Журнал «Безнең мирас»

Түбән Юшады авылы тарихы

Минзәлә районының үзәгеннән 26 чакрым көньяктарак Минзәлә елгасының уң кушылдыгы булган Юшадинка елгасы янында бер авыл бар. Ул – Түбән Юшады. Бу авыл – минем туган авылым. Түбән Юшады турында китапларда да, интернетта да мәгълүмат бик аз. Безнең авылдан атаклы кешеләр чыкмаган күрәсең, шуңа күрә авыл турында язучы булмаган. Ләкин аның да башка авыллар кебек үз тарихы бар. Авылым турындагы истәлекләрне миңа Харитонов Прохор бабай сөйләп калдырган иде. Ул үзе укытучы кеше булган. Язу эшен бик яхшы башкарган. Аның кәгазьләре арасында бик күп кенә, кеше белмәгән, ишетмәгән яңа мәгълүматларны табарга була. Ул кәгазьләрне мин бик җентекләп өйрәнеп чыктым. Авыл кайчан, ничек барлыкка килгән, беренче булып кемнәр килеп утырган, авылда нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәр, нинди атаклы нәселләр булган кебек сорауларга җавап таптым. Сезне дә шулар белән таныштырасым килә. Алдан ук әйтеп куям: безнең керәшен халкының үзенә хас сөйләше бар. Күпчелек исемнәрне үзгәртеп, үзләренең теленә яраклаштыралар, кушаматсыз кеше юк керәшеннәрдә. Шуңа күрә гаеп итмәссез. Ул исемнәр ничек бирелгән, шулай үзгәртмичә сезгә җиткерәм.
Түбән Юшады авылы турында архивтагы документларда 1748нче елларда телгә алына. Димәк, шуннан чыгып, без бу авыл 18нче гасыр башында барлыкка килгән дип фаразлый алабыз.
Прохор бабайның язмалары арасында мондый юллар бар: Алабуга районы Монай дигән авылдан Кузьма дигән кеше килеп утырган. Алар башта тырлауга карап утырганнар. Ул вакытта әле авыл булмаган. Үзенең күршесе Ишембай картлар гына булган. Болар да тырлауга карап утырганнар. Малны бик күп асраганнар. Ике күрше уртадан тыкрык ачканнар. Малларны урта коега алып төшеп эчерткәннәр. Ул урта кое хәзер дә бар әле. Аны карап, чистартып торалар. Суы бик тәмле. Төрле яктан халык күчеп килеп, урам ясап утыра башлагач, болар да тау астыннан урам ясап каршы рәткә күчеп утырганнар. Кузьма бик яшьтән үлгән. Иван исемле малае бик бәләкәй калган. Кузьманың хатыны Павый Сегееның бабасын ике малае белән йортка кертә. Ул малайлар Иваннан олырак була. Иван үсә төшкәч, бөтен эшне Иванга эшләткәннәр, уен күрмәгән, бик интегеп эшләп үскән. Теге йортка кергән кеше кибән түбәсеннән төшкәндә сәнәккә туры килеп, кадалып үлгән. Ул үлгәч, теге ике малай бөтен йортны талап, малларны алып чыгып киткәннәр. Иван өйләнгән, бик нык эшләгән, җир күпме чәчсәң дә җитәрлек булган, малны күп асраган, бик нык баеган. Теге талап чыккан малайлар эшләмәгәннәр, ярлыга калганнар. Аларны Иван юри эшкә яллый торган булган. Иванның нәселен дәвам итүчеләре: Алексей, Андрей, Анна, Ефрасинья.
Бу авылга килеп утырган тагын бер нәсел – Бу Критун Питкәсе (Пётр). Боларның төп урыннары аръякта була. Алар сабын кайнатканнар. Үзләренең артында яр буенда сабын заводы булган. Питкәнең балалары Яков, Василий, Емельян. Яковның балалары Ксения, Алексей, Александр. Алексейның балалары Яков, Зиновий, Гурпина, Анна. Зиновий үсеп җитә. Аларның борай һәм тары яргычлары булган. Зиновий көне –төне шул яргычта халыкларга борай эшкәртә. Авылда өч яргыч була. Теге яргычларда кеше әз генә булган. Зиновийда халык тыгылып, чират көтеп ятканнар. Күрәсең, аның яргычы яхшы булган. Зиновий яшь вакытында уенга да чыкмыйча, яргычта яткан. 1913нче елда Зиновий төп йортта кала, өйләнә. Зиновий – Прохор Харитоновның әтисе. Зиновийның 6 баласы була. Исән калганнары икәү генә. Ул елларда балалар борыннары канап бик күп үлә торган булган. 4 баласы шулай бәләкәйдән үлгәннәр.
Үзебезнең нәсел турында да әйтеп китмичә булмый. Безнең нәсел Чәкән карттан башланган. Ул Түбән Юшадыга күчеп килгән. Спиркә күле кырында хуҗалык җиткергән. Өй, каралты, тимерче алачыгы булган. Үзе тимерче эшен эшләгән.
Россиядә чукындыру башлангач, тәре походы отрядлары Идел, Кама елгалары буендагы авылларга киләләр. Көчләп христиан динен тагалар.Казаннан берничә километр иңлектә татар авылларында кешеләрне мәҗбүри чукындырганнар, тыңламаган, карышканнарны үтергәннәр, асканнар. Шул вакытта Чәкән карт чукынырга теләмәгән, рус диненә чыкмаска, үз динендә үләргә дип үзен нык тоткан. Бер малае булган. Малаена: “Сезнең яшәсегез бар әле, сез чукыныгыз” – дигән. Малаена Спиридон дип исем куйганнар. Чәкән картны рус диненә чыкмаган өчен дегет кисмәгендә кайнатканнар.
Тагын безнең авылда Күпи дигән кеше булган. Күпине тау асты Җәпи карт сатып алган. Үзенең малайларын солдат хезмәтенә бирмәс өчен, Күпине балалары өчен яллап солдатка җибәрә. Солдатка киткәнче аны бик нык тәрбияләгәннәр ди. Бакчасында янәшә торган топольгә таган ясап, шунда тирбәткәннәр. Шулай итеп ул Николай патшага 12 ел хезмәт иткән. Хезмәттән кайткач, аңа патша хөкүмәте ай саен бик күп акча түләгән. Йорт-җирләре начар булган. 2 малае, 1 кызы булган. Кызы Матрёна – иркә, конфет, прәнник кенә ашап үскән. 1921нче елгы ачлыктан үлеп беткәннәр.
1930-1931нче елларда колхозга керү башланды. Бөтен авыл (көчләп, куркытып) колхозга кереп беттеләр. Аннары Сталинның “Уңышлардан баш әйләнде” мәкаләсе газетада басылып чыккач, әкренләп авыл халкы колхоздан чыгарга дип гариза язып бирә башладылар. Кире колхоздан чыгып беттеләр. Яңадан колхоз төзелә башлагач, иң башта 6 хуҗалык колхозга керде:
1. Апанаев Фрол
2. Подгорный Павел
3. Федотов Сергей
4. Арзамасов Кирилл
5. Овчинников Маркил
6. Казанцев Карп
Колхоз икенче тапкыр 1931 нчы елның 1 мартында оешкан, аңа “Ударник” дип исем кушканнар. 1950 елда колхоз Югары Юшадыдагы “9января” авыл хуҗалыгы артеле белән берләшә. Эреләтелгән хуҗалык 1957 елда яңа оешкан “Урожайный” совхозына, 1965 елдан – “Ямашевский” совхозына, 1988 елдан – “Юшадинский” совхозына кертелә.
1932нче елда раскулачивать иткән гаиләләр:
1. Харитоновлар
2. Подгорный Василий
3. Илҗә Иваны
4. Мирон Мәтвие
5. Әндри Метрие
6. Петрәй Иваны
7. Казанцев Карп
Архивтагы мәгълүматларга күз салсак, Түбән Юшады авылында 1795 елда– 103, 1858 елда – 258, 1870 елда – 273, 1884 елда – 330, 1896 елда – 382, 1906 елда – 397, 1913 елда – 461, 1920 елда – 457, 1921 елда – 490, 1922 елда – 366, 1926 елда – 402, 1939 елда – 391, 1959 елда – 304, 1969 елда – 292, 1979 елда – 185, 1989 елда – 137, 1999 елда – 60, 2005 елда – 74, ә бүгенге көндә 47 кеше яши.
Кайчандыр бик зур булган авылның бүгенге көндә шулай кечерәя баруы, әлбәттә, бик кызганыч. Авылдагы кешеләрнең күбесе хәзер пенсия яшендә. Шулай да авылыбыз әле бетеп баручылар рәтенә керми. Бүгенге көндә Түбән Юшады үзенең гореф- гадәтләре, сөйләше hәм үзенчәлекләре белән керәшен авылы булып кала бирә.
Альбина Егор кызы Никитина, Түбән Кама шәһәре 10нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Альбина Никитина Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру