Журнал «Безнең мирас»

Елгалар чишмәдән башлана...

Питрәч - талантларга бай төбәк. Туган ягым үзенең гади, хезмәт сөючән, шул ук вакытта горурланырлык шәхесләре белән данлы. Питрәчтә төрле милләт кешеләре – татарлар, керәшеннәр, урыслар һ.б. яши.
“Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...” дигән иде М.Ш.Шәймиев үзенең бер чыгышында. Бу, чынлап та, шулай. Районыбызда керәшеннәр арасыннан чыккан күренекле шәхесләр байтак. Мисал итеп, Павел Апушев (язучы), Николай Максимов (галим), И.Баширов, Г.Канашев, М.Черновларны (көрәшчеләр) күрсәтергә була. Аларга алмашка өметле, иҗади яшьләр үсә. Бүгенге заман яшьләре әле Питрәчебезне тагын да танытыр, дип ышанасы килә.
Әйе, алар бик күп... Ләкин әллә ни биек үрләр яуламыйча, үз туган җиренә, табигатенә, халкына тугрылыклы булып, район өчен җан атып, эшләп, яшәп яткан шәхесләребез бар. Бүгенге сүзем шундый шәхесләрнең берсе турында булыр.
Һәр милләтнең, һәр халыкның үзенчә чын милли көе, җыры, җан азыгы, күңел көзгесе бар. Һәр халыкның үз сандугачы, һәр чәчәкнең үз матурлыгы була. Безнең гүзәл табигатьле туган ягыбызның да үз җырчылары, шагыйрьләре, сәнгать осталары, язучылары бар. Без үзебезнең талантларыбыз белән горурланабыз, аларны хөрмәтли, кадерли беләбез, уңышларына чын күңелдән сөенәбез. Сөенмәслекмени!
Зур эш күрсәткән олпат ирнең хезмәте элек-электән һәйкәлләр белән бәяләнгән. Бронзадан яисә мәрмәрдән салганнар аны. Һәйкәл ул кешенең, аерым шәхеснең асыл хезмәтенә символик билге генә. Чынлыкта исә кеше көче, кеше акылы тудырган бөек хезмәткә лаек символ табыл¬магандыр әле. Һәйкәл бит ул гади сурәт кенә. Шулай да без аларны кеше эшчәнлеген мәңге¬ләштерүче илаһи тамга сыйфа¬тында кабул иткәнбез, һәйкәлләр безгә тарихи шәхесләрнең хезмәттә үткән олы юлын күз алдына бастырырга булыша, алар¬ны онытмаска өйрәтә.
Минем язмам һәйкәл салынган кеше турында түгел, бәлки бүген дә хезмәттәшләре белән бер сафта эшләп яшәүче фидакарь, шул ук вакытта гади ир турында.
Билгеле, бу кечкенә генә язмамда аның күпкырлы эшчәнлеген, бәлки, ачып та бетерә алмам.
Язмамның герое – Александров Николай Сергеевич - Питрәч төбәгендә туып үскән. Биредә эшләп, онытылмас истәлекләр, җуелмас эз калдырып килә торган шәхесләрнең берсе.
Баксаң, ул да бит бүгенге олы юлына— гади колхозчы улы буларак, авыл сукмаклары аша килгән.
Николай Александров 1956 нчы елның 10 нчы маенда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында дөньяга килә. Авыл малайларына хас булган күп төрле авыр эшләр үтә аның кулыннан.
Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач та ул, һич икеләнүсез, Казан педагогика институтына тарих һәм филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң 3 ел Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбендә рус теле укыта. 1989 нчы елга кадәр Питрәч махсус мәктәбендә хезмәт, рус теле дәресләре алып бара. 1989 нчы елдан Питрәч урта мәктәбендә, 90 нчы еллардан 2000нче елга кадәр Питрәч 2 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, директор вазифаларын башкара. 2000 нче елдан “Алга” газетасы мөхәррире, Питрәч телевидениесе директоры хезмәтендә.
Күңеле белән шагыйрь булучылыр, бәлки, күптер, ә менә йөрәк хисләрен башкалар да яратырлык итеп шигъри юлларга күчерүчеләр сирәк. Николай Александров - шуларның берсе.
Кечкенәдән үк, сихерләп үзенә тарткан әдәбият дөньясы, бигрәк тә поэзия аның рухи бишеге. Язган шигырьләре ачык дәлил моңа.
Кеше кайчан шигырь яза баш¬лый соң? Күңелендә яңа фикерләр уянып, кешегә әйтер сүзе, поэтик табышы булганда.
Табигатьне сизгер күзәтүче, аны үзенчә күрә белүче, тылсымлы бизәкләр табып, сурәтләр ясаучы егет, һичшиксез, кешеләргә әйтер сүз таба. Шуңа күрә дә ул китап укучылар белән шигъри телдә сөйләшергә сүз сорый.
Николай Александров кечкенәдән үк шигырьләр яза. Казан дәүләт педагогика институтының татар теле бүлегендә укыганда бу омтылыш тагын да арта. Питрәчтә мөгаллимлек итү чорында да каләмен ташламый. Ул бүген дә иҗат дөньясында. Республикабыз матбугатында аның бихисап шигъри әсәрләре дөнья күрде. “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт” газеталарында аның шигырьләре басылып тора. Ә район газетасы битләрендә аның шигырьләре һәрдаим чыгып бара. Аның иҗаты үз укучыларын тапты.
2010 нчы елда “ Хисләремә шатлык сарылган” исемле шигъри җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкта 67 шигырь, шул исәптән, 5 җыр тексты урын алган. Н.Александров шигырьләренә язылган җырлар да байтак: “Язмыш”, “Атлар”, “Гүзәллек”, “Әбиләр чуагы”, “Сары көздә ак күбәләк” һ.б. (Бу җырлар – Н.Александровның районыбызның үзешчән композиторы М.Миңнуллин белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә туган музыкаль әсәрләр).
Аның шигырьләренең төп тематикасы – мәхәббәт, сөю, яшәеш, кеше язмышы. Николай Александров ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт, туган як, туган җир, табигать лирикасы, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле шигырьләре безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән белән сугарылган.
Кешене кеше иткән төп нәрсә - хезмәт, туган җиргә булган мәхәббәт, үз туфрагыңнан, анадан тугач та шифалы суы белән ирен¬нәреңне чылаткан чишмә-елгаларыңнан, тәпи баскан урам, кырларыңнан аерылмыйча яши белү.
Николай Сергеевичның гомере буена игътибарын биләп торган мөһим темаларның тагын берсе ул – туган җир темасыдыр. Аның шигырьләре үтә шәхси, үтә хис-тойгылы… Шуңа да карамастан, аның һәр әсәре, һәр шигырь юлы төрле төбәкләрдә яшәүчеләргә бердәй якын. Үзе туып үскән Керәшен Сәрдәсе авылы, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе аның бөтен иҗатын озатып бара. Бу хисләр аеруча аның лирик шигырьләрендә (“Көз алды”, “Каенга”, ”Яз”, “...сары яфрак җилләрдә”, “Көз”, “Көзге көндә җәйге моң” һ.б), җырларында (“Әбиләр чуагы”) калку чагылыш таба.
Сары яфрак җилләрдә,
Ята алмый җирләргә.
Кошлар кебек очып кайтсаң
Иде туган илләргә.
Иҗатының төп өлешен – сөю, мәхәббәт тематикасы алып тора, дисәң дә ялгыш булмас. Бу мәхәббәт күпкырлы – тормышка, туган якка, якыннарга, илаһи зат – хатын-кызга булган мәхәббәт. “Сөю белән гүзәл бу дөнья “ циклындагы шигырьләре моның ачык дәлиле.
Син – еракта, күңелеңә
Барасы да барасы.
Хисләр белән үлчәнә шул
Ике йөрәк арасы. (“..син янәшә...”)
Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче якта - авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы. Яшьлек сүзе белән бик тыгыз бәйләнештә торучы гүзәл хис бар. Ул - мәхәббәт!
Язлар җитми – бөре уянмый шул
Тирәк тапмый былбыл сайрамый.
Мәхәббәткә башлар иеп яшик,
Мәхәббәтсез гомер яралмый, -
дип яза Николай Александров. Гомумән, аның кайсы гына шигырен алып карама, аннан яшьлек исе, мәхәббәт, яз исе бөркелә. Николай Сергеевичның шигырьләренә, аның шигърият дөньясына битараф калу мөмкин түгел. Чөнки ул үзе битарафлыкның ни икәнен дә белми, аның өчен бу төшенчә, гомумән яшәми дә торгандыр кебек. Хәер, гашыйкларның барысына да хас уртак сыйфат бит инде бу. Ә Николай Александров җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә гашыйк. Шуңадыр, аның күп төсмерле, саф шигърияте бар нәрсәдән бигрәк яшьлек рухын чагылдырып килә.
Н.Александров иҗатында тормыш, яшәеш турындагы шигырьләр дә байтак. “Фәлсәфи карыйк тормышка” циклында бирелгән шигырьләре аша автор яшәү асылына үзенчәлекле итеп төшендереп бирә.
И яшәү, асылың,
Югалту, табышмы?
Шатлыкка уралган
Бу сары сагышмы... (“И яшәү, асылың»)
Бүгенге көн өчен актуаль булган милләт, тел проблемаларын күтәреп язылган шигырьләре дә байтак.
Куанам, сөенәм, шатланам,
Күңелем итә, әй, таптана.
Җыр-телем халыкка кайта бит
Тукайлар халкыма кайта ла.
Юллар нинди генә урау булмасын, тормыш алга бара.
Чытырманлы урманнар, сазлыклы әрәмәләр кичелә. Ташлы таулар түбәсенә менелә. Сикәлтәле сукмаклардан бер чигенәсең, янә алга китәсең, йә кырык төсле сурәткә керәсең - җитмеш төрле халәт кичерәсең - барыбер олы максат ярыңа карап барасың.
Ә ул гел дәвамлы. Аның чиге булганы юк. Әгәр булса, кешенең омтылышы һәм хыялы да, үсеше вә ирешүе дә, көрәше бәрабәренә җиңүләре дә булмас иде. Язмам героеның тормышын күздә тотып әйтәм моны.
Җиңүемә жинелүләр аша барам.
Табышыма югалтулар юлдаш һаман
Язларыма мин кышларны җинеп киләм.
Синең чыгар юлларына маяк тезәм.
Һәр үремне, бил алышып,яулап алам.
Ахры, шуңа, тормыш, синнән мин ямь табам.
Бүгенге көндә дә Николай Сергеевич яшәүдән ямь табып, бил алышып, үрләр яулап, зур уңышларга ирешеп гомер итә, дан-шөһрәткә күмелеп яши. Без дә аның уңышларына сөенәбез!
Галина Илгизовна Чукурова, Питрәч районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Галина Чукурова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру