Журнал «Безнең мирас»

Зур әтием

Мин кем? Ата-бабаларым нинди нәселдән? Тамырларым кая барып тоташа?Әнә шул сорауларга җавап эзләгән кеше,мөгаен моңарчы һич кирәге булмаган саргаеп беткән иске кәгазьләрне,инде таушала башлаган фотоларны актарырга керешәдер.Инде ихтыяр көче җитеп ,эзләнүләрне алга таба дәвам итсә,матди мөмкинлекләр табып,архивларда да казына алса,үзенең нәсел шәҗәрәсе буенча әллә никадәр кызыклы да,гыйбрәтле дә мәгълүматлар күреп таң каладыр.
Бәхеткә каршы, бу сорауларга җавап табу минем өчен авыр булмады. Мин яхшы хәтерлим, Зур әтием ниндидер кәгазьләрне ябыштырып зал идәненә җәйде дә, нәрсәдер ясый башлады. Мин “Зур әти, рәсемне нигә идәнгә тезләнеп ясыйсың? “ – дип сорыйм. Ә ул: “Кызым, бик серле агач ясыйм, ул “үсеп” җиткәч, иң очында әлегә сез булырсыз”- ди. Шулай итеп, идәндәге ул кәгазьләр кыш буе яттылар, агачның ботаклары киңәя, яфраклары күбәя барды һәм һәр яфракның исеме дә языла барды. “Бу агач – нәсел агачы, ягъни шәҗәрә, дип атала. Сез аны яхшы белергә, үстерә барырга, үз балаларыгызга, оныкларыгызга тапшырырга тиеш буласыз,”- диде Зур әтием.
Нәсел башы Җәгъфәр бабабыз гомер буе Чистай өязе Исләй авылында яшьтән алып гомеренең соңгы көненә кадәр муллалык иткән. Аннары аның эшен оныгы Рахматулла дәвам иткән. Ә Рахматулла бабамның улы Мөхәммәтхан Иске Чишмә өязе Колмакчы авылына мулла итеп билгеләнә. Менә шушы хөрмәтле, заманына күрә бик белемле, гаять киң күңелле, туган җанлы( бу гаҗәеп сыйфат буыннан буынга күчеп, бүгенге туганнарда да саклана) Мөхәммәтхан мулла гаиләсендә булачак атаклы укытучылар Камил(1897) белэн Мирзасалих(1903) Рахматуллиннар туа. Башлангыч белемне әтиләре бирә, ә аннары алар бер-бер артлы Мамадыш өязе, Кече Сөн мәдрәсәсен тәмамлыйлар һәм укытучылык эшенә керешәләр. Чистай, Аксубай, Иске Чишмә, Каргалы (соңрак Кызыл Армия районы) өязләренең бик күп авылларында авырлыкларны һәм каршылыкларны, куркыту-янауларны җиңә-җиңә, армый-талмый эшлиләр алар. Ниһаятъ, 1930 нчы елларда Камил абый гаиләсе белән Кызыл Армия районы Шахмай авылында төпләнә һәм пенсиягә чыкканчы мәктәп директоры булып эшли.
Яшь буынны укыту-тәрбияләү өлкәсендә армый-талмый эшләве һәм бу юлда ирешкән уңышлары өчен бирелгән бүләкләре күп, шуларның иң олысы – Ленин ордены һәм “Хезмәттәге батырлык өчен” медале.
Камил абыйның улы Шәүкәт Рәмәтуллин 1925 нче елның 15 нче маенда туган.1942 елда урта мәктәпне тәмамлап, Шахмай җидееллык мәктәбенә эшкә кайта.Ә 1943 нче елның январендә сугышка китә.Аңа әле 18 дә тулмаган була.Шәүкәт абый 1944 нче елның июлендә - 3 нче Украина фронтының 7 нче артдивизиясендә, аннары Карелия фронтында сугышкан. Көчле бәрелешләрнең берсендә ул каты яралана,һэм Мурманск өлкәсе Кандалакша шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. Аның госпитальдә ятканда үзен дәвалаган шәфкать туташына багышлап язган шигыре дә сакланган.
“Аккынам” дип атала ул. Анда шундый юллар бар:
“Буй-сыныңа карап,хәйран калам –
Кайда туып-үстең,аккынам?!
Бөек илем һәм син гөлем өчен
Соңгы сугышларга мин барам!”
Әйе,соңгы сугышлар,чөнки безнекеләр инде – Польша җирендә. 1945 нче елның январь аенда Совет гаскәрләре,150 км ара үтеп,Польша җиренә аяк басалар.1945 нче елның март аенда Германиянең Померания өлкәсе,Данциг шәһәре тирәсендә канкойгыч сугышлар башлана. Шунда күрсәткән батырлыклары өчен Шәүкәт Рәхмәтуллин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
“Кадерлеләрем,әти,әни! Бүген сездән хат алдым. Сезнең сәламәтлегегез дошманны тагын да катырак кыйнарга,тар-мар итәргә рухландыра.Бу хатымны мин немец территориясеннән язам.Без хәзер Данциг шәһәреннән ерак түгел җирдә немецны кыйнап,бетереп киләбезюМинем өчен кайгырмагыз.Җиңү белән кайтуыбызны көтегез!Гвардейский кайнар сәлам белән,улыгыз Шәүкәт.13 март,1945 нче ел.”
1945 нче елның 20 мартында Померания өлкәсенең Ряда станциясе өчен барган утлы атака вакытында Шахмай авылы егете Шәүкәт Рәхмәтуллин һәлак була.
Аның бу һөҗүм алдыннан,13 март көнне язган соңгы хатын һәм фоторәсемен әти-әнисе 20 апрельдә ала.Ә 8 май көнне,Җиңү алдыннан,аның кайгы кәгазе килә.
Кайтырыма бер ай калганда
Дошман тубы өзде гомерне
Кичерегез, газиз туганнарым
Әйталмадым соңгы гозерне.

 Минһаҗева Алсу Фәнис кызы, Чистай шәһәреннән.

Теги: Алсу Минһаҗева Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру