Журнал «Безнең мирас»

В.Т.Тимофеев – Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе мөдире

1836 нчы елда районыбызның Чиябашы авылында туып, 59 ел гомеренең 30 елын үз карендәшләрен - керәшен балаларын үз ана телләрендә укытуга багышлаган Василий Тимофеевичның безнең якташ булуы чын горурлык уята. Чорына күрә беркемгә билгеле булмаган гап-гади караңгы авылның гади бер гаиләсендә туып үсеп, гомерен шул караңгылыкны яктыртуга багышлый ул.
Беренче хәрефләрне танырга өйрәнгән күрше авылдагы приход мәктәбе сәләтле малайның зур тормыш юлында беренче баскыч була. Китап укуның тәмен тойган яшүсмергә монда алган белем генә аз тоела. Борынгылыкка йөз тоткан әнисе белән рухи каршылыкка кереп, Василий Тимофеевич гаиләсеннән качып, Казан шәһәре монастырларының берсенә килә. Монда егет Изге китаплар уку белән генә чикләнмичә, аларны татар теленә тәрҗемә итеп тә карый. Беренче тапкыр аның күңелендә үзе белгәннәрне карендәшләре белән уртаклашу теләге уяна. Әмма дәүләт милек палатасы аның авыл общинасыннан китүенә ризалык бирми, әти-әнисе дә чакыра, кире кайтырга күндерә, никахландырып, күнегелгән авыл тормышында яшәргә мәҗбүр итә. 27 яше тулып килгәндә Василий Тимофеевичны язмыш Казан Духовная Академия профессоры Николай Ильминский белән очраштыра. Ул аны татар теле буенча практик дәресләр алып баручы итеп Духовная Академиянең миссионерлар бүлегенә урнаштыра. Махсус белеме булмаган кешенең бу постка куелуына кайбер әче теллеләргә ошап та бетми. Инде су ташучыларны да профессор итеп ала башладылар дип төрттерә Казан архиепискобы..
Студентлар шунда ук әлеге тыйнак, сабыр хезмәткәрне үз итәләр. Аннан татар теленнән дәрес алып, аның белән тиз якынаялар алар. Студентлар яшь укытучы белән белемнәре белән генә бүлешеп калмыйча, үзләренә дә аз булган матди чаралары белән дә бүлешәләр.
Бу вакытта Тимофеев хатыны белән Академия янындагы яртысы җир астында булган бәләкәй генә йортта яши. Укыту эшчәнлеге белән беррәттән Тимофеев Ильминский төзегән керәшен балаларын яңача укыту теориясен гамәлгә ашыру буенча күп эш башкара, Изге китапларны рус булмаган халыкларның табигый теленә күчерү юнәлешендә эшли.
Тимофеевта үз туган ягы балаларын белемле итү теләге беркайчан да бетми. Үз гаиләсе өчен дә яшәү өчен иркен булмаган ярымподвал рәвешендәге квартирасына туган авылы Чиябашыннан 1863/64 уку елында өч керәшен малаен һәм бер керәшен кызын алып килеп укыта башлый. Шулай итеп Тимоффеевның квартиры беренче керәшен-татар мәктәбе бишегенә әверелә.Үзе дә сизмәстән Василий Тимофеевич уку-укыту ана телендә алып барылган яңа типтагы халык мәктәбенә нигез сала. Шунда аның чын педагоглык таланты ачыла да инде.
Керәшен-татар мәктәбе гаилә мәктәбе характерында була, ул үз гаиләләре булмаган балаларга киң күңелле христиан гаиләсен дә алыштыра. Ясалма дисциплинар формалар да, җаза бирү чаралары да булмый монда.Укытучы укучылар өчен өлкән абый, яки Василий дәдәй ролендә була. Укучыларның укытучыга мөнәсәбәте гади, ачык, ләкин хөрмәтле була. Василий Тимофеевич үзенең көндәлекләрендә мондый алымны мөселман авылларындагы мәктәпләрдә белем бирүче мөфтиләрдән үрнәк итеп алуы турында яза. Авыл балаларына мәгърифәт нуры таратырга омтылган авыл мөгаллимнәренең хезмәтен югары бәяли Тимофеев. Бөтен уңай якны йөрәге белән кабул итеп, мәдрәсәләрдәге укыту методикасын үз мәктәбенә кертергә тырыша ул. Ильминский Тимофеевның әлеге эшенә югары бәя биреп, мәктәпнең бөтен көче Василий Тимофеевичта дип яза.
Василий Тимофеевичның хатыны да бик кешелекле кеше була. Ул иренең һәр эшендә аңа таяныч була. Беренче көннәреннән үк гаиләдә оешып килүче мәктәпнең бөтен мәшәкатьләрен үз иңендә күтәрә, балаларны ашата-эчертә, керләрен юа. Бәлки шундый тынгысыз тормыш йогынты ясагандыр, бик иртә дөнья куя ул.
1864/65 уку елында мәктәп официаль теркәлеп эшли башлый, анда 15 бала укый. Күбесе Василий Тимофеевичның туган ягы Чия Башыннан була. Укучылар саны елдан ел арта бара. Керәшен балалары гына түгел, башка рус булмаганнарның балалары да кабул ителә башлый. Уку-укыту башта татар телендә алып барылып, кабат рус теленә күчәргә тиеш була. Дин сабаклары белән бер рәттән арифметикадан, геометриядән, географиядән башлангыч белем бирү күздә тотыла. 1865/66 уку елында мәктәп академия янындагы бер этажлы йортка күчә. 1866 елда мәктәптә Халык Мәгариф министры граф Д.А.Толстой була. Шуннан соң Үзәк керәшен мәктәбенең хәле нык яхшырып китә. Мәктәп министрлыктан елына бер мең сум акча ала башлый (моңа кадәр ул бары тик хәйрия акчалары хисабына эшли). Бу акчага укучыларны ашату һәм киендерү күздә тотылмый. Моннан чыгып, әлеге мәктәптә бик ярлы крестьян балалары түгел, үз-үзләрен тәэмин итәрлек урта хәлле кеше балалары укуы турында фикер йөртәбез.
1866 елда шәһәр Думасы мәктәп өчен Арча кырында зур участок бүлеп бирә. Һәм монда купец-подрядчик С.А.Арефьев үз хисабына ике этажлы агач йорт төзетә. 1867/68 уку елында мәктәп шушы йортка күченә (соңыннан монда кызлар бүлеге урнаша).
Христианлыкка якынайган керәшеннәр өчен Казан керәшен мәктәбе сыеныр урын һәм күңел омтылышларын канәгатьләндерүче була. Монда алар Патша Семьясы Членнарын берничә тапкыр күрү бәхетенә ирешәләр. 1871 елның 28 августында мәктәптә император Александр II була. Монда ул укучыларның аталары янына килеп, аларның балаларының шундый мәктәптә укуларыннан канәгать булуын һәм аларның моннан чын христианнар булып чыгуына ышанычын белдерә. Монархның шундый үгет сүзләренә керәшеннәрнең бик күңелләре була. Аны барысы да тантаналы төстә керәшенчә җыр җырлап озатып калалар. Мәктәпне оештыручы Патша янына төшке ашка чакырыла.
1870-1871 елларда мәктәпнең кирпечтән ике катлы төп корпусы төзелә. Анда дирекция, класслар, малайлар өчен тулай торак, ата-аналарга кунып чыгу өчен бүлмә урнаша.
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта барлык агач корпуслар да җимерелгән, Мәктәпнең төп кирпеч корпусы гына сакланып калган, 1932–1933 елларда аңа өченче кат, бинаның формасын үзгәртеп, янкорма өстәп төзелә.
Үзәк керәшен мәктәбе тулы булмаган урта белем бирүче уку йорты була. Анда казна хисабына яки аз гына хак түләп, күпчелек керәшен авылларында ачылган Изге Гурий Туганлыгының башлангыч мәктәбен һәм миссионерлык мәктәпләрен тәмамлаган укучылар алына. Уку 4 ел дәвам итә, урта белем алу өчен укытучылар семинариясенең югары классларында укырга кирәк була. 1874 елдан мәктәпнең кызлар укыту бүлеге ачыла. Үзәк керәшен мәктәбе керәшеннәргә аң-белем бирүдә зур роль уйный.
1891 нче ел ахырына Казан губернасының төрле өязләрендә инде 61 керәшен-татар мәктәбе исәпләнә. Аларның барысында да Тимофеев шәкертләре белем бирә. Караңгы авылларга күпме яктылык һәм яхшылык илткән алар.
Архивларда мәктәптә укучыларның социаль чыгышы турында мәглүматлар табып булмый. Шулай булса да укучыларның күпчелеге Казан, Уфа, Вятка губернасыннан килгән крестьян керәшен балалары икәнен күрергә була. Уфа губернасының Бәләбәй, Минзәлә, Вятка губернасының Алабуга, Малмыж, Казан губернасының Лаеш, Мамадыш өязе авылларыннан күп киләләр монда, чөнки әлеге өязләрдә керәшен авыллары күбрәк була.
Мәктәпне оештыручы Василий Тимофеев үлгәннән соң, 1895 елдан 1918 елга, ягъни мәктәп ябылганчыга кадәр мәктәп җитәкчесе булып Тимофей Егорович Егоров (1856-1927) тора. Ул хәзерге Янсуар авылында туа, Үзәк керәшен мәктәбендә һәм Казан укытучылар семинариясендә укый. Тимофей Егоровның хатыны Василий Тимофеевның кызы Пелагия Васильевна кызлар бүлеге белән җитәкчелек итә. Купец Павел Васильевич Щетинкин мәктәпкә гел ярдәм күрсәтеп тора. Мәктәпнең даны еракларга тарала, анда укырга теләүчеләр күп, укырга кергәндә конкурслар зур була.
Кулланылган әдәбият
1.Татарский национальный архив. Фонд Казанской учительской семинарии. Дело «Об открытии инородческих училищ» за 1897 г., арх. №562, л. 1-2.
2. Татарский национальный архив. Фонд Казанского уч. округа. Дело арх. №11567 «Отчет о состоянии народных училищ Мамадышского уезда» за 1895 г. л. 4-5.
3.Некролог. В.Т. Тимофеев. К., Типография императорского Университета. 1886.
4. Всероссийский съезд работников просвещения крящен, К.,1921.
5. Воробьев. Крящены и татары. 1929.
Фәннүр Ильяс улы Гыйбазов, Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбе, 11 класс укучысы.
Фәнни җитәкчесе: Хәйруллин Ринат Миннегаян улы, тарих укытучысы.

Теги: Фәннүр Гыйбазов Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру