Журнал «Безнең мирас»

Имәннәре йөзьяшәр

Тормышны тәвәккәл кешеләр бизи. Андый кешеләр вәсвәсәләнүгә бирелеп вакыт уздырмый, җиң сызганып эшкә керешә.
Минем шундыйларның берсе булган, Үсәли җирле үзидарәсендә депутат булып торучы, җәмәгать эшлеклесе, үз гомеренең яртысыннан артыгын туган як урманнары язмышы белән бәйләгән, хәзерге вакытта Кама урман хуҗалыгын җитәкләүче, эшкә тәвәккәл, куйган максатына ирешүчән, әйткән сүзләренә тугры булып кала белүче Сапурин Сергей Ильич турында язып үтәсем килә.
Күп вакытта бергә сөйләшеп, фикерләшеп утырырга туры килә. Без төрле һөнәр кешеләре, әмма безне туганлык җепләреннән тыш, уртак фикерләр, уйлар, омтылышлар, шигырь, моң, халкыбыз турында уйланулар якынайта.
Мәктәптә укыган вакытта, көтмәгәндә, һич уйламаганда әтисез кала ул. Әтиеңне югалту-ул тетрәндерә, яшәү мәгънәсе турында уйландыра һәм иң мөһиме, тормышның, якыннарыңның кадерен белергә, үзеңә дә җаваплы карарга өйрәтә. Сергей дә гаилә камытының үзенә күчүен яхшы аңлый, һәм менә өч дистәдән артык вакыт “әти урынына калган абый” вазыйфасын җиренә җиткереп башкара ул. Ул Сапуриннарның ышанычлы терәге: киңәшчесе, ярдәмчесе һәм кирәк булганда, кирәк вакытта шелтәләүче дә.
Аның туган авылы Владимир табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Туган авылын әйләндереп алган урманнарның саф һавасын иснәп, тау буйларыннан агып чыккан чишмә суларын эчеп үсү дә аның тормышында һөнәрне дөрес итеп сайларга ярдәм иткәндер.
Мәктәпне тәмамлаганннан соң, Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга китә ул. Егет үзенең тырышлыгын анда да күрсәтә. Студентлар җәйге ялларында төрле төзелешләрдә эшлиләр. Анда ул төзелеш отряды җитәкчесе, безнеңчә әйткәндә бригадиры итеп билгеләнә. Флаг күтәрү бәхете дә хезмәттә алдынгылыкны бирмәүче Сапуринга туры килә. Киң җилкәле, көр тавышлы егетне техникумда укыган җиреннән армиягә алалар. Егет Төньяк Хәрби диңгез флотына эләгә. Атом су асты көймәсендә хезмәт итә.Су астыннан атналар буе күтәрелмичә, нинди милләт вәкиле булуга карамастан, дус-тату яшәүләрен искә ала ул. Әмма, су астында вакытта, Баренц диңгезендә ябрендә 10 сәгать 10 минутта,авария булуын исеннән чыгара алмый. Ничек исән калуларына үзләре дә ышанмыйлар алар. Шуңа күрә Сергей Ильич “Минем туган көнем икәү,-”ди. Өч диңгезне, ике океанны гизеп, яңадан техникумга әйләнеп кайта егет. Техникумны тәмамлаганнан соң, Марий –Эл политехник институтында читтән торып белем ала. 1980 елда туган ягына кайтып, Усәли урманчылыгында эшли башлый. Зур энтузиазмга ия егетне урман мастеры итеп билгелиләр. Эшчеләр белән яхшы мөгамаләдә булып, уртак фикергә килеп эшли алуын күреп егетне тагын бер баскычка лесничнй ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрәләр. Ә инде 2003 елда, лесничий Алексей Петрович Чернов үзе лаеклы ялга киткәндә, урманчылыкны Сергей Ильичка тапшыра. Сергей Ильич 8400 гектар биләмәләрне, 7 обход, 2 мастерлык участогын кабул итеп ала. Ул вакытта халык киң куллану товарлары җитештерү цехында рәшәткәләр, поддоннар чыгарыла. Материаллар белән район кулланучылары гына түгел, республика кулланучылары да тәэмин ителә. Урман хуҗалыгы питомнигы да 4 гектар җир били.Анда үстерелә торган кәлшәләр дә төбәктә һәм Татарстанда урманнар һәм агачлар санын арттыруга хезмәт итә.
Усәли урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытта Сергей Ильич Рәхмәт Аланы авылы халкын юллы итү бәхетенә иреште. Уфа-Казан трассасыннан авылга кадәр өсте ныгытылган юл үткәрелде.
Аның хезмәтләрен район җитәкчеләре генә түгел, урманчылык министрлыгы да югары бәяли. 2007 елдан 54 мең гектар мәйдан биләгән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Чистай районнары территориясенә урнашкан Кама урман хуҗалыгын ышанып тапшыралар аңа.
Иванов Иван Захарович эшләгән замандагы урман хуҗалыгы түгел инде ул хәзер. Урман хуҗалыгының бер өлеше шәхси эшмәкәрләр кулына күчкән. Шулай да бирешми әле Кама урман хуҗалыгы. Узган 2011 елда да130 гектар урман утыртканнар. Алдагы елгы утыртылган участокларда үсентеләргә тәрбия ясап чыкканнар. 500 гектарда чыбык кырганнар. Урманчылар телендә ул “яктырту” дип атала. Утыртылган агач кына калдырылып, әйләнә-тирәсендәге үзләре тишелеп чыкканнары кисеп алына. Күргәзмә-агитация материаллары да тиешенчә кулланыла әле урман хуҗалыгында. Питомникларында да урманчылар ныклы хезмәт куялар. Питомникларда егерме төрдәге агач һәм куак үстерелә. Ак чыршыны бары тик алардан гына табарга мөмкин. Питомниктагы агачлар республика шәһәрләрен яшелләндерүгә дә ярдәм итә.
Кама урманчылыгы җитәкчесе халыкның урманнарда ял итүен бик хуп күрә, әмма артларыннан калган чүпне җыеп китмәүләре аның йөрәген әрнетә. Халыкка ял итү өчен махсус урыннар да ясап куела. Узган ел да шундый дүрт “Ял аланы” ясап куелган. Биш урынга урманнарны сакларга кирәклеге турында кисәтеп яңа аншлаглар урнаштырылган.
Хезмәтендә ирешелгән уңышлары да югары бәяләнгән аның. Район хакимияте тарафыннан тапшырылган күп кенә мактау грамоталарына, дипломнарына һәм РСФСР урман хуҗалыгы Федераль Агентствосы грамоталарына өстәмә, “РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 10 еллыгы”, “РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 20 еллыгы”, “РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 30 еллыгы” на грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән дә бүләкләнә ул. “Лесничийның I класслы ярдәмчесе” (Первоклассный помощник лесничего”) исеменә ия була. 2005 ел 30 июнь РФ Президенты Указы нигезендә “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” («В память 1000-летия Казани») медале белән бүләклиләр. Мамадыш муниципаль районы күпкырлы хезмәтләре өчен “Мамадыш муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен” (“За заслуги перед Мамадышским муниципальным районом”) дигән күкрәк билгесе, “Универсиада объектларын төзелешендә актив катнашканы өчен”(“За участие в строительстве объектов универсиады”) дигән истәлекле медаль һәм почет грамотасы белән бүләкләнде.
Республика урман хуҗалыгы тарихында тик бер генә кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган легендар шәхес Иван Захарович Ивановка атап куелган мемориал тактаны кую да, аның катнашыннан башка узмады. Мемориал такта Кама урман хуҗалыгы конторасы бинасына урнаштырылды.
Сергей Ильич җитәкче булу өстенә, менә дигән җәмәгать эшлеклесе һәм гаилә кешесе дә. Ул үзе депутат булып торган участокның эшләреннән хәбәрдар булып, булдыра алганча ярдәм итеп тора. Тормыш иптәше Мария белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ике балалары да гаиләле, Казан каласында яшиләр. Кызы Светлана медицина көллиятен тәмамлап республика балалар клиникасында хезмәт итә. Ире Владислав белән ике ул тәрбиялиләр. Юрий РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик факультетын тәмамлап МВД системасында эшли. Тормыш иптәше Гөлназ белән ике бала үстерәләр. Дүрт оныклары бар, Артур, Лия, Артем, Роберт. Алар хәзерге көндә бәхетле бабай һәм әби. Оныкларын тагын да бәхетлерәк һәм “бай”рак дип әйтәсем килә. Ике якның да әби-бабайлары бар, аңа өстәмә әби белән бабаларының әниләре исән-сау. Оныклары аларны бик яхшы беләләр һәм яраталар. Картайган көннәрендә ике кодагый да бик бәхетле. Берсенең улы, икенчесенең кияве булган Сергей “кочагына” ике як туганнар да сыя. Ике әбине дә үз йортында киленнәре шатланып каршы ала. Атнага бер тапкыр Владимирга кайтып хәлләрен белеп килергә дә вакыт табалар алар. Сеңелләре дә абыйлары йортына бик теләп хәл белергә кайталар. Килен апалары да үзләре белән бертуган кебек аларга.
Хезмәтенә тугрылыклы бу шәхес, барлык авырлыкларны җиңеп илебез урманчылыгын торгызуга, яңартуга үз өлешен кертү өчен хезмәт итә.

Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы,  Мамадыш мун. районы. Түбән Сон авылы

Теги: Рәйсә Муллахмәтова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру