Журнал «Безнең мирас»

Сибгатуллин Хәбиб абый

Сибгатуллин Хәбиб абый Әһлиулла улы Чистай районы Яүширмә авылында 1921 елда туа. Кечкенә чактан игътибарлы, назлы, мәрхәмәтле малай булып үсә. Һәм үсә төшкәч, әтисе Әһлиулла абый бернигә дә карамастан яраткан улын табиб булып күрергә тели. Шул фикер белән ул Хәбиб абыйны Чистай фельдшер-акушерлар техникумына укырга урнаштыра. Өч ел укыгач, яшь белгечне Урта Азиягә малярия авыруына каршы көрәшкә җибәрәләр. Биредә ул үзен чын тәҗрибәле табиб итеп танытып өлгерә. Барысына да ярдәм итә, дәвалый.
1941 елның язында Хәбиб Сибгатуллин үзе теләп Ватаныбызны дошманнар кулыннан сакларга китә. Аны шундук Брест өлкәсенең Черемухово станциясе янындагы 222нче полкның 3нче батальонына санинструктор итеп билгелиләр.
Бу вакытта Германия безгә каршы сугышка әзерләнә икән дигән сүзләр ишетелә башлый. Утсыз төтен булмый дигәндәй, 1941 елның 21 июнь төнендә Хәбиб кухняда дежурда була. Иртән немецлар бөтен тирә-якны бомбага тота башлыйлар. Тотына атыш, сугыш, күз яшьләре... Бәхеткә каршы Хәбиб абый бу бәрелештә исән-сау кала. Ләкин 27 июнь көнне тагын немец – фашистлары кан коешлы сугышка ташланалар. Шушы бәрелештә Хәбиб Сибгатуллин каты яралана. Хәрби врач Анатолий Веленчук аны иптәшләре белән сугыш кырыннан алып чыга һәм беренче ярдәм күрсәтә.
Олы җанлы, ярдәмчел кеше булганга, Хәбиб абыйны яралы килеш иптәшләре ташламый, куе урманнар, чиксез кырлар аша үтеп бер белорус авылында юындырып, ярасын бәйлиләр, медсанчастькә урнаштырып китәләр. Ә аннан соң аны яралылар белән бергә госпитальгә озаталар.
Ике айдан соң, аякка баса башлагач, ул шушы ук госпитальдә үз белеме буенча фельдшер хезмәтен үти. Аннары аны тагын фронтка җибәрәләр.
Сугышның инде безнең җиңү белән төгәлләнәчәге билгеле булса да, немец – фашистлары тиз генә корал ташларга уйламыйлар. Гегенштейхен, Ортелзборг  шәһәрләрен азат итү өчен барган каты сугыш кырыннан Хәбиб абый Сибгатуллин 27 яралы солдатны алып чыга. Шушы изге эше,  батырлыгы өчен аны сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр.
Түземсезлек белән көткән көннәр – бөек җиңү көне якынлашканнан якынлаша бара. Без җиңдек кенә дигәндә, язмыш Хәбиб абыйны кабат сыный. Сугыш бетү алдыннан, 5 майда, ул тагын каты яралана. Бөек Җиңү бәйрәмен Хәбиб абый кулбашы, аягы бинтка уралган килеш каршылый.
Ниһаять 1945 елның августында Хәбиб абый канатланып, ашкынып туган якларына кайта. Тормыш шартлары авыр булуга карамастан, Хәбиб Сибгатуллин үз эшен дәвам итеп, Казан медецина институтына укырга керә. Казан дәүләт медецина институтын тәмамлап, Шөгер районы хастаханәсенә юллама белән Хәбиб Әһлиулла улы 1950 елда эшкә килә. Һәм гомере буе шушы төбәк халкына намуслы хезмәт итә.
Дәүләтшина Адилә Якуп кызы –  Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “3 нче  номерлы гимназиясе”, 8 “А” сыйныфы
Җитәкче: Дәүләтшина Рузилә Илдар кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы

Теги: Адилә Дәүләтшина Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру