Журнал «Безнең мирас»

Җөри - Питрау керәшен фестивале

Мамадыш районы Җөри урта мәктәбе укучылары соңгы елларда туган авылларының үткәне, халкының иҗаты белән тирәнтенрәк кызыксына. Бу юкка гына түгел: әби-бабайлардан килгән йолалар, гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, бәйрәмнәр онытылып бара бит. Шулай дәвам итсә, без, мәктәбебез укучыларының 52% тәшкил иткән керәшен балалары, киләчәктә керәшен халкы буларак юкка чыгуыбыз да бик мөмкин, тарихтан эссез югалачакбыз. Шуңа күрә моңа һич юл куярга ярамый. Тарихыбызны, милләтебезне югалтып, без йөзебезне югалтачакбыз. Безгә уянырга, дөньяга, тарихыбызга битараф булмаска кирәк. Өлкәннәрдән язып алган төрле йолалар, бәйрәмнәр турында истәлекләр мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда саклана. Бәйрәмнәрнең барышын, үзнчәлекләрен өйрәнеп, берничә төр бәйрәм авыл мәдәният йортында үткәрелә, “Олы көн” (Пасха), Нардуган, Раштуа (Рождество) - әнә шундыйлардан.
Җөри авылы...Моннан берничә ел элек бу авылның исемен әллә ни күп кеше белмәгәндер.Ул- Мамадыш районындагы күп санлы керәшен авылларының берсе. Ә менә соңгы ун елда Җөри исеме Рәсәй масштабында яңгырый. Безнең авыл янындагы аланда үткәрелә торган Питрау бәйрәменең даны еракларга таралган. Бәйрәмгә керәшеннәр генә түгел, татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә килә.

Бәйрәмне оештыручылар


Җөри авылында Питрау бәйрәмен зурлап үткәрүнең башында Ылыя авылында туып үскән, ә хәзер район администрациясе башлыгы булган Иванов Анатолий Петрович белән Җөридә туып үскән, хәзер “Ак Барс” Холдинг компаниясенең генераль директоры булып эшләүче авылдашыбыз Егоров Иван Михайловичлар тора. Бездә алар тәкъдиме һәм иганәчелеге белән үткәрелгән беренче зур Питрау бәйрәмен соңыннан бөтен Татарстан, Россия керәшен дөньясы күтәреп алган. Менә ул керәшеннәрнең бердәмлеге, ярдәмчеллеге һәм ана сөте белән күңелләренә иңдерелгән туган җирне ярату, керәшен йолаларына тугрылылык, үз гореф-гадәтләреңне саклап калырга гына түгел, ә тагы да баету, матурлау, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тырышуга ачык мисал. Без шундый якташларыбыз булуга чиксез горурланабыз, алар турында рухланып, куанып, горурланып сөйли алабыз.
Питрау бәйрәмен, Җөри авылын, Мамадыш районын, бөтен Татарстанны дөньяга таныткан якташларыбыз турында менә нәрсәләр белдек.
Иван Михайлович Егоров 1961 нче елның 21нче январында Мамадыш районы Җөри авылында туган. Түбән Шүләнгер сигезьеллык мәктәбен- 1975, Шәдче урта мәктәбен 1977 нче елда тәмамлаган. Совет Армиясе сафларына чакырылып Әфганстан сугышында катнашкан, безнең төбәктән Әфганстан сугышында катнашучыларның беренчесе ул. Андагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән дә бүләкләнгән. “Әфган хикәяләре” циклын иҗат иткән Андрей Дубовой Иван Егоровның командиры сугышларда күрсәткән зирәклеген сокланып яза.
Армиядән соң Иван Егоров Казан Дәүләт педагогия институтын 1987 нче елда, ә 1994 нче елда Мәскәү коммерция академиясен тәмамлый.
Мамадыш районының төньягындагы гүзәл табигатьле Җөри авылында туып үскән гади керәшен егете бүген зур эшләр белән җитәкчелек итә, хезмәтенә күрә хөрмәтен күреп, бик күп бүләкләргә ия. Киң күңеллелеге, кешеләр белән аралаша-сөйләшә белүе, эшен җиренә җиткереп башкаруы, олыны олылый, кечене кече итә белүе белән ул һаман Җөринең олпат затлы керәшене булып кала белә.
Ходай бәхетләрен бирим дигән,
Дөнҗа көткән асыл ирләргә,- дип җырлый халык андыйлар турында.
Анатолий Петрович Иванов Мамадыш районы Ылыя авылында 1960 нчы елда туган. Зур Шыя сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан финанс техникумында белем ала, хезмәт юлын Дәүләт иминият органнары инспекторы буларак башлый. 1980 нче елда армиядән кайтып, Мамадыш районы финанс бүлегендә хезмәт юлын башлый. Шул замандагы тәҗрибәле бухгалтерлар ярдәмендә ул икътисад нигезләрен үзләштерә, финанс эшләренең бар нечкәлекләренә төшенә.1984 нче елда Анатолий Ивановның, хезмәттәшләре арасында эш нәтиҗәләре республика буенча беренче урынга чыга. Читтән торып Мәскәү кооператив институтын тәмамлый. Район башкарма комитеты җитәкчесе постында вакытта да һәм хәзер район администрациясе башлыгы буларак та Анатолий Петрович халык мәнфәгатен кайгырта, яшәү шартлары, эш белән тәэмин ителеш, меңнәрчә-меңнәрчә проблемаларны хәл итү артыннан көн-төн чаба. Шул ук вакытта тормыш иптәше Маргарита Семёновна белән ул һәм кыз тәрбияли.
Питрау бәйрәмен оештыру турында сөйләгәндә, бу бәйрәмне әзерләүдә Җөри урта мәктәбе коллективы керткән өлешне дә әйтү кирәк. Бәйрәмгә әзерлектә бөтен коллектив катнаша.

Әбием мирасы


Питрау көнне без, рәхәтләнеп, үз өебездә киенеп-ясанып, тәмле чәйләребезне эчеп, монда гына, якында гына булган бәйрәмгә- үз җиребезгә затлы көяз кызлар булып барабыз. Үзе бер рәхәт, ыгы-зыгы юк, бар да тәртиптә.
Вакыт үтә, менә мин дә, быел 7 нче сыйныфта укыйм. Беренче тапкыр зур Питрау бәйрәмендә балалар фольклор төркемендә керәшен җырларын җырлап катнашкан идем. Шунан башлап һәр елны Питрау бәйрәмен ачу тантанасында катнашабыз. Керәшен җырларын, йола-гадәтләрен миңа әбием Мария Семёновна Петрова өйрәтә. Аңа инде 88 яшь, ул үзенә, чын керәшенчә итеп, Марҗый әби дип эндәшкәнне ярата. Әби кушканча, бәйрәмне безнең гаилә зурлап билгеләп үтә. Питрау тәкәсе дә чалына, әби-бабайларны искә алып, таба исе чыгарып, коймак пешерү йоласы үтәлә, туган-тумача кунакка җыела, кичен бәйрәм өстәле корыла. Без гаиләдә 2 кыз бала. Сеңлем белән Питрау көнендә уеннар уйнап күңел ачабыз, “Кояш каравыллыйбыз”, ягъни кояш чыкканны көтәбез. “Кояш чыкканны күреп калырга кирәк, бәхетегезне йоклап калмагыз,” - ди әбиебез. Чыннан да, җәйге иртәдә кояш чыкканны күзәтү бик хозур манзара: иртәнге кояш нурлары Тырлау өстен төрле төсләргә манып сибә, үләндәге чык бөртекләре алмаздай җемелдәп ялтырый, иртәнге тынлыкта Тәпи чишмәсе улагыннан челтерәп аккан көмеш су тамчылары астагы вак ташларга бәрелеп чәчрәп, шаян уйнаклап Лыя суына кушылырга ашыгып йөгереп китә. Йокы килүләр онытыла, уйнап-көлеп арганнар юкка чыга, җиргә яңа таң атуга сөенеп, яшьләр өйләренә ашыга. Бу- Питрау бәйрәменең безнең күңелләрдә сакланып кала торган өлеше, ул безнең өчен иң матур, иң якты бәйрәм.

Питрау- олы бәйрәм


Дөньяда бәйрәмнәр бик күп. Аларның борынгыдан-мәҗүсилектән килгәннәре дә, дин белән бәйләнгәннәре дә бар. Христиан динендәге изгеләр Пётр һәм Павел көне буларак билгеләп үтелә торган Питрау бәйрәме Җөридә 1999 нчы елда гади генә итеп билгеләп үтүдән башланган булса, 2005нче елдан бирле ул республикакүләм дәрәҗәдә уздырыла, 2010 нчы елдан аны Россия югарылыгында беләләр. Шуңа күрә анда катнашучылар,чыгыш ясаучылар, уеннарның төре дә елдан-ел тулылана бара.
Питрау апостоллары Пётр һәм Павел белән бәйләнешле булса да, дини кысаларын узып, осталыкка, җитезлеккә, көчлелеккә һәм түземлелеккә сыналу бәйрәменә әверелә бара һәм гореф-гадәтләребезнең яңаруына китерә. Яшьләргә, элеккеләргә таянып, хәзерге тормышны аңларга, аны яңартырга, тарихларын белергә омтылырга ярдәм итә.
Бәйрәм программасы элеккечә бәйрәм ачу тантанасы һәм төрле җирдән килгән фольклор ансамбльләре чыгышы белән башлана. Кемнәрдер тамаша карарга, кемнәрдер яр сайларга, кемнәрдер чыгыш ясарга, кемнәрдер спорт ярышларында катнашырга, уеннарда уңганлыгын, булганлыгын күрсәтергә килә. Һәм керәшен бәйрәме ул халыкның җорлыгын, киң күңеллелеген, кунакчыллыгын, тапкырлыгын, көчен, бөеклеген, бердәмлеген күрсәтә торган чара Питрау бәйрәме гомер-гомергә түгәрәк уеннары, җырлы-биюләре белән үткән.
Бәйрәмнең башында кунаклар мәйданның бизәлешен, төрле мәктәпләр, оешмаларның тематик күргәзмәләрен, керәшен авылы, керәшен өе күренешен карап сокланса, тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә сыгылып торган сый-нигъмәтләргә шаккатса, түгәрәк өстәлләр артына утырып сыйланып кунак булса, бәйрәмнең иң кызган вакыты-мәйдан уртасындагы көрәшне карау һәм ”Керәшен чибәрен”сайлау йоласы элек-электән килгән чараларның ин борынгысыдыр, мөгаен. Гомер-гомергә конкурста, халык арасында танылган һәр авылның атаклы чибәре, гүзәле, уңганы-булганы ачыклана бит. Ә Питрау бәйрәмендә “Керәшен чибәре” конкурсын үткәрү 2003нче елдан бирле программага кертелде. Кызлар сөйләмгә, җыр-биюгә, пешеренүгә сәләтләрен, киемнәрен күрсәтә белүгә көч сынашалар,туган як, керәшен тарихын белүгә, йолалар, гореф-гадәтләрне белүдә зыялылыкларын күрсәтәләр. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк, Питрау таҗы һәм Питрау чибәре тасмасы бүләк ителә. Конкурс шартларына зур таләпләр куела, шуңа күрә “Керәшен чибәре” дәрәҗәсенә ирешү хәзер республика буенча үткәрелә торган “Мисс Татарстан” нан бер дә ким түгел.
Питрау бәйрәме ачу тантанасына христиан һәм ислам дине әһелләре дә чакырыла. Ике дин вәкилләре чакырылуның да үз мәгънәсе бар.Дөньяның күп илләрендә ислам белән христиан, католик һәм башка диннәр бәрелешкәндә, бездә диннәр үзара тату, бер гаиләдәй яшиләр.Алга таба да шулай була күрсен. Октябрь инкыйлабына чаклы да керәшеннәр белән аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр бит. Бу матур гадәт хәзер дә дәвам итә. Безнең якта һәр керәшен гаиләсенең диярлек, күрше татар авылларында “керәшен туган” дип йөртелә торган дуслары, белеш-танышлары бар.Үзара бик матур аралашып яшиләр, эштә үзара булышалар, хәл белешеп, кунакларга йөрешеп яшиләр. Менә бу инде хәзергечә әйтсәк, чын толерантлык билгесе.
Мәгълүм булганча, һәр бәйрәм халыкның җорлыгын, киң күңеллелеген, кунакчыллыгын, тапкырлыгын, көчен, бөеклеген, бердәмлеген күрсәтә торган чара ул. Бердәмлеккә килгәндә, бу яктан карендәшләребезгә тел-теш тидерә торган түгел. Бәйрәмгә бер атна кала, авылның йөзе үзгәрә дә куя. Җөри ардакланып, матурланып меңләгән кунакларны каршы алырга тиешенчә әзерләнә. Авылның тышкы күренешен яңартуга, мәйданны әзерләргә бөтен Җөри төбәге авылы интеллигенциясе, оешма–предприятия коллективлары да зур көч куя. Укучыларның һәр чүпкә, һәр кычыткан, һәр көйсез яткан агач ботагына “сәлам биреп” урам, мәйдан, су буе, мәктәп тирәсен ялт итеп куяр өчен күпме тырышканлыгын үзебез генә беләбез. Булсын, эшләгәндә читен булса, кунак каршы алганда, бәйрәм иткәндә үзебезгә күңелле бит. Бәйрәмнең матур булуында, чисталыгын, тәртип булдыруга үз өлешебезне кертүгә горурланып, рәхәт мизгелләр кичерәбез бит без анда.
Питрау бәйрәменең бөтен матурлыгы кичке сәгать биштән соң башлана. Йортта эшләр беткәч, халык иркенләп ял итә, көндәлек эшләрдән арганнарын оныттырырлык хөкем сөрә мәйданда. Биек, яхшы булып янучы Питрау учагы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнап, җырлап ял итә, төнге ут яктысыннан, ялкын телләреннән яшәү көче ала халык, рух ныклыгы ала, җаны-тәне тагы бер елга җитәрлек энергия туплый. Керәшеннәрнең иҗадилыгына шаккатарсың. Бәйрәмнең искитмәле яхшы булуына үзебезнекеләр генә түгел, интернет материалда язылып чыкканча, чит ил кунаклары да гаҗәпләнә.
Казан федераль университетында укучы Япония студенты Акира Сакураман Татарстанга керәшен халык йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицияләренең элеккесен һәм хәзергесен өйрәнергә махсус килгән. Ул ике ел инде керәшеннәр турында материал туплый, Татарстан районнарына барып өйрәнә, ике тапкыр Питрау бәйрәменә килгән. ”Сез бик кунакчыл, киң күңелле халык”,-дигән ул.
Питрау-ул дини бәйрәм генә түгел.Ул җәйнең үтеп баруын, халыкның җиң сызганып печәнгә төшүен, алдагы уракка әзерләнүен дә аңлата. Питрау ул авыл халкы өчен зур старт көне булып хезмәт итә. Менә шундый хикмәтле, хәйләкәр бәйрәм ул Питрау.
Кузнецова Валерия Владимировна, ТР Мамадыш муниципаль районы Җөри муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе “Җөри урта гомуми белем мәктәбе” 7 нче сыйныф укучысы .

Теги: Валерия Кузнецова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру