Журнал «Безнең мирас»

Владимир авылы тыл ветераннары

Владимир авылында бүгенге көндә 14 тыл ветераны яши. Шуларның иң яшенә -83, ә өлкәненә 90 яшь. Менә аларның тулы исемлеге:
1. Сапурина Мария Андреевна
2. Ибушева Мария Антоновна
3. Юзеева Авдотия Алексеевна
4. Новикова Екатерина Григорьевна
5. Тупаева Мария Ивановна
6. Абдряшева Евдокия Васильевна
7. Захарова Мария Ивановна
8. Биктяшева Мария Даниловна
9. Чемкина Мария Кирилловна
10. Константинова Анна Григорьевна
11. Тупаева Ольга Ивановна
12. Чернова Мария Ивановна
13. Бахрова Мария Степанова
14. Краснов Василий Иванович
Сезнең игътибарыгызга берничә тыл ветеранының истәлеген тәкъдим итәм.

Захарова Мария Ивановна истәлекләреннән


Мин , Захарова Мария Ивановна, 1931нче елның 18 нче гыйнварында Владимир авылында туганмын. Балачагым дәһшәтле сугыш елларына туры килде. Әле дә хәтерлим: идән-сәке юа идем, әти кайтты. “Балалар илгә зур бәла килде, әниегезне алып кайтам әле”,- дип чыгып китте. Әтәч ашы пешердек. Әти аны ашарга гына өлгермәде. Безне, 4 кызын һәм әниебезне, калдырып фронтка киттеп барды. Кечкенәбез бары туып кына калды. Бик акыллы иде, гаҗәеп матур, олпат гәүдәле иде ул. Шул акыллы, гадел булганы өчен аны предсеталь итеп сайлап куйганнар иде. Бары өч кенә ай эшләргә өлгерде. Әй, син сугыш, сугыш! Никадәр афәт китердең син илгә.
Әтинең фронттан бары бер хаты гына килде. Аннан соң хәбәрсез югалуы турында хат алдык. Иң олы бала булганлыктан, сугышның барлык авырлыгын уз җилкәмдә татырга туры килде миңа. Олыларга ияреп басуга чүп утарга йөрдем. Моның өчен безгә бер стакан он бирәләр иде. Шул онны суга туглап, 4 балага аш пешерә иде әни. Менә шулай башланып китте минем хезмәт юлым.
Сугыш елларында гына түгел, аннан соңгы елларда да авырлыгы җитәрлек булды. Таза ирләр генә башкара ала торган эшләргә җибәрәләр иде. Үгез дә җиктек, урманын да кистек. Ачы суыгы үзәккә үтте. Өскә җылы кием, аякка кияргә итек юк. Шуңа күрә күп вакытта җылыну өчен җәяү кайта идек. Өйгә кайткач, рәхәтләнеп ашарга ризыгы да юк бит әле аның. Җәй көннәрендә кырда кунып эшләдек: чәчтек, урак урдык, көлтә бәйләдек, чабагачлар белән ашлык суктык, саламны, печәнне эскертләргә өйдек. Ул вакытта күргәннәрне, баштан үткәннәрне язып та, сөйләп тә, бетерерлек түгел. Ил белән халык иза чиктек: авырлыгына да, ачлыгына да, югалтуларга да түздек. Аллаһы саклады, ачлыктан да, салкыннан да үлмәдек. Балтырган көпшәсен, яфрагын турап аш пешерә иде әни. Шуна бер-ике кашык он бутап ашагач, тамак туеп, тагын эшкә йөгерә идек. Әниләр бездән берничә чакрым ераклыкта булган авылларга орлык алып кайтырга бара иде. Без өлкәнрәк кыз туганнарым белән басуда эшлибез. Кечкенә сеңлем ничек үскәндер? Искә төшкән саен, шул турыда уйлыйм.
Ирем Николай белән 5 бала тәрбияләп үстердек. 3 баламны җирләдем. Сугыш афәте, аның газаплары өстенә бала хәсрәте дә өстәлде. Ходай сабырлык бирсен инде. Авырлыкларга бирешми торган, ныклы буын булдык без!
Бүгенге яшәешебезгә шөкер итеп кенә торырлык. Ил-көнебез тыныч булсын!

Тупаева Ольга Ивановна истәлекләреннән


Мин 1932 елның 29 маенда туганмын. “Сугыш башланган вакытта миңа 9 яшь иде”,- дип искә ала Ольга әби ул вакытларны. Без әти-әнигә 6 бала. Иң олы дәдәбез - Бахров Николай Иванович (1919 елда туган) - сугыш чыкканда, армия сафларында хезмәт итә иде, шуңа күрә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алынды. Озак та үтмәде дәдәйнең вафат булуын белдергән “кара кәгазь» килде . Башта шундый язу алдык, соңыннан дәдәйнең Харьков шәһәре янында җирләнгәнен әйтеп, бер иптәше хат язды.
Сугыш вакытын да, сугыштан соңгы вакытларны да бер дә искә аласым килми. Ачлык-ялангачлык, шуларга өстәп ягарга утын, кияргә кием булмау үзәкләргә үткән. Мәктәптә дә 4 нче класска кадәр генә укый алдым. Кияргә кием булмагач, укуны дәвам итә алмадым.
Ни сәбәпледер, әтине сугыш башлануга ук чакырмадылар, ул фронтка 1943 нче елда гына китте. Сугышка керүгә пленга төшеп, дөньялар тынычланып 5 ел узгач кына кайтты. Аларны азат итсәләр дә, туган илләренә кайтармый торганнар икән. Гаепсезлекләре ачыклангач, бүләкләр белән кайтардылар. “Дон суында кеше чебен урынына акты”,- дип сөйли торган
иде әти.
Әни эвакуация белән китерелгән детдом балаларына ипи пешерде. Шуннан алып кайта алганда берәр уч он алып кайта иде. Шул онны салып пешергән кычыткан ашының тәме әле хәзер дә авызымда тора. Ә без түти белән (Бахрова Евдокия Ивановна, 1828 елда туган) шул ипине пешерү өчен урманнан утын ташыдык. Яз-көз, кыш-җәй дип тормадык, басу эшләре вакытында утынга төнлә бара идек. Яшьрәк вакытта утауга йөрдек, ә үсә төшкәч, фермада эшли башлагач, атлы машина урганны көлтәләдек. Басу эшләре вакытында сөтле кешеләр сөт алып киләләр, ә без качып башак уабыз да, шул сөткә салып ботка пешерәбез. Беребез бригадир, председатель килгәнне сагалап тора.
Яшь җитмәгән килеш урман кисүгә җибәрделәр. Тарас поселогында баракта яшәп бетләп кайтып кердек өйләргә. Үзебезнең икмәкне күтәреп Бондовкага ташыдык, ә аннан симәнә күтәреп кайта идек. Күтәреп барган икмәкне чи дип алмыйлар, аны киптерү өчен сушилкага Иделнең аргы ягыннан утын әзерләп алып тапшырасы, шуннан соң гына симәнә салынган капчыкларны я чанага, я җилкәгә салып кайтырга чыгабыз.
Әни бик елгыр булды. Кайда барсам да юлга киндер орлыгыннан төелгән, әвәләп шарчыклар формасына китерелгән ризыкны тыгып җибәрә иде. Киндер мае, кычыткан, бәрәңге крахмаллары алып калгандыр инде безне ачлыктан. Алла бабайга шуларны күп итеп үстергәне өчен, әнигә безне шуларны әзерләп ашатканы өчен бүген дә рәхмәт укыйм.

Чемкина Мария Кирилловна(Анисимова) истәлекләреннән


Мин, Чемкина Мария Кирилловна(Анисимова), 1927 нче елның 28 нче январенда Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында туганмын. Минем яшь вакытларым бик авыр чорга туры килде. Башлангыч мәктәптә 4 ел укыдым. Атнага ике генә көн барган вакытларым күп булды, гаиләдә олы бала булгач, кече эне-сеңелләремне карау минем өстә булды. Әниләр иртүк эшкә китә, эшләгән көннәренә хезмәт хакына - икмәк бирәләр, ә эшкә чыкмасалар - юк. Ашарга булмагач, 2 нче класста укыган вакытта ук олы хатыннар белән әнигә ияреп басуга борчак йолкырга бара идем. Бервакыт җыелышта мине бик тырыш бала, өлкәннәр кебек эшли,- дип мактаганнар. Әнием шуңа сөенеп, эштән кайткач мине мактап, яратып утырганын бүгенгәчә хәтерлим. Кечкенә булуыма карамастан, бала чактан эшкә кушалар иде. Мин бер эшкә дә каршы килмәдем, эшләдем, тырыш идем. Шулай тырышып эшләп тыныч кына яшәп ятканда, 1941 елның 22 июнь иртәсендә, тетрәндергеч хәбәр җиткерделәр: сугыш башланган! Авылдан яшьрәк ир-егетләрне җыеп китә башладылар, без бала – чагалар куркудан елаша тотындык. Безнең авыл басуы бик зур иде. Көнгә бригадир 20 сутый җир бүлеп бирә. Шуны урак белән урып, кибәккә куясы. Куе урын булса, җирне ансат кына бетереп булмый. Елый-елый йолкып карыйбыз. Көндез урабыз, ә кичен кибәк куярга китәбез. Әниләр, башка хатыннар басуны җыеп бетергәч, ат белән, трактор белән җирне сукалыйлар. 1942 нче елны үгез-сыер җигеп басуга тырмага чыгардылар. Үгезләрне тынлатып булмый, ә сыерлар белән җир эшкәртү җиңел. Алар тыңлаучан. Сугыш чорында безне күрше авылга - Албайга сыер җигеп, симәнә орлыгы ташыталар иде, кыш көне исә чана белән тартып ташыдык. Кияргә кием юк, аякта чабата. Җитмәсә ул бик тиз тишелә, су керә. Аяклар үзәкләргә үтеп туңа иде. Чабатаны да гел- гел ясап булмый . Бервакыт симәнәгә барганда караңгыга калдык та, куркып, күрше авылдан кире борылып кайткан идек. Кич кәнсәләргә чакыртып, бик нык орыштылар, шунда кундырдылар. Суык, ач килеш икенче көнне иртүк тагын җибәрделәр.
Урман кисәргә йөргәннәр дә бер дә истән чыкмый. Пычкы үтми, кисеп булмый, билдән кар көрисе. Авыр булды үсмер чак..
Сугыш беткәндә, сыер белән тырмада идек басуда . Авылга кызыл флаг элделәр. Без бик сөенештек. Ир-атларның исән кайтканнары безнең янга эшкә килерләр дип өметләндек.
Яшьлегем шундый авыр заманда узса да, Ходай озын гомер бирде, Аллага шөкер. Без күрәсен күрдек инде. Кабат андый чор килмәсен! Еллар тыныч булсын, кайгы-хәсрәт килмәсен, табыннарыбыз мул булсын, игеннәр күп булсын. Һәркемгә исәнлек-саулык,тыныч тормыш телим!

Юзеева Авдотия Алексеевна истәлекләреннән


Мин 1930 елның керәшеннәрнең иң олы бәйрәме - Питрау бәйрәме кичендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Көн артыннан көн үткән. Минем арттан тагын бер кыз һәм ике малай туган. Әтием Алексей һәм әнием Екатериналар - алдынгы колхозчылар. Утызынчы елларда Владимир авылы Кызыл Йолдыз районында иң алдынгылардан саналган “Авангард” колхозына керә. Инде ул елларда ук авылда кечкенә сабыйлар яслегә, ә зурраклар пощадкага (балалар бакчасына) йөрде. Колхозның яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Алдынгы эшчеләренә колхоз икмәген дә, хәтта яшелчәсен, җиләк-җимешен дә өләште. Ләкин каһәр суккан сугыш барысын да чәлперәмә китерде. Авыл күген кара болыт каплады...
Әтиемне сугышка озатканны әле дә хәтерлим. Көн кичкә таба иде. Әтиләр олауларга утырдылар. Мин дә әти янына арбаның сөйрәсенә басып авыл капкасын чыкканчы бардым. Авыл капкасына җиткәч, әтием кысып кочаклады. Аннан көн дә фронттан хатлар көтү... Көннәрдән-бер көнне (берәр ел узган иде бугай) әти яраланып, авылга кайтты. Аның кулы яраланган, тишекләреннән сөяге күренә, яраларыннан су агып тора иде. Мин яралы дип, тик ятмады, тубал асып, чәчүен дә чәчте, колхозның башка эшләрендә дә катнашты. Яралары төзәлгәч, яңадан фронтка китте. Бары сугыш беткәч кенә, җиңү белән авылга кайтты.
Ул вакытларда авырлыкларны күп күрдек. Халыкка бик авыр булды. Бигрәк тә эшләп-эшләп тә ашарга булмау узәккә үтте. Булган икмәкне хөкүмәткә тапшырып бардылар. Сыер сөтен дә бушка тапшырдык. Бөтен җир эшләре , уру-сугулар кул белән башкарылды. Әбиләр-әниләр җәйге айларда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда эшләделәр. Минем әнием зур гәүдәле, ирләрнеке кебек зур, көчле куллы, егәрле хатын иде. Шуңадырмы аны ирләр башкара торган эшкә, тегермәнгә куйдылар. Ул көндез ат белән икмәк ташыды, ә кичен шуны тартты. Балачагымда күргән авырлыклар искә төшсә, хәзер дә күземә яшьләр килә. Җир анабыз гына ташламады безне. Үләннәр чыга башлау белән аларны ашый идек. Ашка кычыткан, урман сәрдәсе, кукы җыйдык. Хәзерге кебек урамнарны, койма буйларын кычыткан баса алмады. Безне уҗым басуларындагы чүп үләннәрен утарга алып чыга торганнар иде. Билчән утап кулларыбыз ярылып, канап бетә иде.
Ул көннәрне бүтән күрергә язмасын. Күкләребез тыныч, имин булсын!
Алар тормыш иптәше Михаил белән 3 ул һәм 1 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Авдотия әби улы Валерий гаиләсе белән яши. Аның 8 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Авдотия түти балалары һәм оныклары белән.

Ибушева Мария Антоновна истәлекләреннән


1941 нче елның 22 нче июлендә илебезгә фашистлар басып кергәннәр . Бөек Ватан сугышы башланган. Бу сугыш бик күп балаларны ятим калдырган.
“Күбесенең әтиләре сугышка китсә дә, әниләре калды, ә мин әтисез дә , әнисез дә идем”, - дип сузен башлады Владимир авылында гомер итуче 83 яшьлек тыл ветераны Ибушева Мария Антоновна.
Ул Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында туа. Мария әби 9 яшендә әнисез кала. Өч баласын ятим калдырып каты авырудан әниләре үлеп китә. Әнисез калган балаларны сугыш әтисез дә калдыра. Өч ятим әбиләре белән генә калалар. Әтисе сугышка киткән көнне бүгенгедәй хәтерли Мария әби.
“Әтинең ботына каты итеп ябыштым, бер генә дә җибәрәсем килмәде, мине әтидән шактый гына аерып ала алмый тордылар” ,- дип күз яшьләрен сөртте ул.
Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш аның язмышы. Авылда ашарга азык, кияргә кием булмаган. “Яз көннәрендә басуда черек бәрәңге җыйдык. Эх, тәмле дә була иде шул бәрәңге”,- дип сөйли ул. Әле кечкенә булуына карамастан, авыл хатыннары белән басуга йөргән, урак урган, кечкенә энесен караган. Авыр хезмәт башкарган, рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан:басу да сукалаган , үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән, урман кисәргә йөргәннәр . ”Өскә кияргә кием юк, әнидән калган кызыл сатин күлмәктән әби миңа ике күлмәк тектерде, шул ике күлмәк белән устем мин”, –ди ул. Бандовкадан күтәреп симәнә ташыйлар алар. Төнгә кайтып җитә алмасалар, Колышчы авылында кунып, таң беленүгә юлга кузгала торган булганнар. Ашарга юк, ашарга булмагач, урманнан элмә агачын каезлап алып кайтып, балта белән ваклап, мичтә киптереп , киледә төеп он ясап, шуннан күмәч пешереп ашаганнар.
“ Әни дә булмагач, мине зурлар белән бергә эшләтәләр иде. Бер елны кыш буе Шомбыт спирт заводына өшегән бәрәңге ташыдык. 25 км чана белән бәрәңгене өстерәп барабыз, тагын 25 км кире кайтырга кирәк, ничек шул юлларда өшеп, үлеп калмадык икән без?!” -ди Мария әби яшь аралаш.
“ Әтинең үлгән хәбәре килгән көнне без абыем белән урманга утынга киткән идек. Арбабыз бик көйсез иде безнең. Утын төягәч, бармый гына бит. Арба кырыена утырып елашабыз, шулай азаплана торгач кайтып җиттек. Ә капка төбендә әби безне кайгылы хәбәр белән көтеп тора иде”,-ди Мария әби авыр сулап.
Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар. Балачагы сугыш чорына туры килгән Мария әби тырыш, булдыклы, кешелекле , авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак кеше . Шундый авыр сугыштан соңгы чорлардан соң да ул үзенең тормышта юлын тапкан . Владимир авылы егете Григорийга кияүгә чыгып 5 бала үстергәннәр. Бугенге көндә ул - бәхетле әби. 13 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Җәй көне умарталары белән гөж килә ул. “Шул бал кортларым яшәргә көч бирә бугай миңа” ,- ди Мария әби елмаеп.
Язмамны йомгаклап, шуны әйтәсем килә:
Картаймагыз әле, ветераннар,Илгә дан китергән тынмас җаннар. Сезгә тиеш әле бик күп назлар,Сезгә тиеш әле бик күп язлар! Эйе, сыналган,әмма сынмаган буын шул алар!
Язма геройлары:
• Захарова Мария Ивановна
• Тупаева Ольга Ивановна
• Чемкина Мария Кирилловна
• Юзеева Авдотия Алексеевна
• Ибушева Мария Антоновна
Габрафикова Алсу Илдус кызы, Мамадыш районы Владимир төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Алсу Габрафикова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру