Журнал «Безнең мирас»

Хөрмәтулла бабам

Бөек Ватан сугышы турында без тарих китапларыннан укып, кинофильмнар карап кына беләбез. Бу сугыш - туган җир азатлыгы, халыклар иреге, газиз Ватан өчен барган изге сугыш. Илебезне дошманнардан азат итүдә катнашкан Хөрмәтулла (Габдуллин) бабам язмышына тукталырга телим. Бөек Ватан сугышы башлану белән Хөрмәтулла бабама военкоматтан чакыру кәгазе килә. 1941 елның җәендә Мөслим районы Тат. Буляр авылыннан фронтка китә. Хатлары да килеп тора. Бик тәртипле, хезмәт сөючән кеше була Хөрмәтулла бабабыз. Тик ,кызганычка каршы, сугыш кырыннан туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1942нче елны, Харьков янында барган каты сугышта, гомере өзелә. Шунда туганнар каберлегендә күмелә. Гаиләсен, авылдашларын сагынып язган хатлар да килә килүен,тик сугыш кызгануны белми,сугыш-аяусыз. Авыр чакларда әти-әнисенә таянырга, әтисенә сыенырга теләмәгәнме минем әбием? Сугыш ятим балаларның күз яше алдында да,тол хатыннарның рәнҗеше алдында да тукталып калмый. Сугышның бөтен ачысын татып яшәргә туры килә аларга. Әтисе сугышка киткәндә әбиемә биш, Фәнис абыема бер яшь була. Бу ике балага яшәү өчен көрәшергә, бик күп күрергә туры килә. Гаиләсенә кайгылы хәбәр килү белән, Зәйнәп әбием авырый башлый. Балаларны тәрбияләү Шәйдулла энесе җилкәсенә төшә. Ике бала да бик яшьли колхозда эшли башлыйлар. Сыгылмыйча, бирешмичә, сер бирмичә тырышып яшәргә туры килә аларга. Бүгенге көндә бабабызның нәселен дәвам итүчеләр байтак. Быел Тәрҗимә әбиемә 80 яшь тула, 3 бала тәрбияләп олы тормыш юлына озата. Аның 8 оныгы үсеп килә. Фәнис энесенең 6 оныгы бар. Тормыш дәвам итә. Тәрҗимә әбием әле дә әтисен сугышка озаткан көнне ачынып сөйли. Бүгенге көндә күгебез аяз,шушы тыныч көннәрнең кадерен белеп, шатланып яшибез. Илебездә тынычлык, мул тормыш булсын өчен, көчемнән килгән кадәр тырышып эшлим мин. Авырлыклар алдында сынмаган, сыгылмаган, башкаларга үрнәк булырдай тормыш юлы үткән Тәрҗимә әбиемә, Фәнис абыема бер генә теләк-тыныч картлык телисем килә.
SAMSUNG CAMERA PICTURES
SAMSUNG CAMERA PICTURES
Сәләхиева Алия Әнәс кызы, Казан шәһәре №153 балалар бакчасы тәрбиячесе.

Теги: Алия Сәләхиева Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру