдаһа), Балық йылы; 6 нчы: Йылан йылы; 7 нче: Йылқы йылы, Ат йылы; 8 нче: Қуй йылы, сарық йылы; 9 нчы: Бечин йылы, мечин йылы, печин йылы, (маймул); 10 нчы: Таwоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Туңоз йылы, чучқа йылы;


Болгария кырым татары (20 йөз): 1 нче: Шышқан йылы, Шышан йылы; 2 нче: Сығыр йылы, сыйыр йылы; 3 нче: Барыс йылы; 4 нче: Таwшан йылы, қойан йылы; 5 нче: Улуw йылы, балық йылы, бақа йылы; 6 нчы: Җылан йылы; 7 нче: Җылқы йылы; 8 нче: Қой йылы; 9 нчы: Мешен йылы; 10 нчы: Таwоқ йылы; 11 нче: Ийт йылы; 12 нче: Доныс(з) йылы, домус(з) йылы;


Казах (20 йөз): 1 нче: Тышқан жылы; 2 нче: Сыйыр жылы; 3 нче: Барыс жылы; 4 нче: Қойан жылы; 5 нче: Олу жылы (аждаһа); 6 нчы: Жылан жылы; 7 нче: Жылқы жылы (Ат); 8 нче: Қой жылы; 9 нчы: Мйешен жылы (маймул); 10 нчы: Таwық жылы; 11 нче: Эйт жылы; 12 нче: Доңуз жылы (шошқа);


Ойғор (20 йөз): 1 нче: Тычқан йылы; 2 нче: Кәлә йылы; 3 нче: Барс йылы; 4 нче: Тошқан йылы; 5 нче: Олу йылы; 6 нчы: Илан йылы; 7 нче: Ат йылы; 8 нче: Қой йылы; 9 нчы: Мичин йылы, мәймүн йылы; 10 нчы: Тоқа йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Дөңүз йылы;


Таранчы кәгазь язуында (19 йөз): 1 нче: Сычқан йылы; 2 нче: Уй йылы (кәлә); 3 нче: Барс йылы; 4 нче: Таwышқан йылы; 5 нче: Балық йылы; 6 нчы: Илан йылы; 7 нче: Ат йылы; 8 нче: Қой йылы; 9 нчы: Мәймүн йылы; 10 нчы: Таwоқ йылы; 11 нче: Эт йылы; 12 нче: Тоңуз йылы;


Төркия төркисе (20 йөз): 1 нче: Фаре йылы; 2 нче: Сыыр йылы (инек), өкүз йылы; 3 нче: Парс йылы; 4 нче: Тавшан йылы; 5 нче: тимсах йылы (крокодил), Эждер (ләү) йылы; 6 нчы: Илан йылы; 7 нче: Ат йылы; 8 нче: Қойун йылы; 9 нчы: Маймун йылы; 10 нчы: Тавуқ йылы; 11 нче: Көпек йылы; 12 нче: Донуз, домуз йылы;


Болгария, Дунай болгарлары (866 ел): 1 нче: Сомор (йылы); 2 нче: Шегор (йылы), Сигор (йылы); 3 нче: Вер (йылы); 4 нче: Довшон (йылы); 5 нче: Дилом (йылы); 6 нчы: Дилан (йылы); 7 нче: Морен (йылы); 8 нче: Текучитем (йылы); 9 нчы: Кучин (йылы); 10 нчы: Тох (йылы); 11 нче: Этх (йылы); 12 нче: Доқс (йылы);


Берничә мең ел кичкән татар 12 еллык календарендагы еллар (җанварлар) атамасының барлык төрки халыклар өчен охшаш булуына карамастан, ул атамаларның VIII гасырдан бирле билгеле булып, бары тик татар халкында гына бүгенге көнгә тикле үзгәрешсез диярлек саклануы ачыкланды. Бу борынгы истәлекләрне өйрәнүдә татар теле нең һәм татар культурасының рун язуларына ачкыч булуын дәлилләде.


Татар календаре буенча киләсе Яңа – Сары Эт елы (2018 нче ел февраль ае 16 нчы көндә башлана  һәм 2019 нчы февраль ае 4 нче көндә бетә) котлы булсын!


______________________________________


1 Җәя эчендәге терминнар рун язулы истәлекләрдә булырга тиеш дип фараз кылып язылган. Рун язуына карамаган тарихи язу һәм сөйләм телләрендә календарь термины булмаган синоним атамалар бирелә.


2 Урта гасыр төрки галиме Әбү Рәйхан Мөхәммәд ибн Әхмәд Әл-Бируни (973-1048).


3 Урта гасыр төрки галиме Мәхмүд ибн Әл-Хөсәен ибн Мөхәммәд Әл-Кашгарый (1074 елгы сүзлек авторы).

Теги: Венер Әхмәтов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру