Журнал «Безнең мирас»

Бабам турындагы хатирәләр

Туфрак, төтен, кан исе белән аралашкан соры көннәр – рухи һәм тән гариплеге алып килгән сугыш тәмамлануга 70 ел. Бүген заман баласын сугыш темасына уйландыру авыр. Сәбәбе: муллык белән үскән, михнәт күрмәгәннәр бу темадан читтә. Кайгы авырлыгын тоя, үз йөрәге аша үткәрүчән түгелләр. Сугышның кара кайгы икәнен аңлаганнар башка фикердә. Кан кою бәрабәренә яуланган җиңүнең ничек килүен, тыныч тормыштагы яшәүнең никадәр татлы икәнен аңлыйлар алар. Илем халкы Бөек Җиңүне каршыларга җыена. Төрле эшләр башкарыла: мәктәпләрдә бу тема буенча тәрбия сәгатьләре үтә, әңгәмәләр оештырыла; газета – журналларда язмалар бастырыла, геройлар хакында китаплар чыгарыла; сугыш һәм тыл ветераннарына һәртөрле ярдәм оештырыла һ.б.
“Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары” конкурсы игълан ителүгә дә, шактый вакыт үтте. Языйммы, язмыйммы, дия – дия, ел үткәрдем. Чөнки язарга теләгән кешем гади солдат. Бернинди яңалык ачмыйм кебек. Миллионлаган хәрбиләр кебек Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүче. Азмы андыйлар?!. Шулай да, кыюлыгымны җиңеп, героем белән җәмәгатьчелекне таныштырасым килде. Герой ул! Әмма күкрәге белән дошман амбразурасын да капламаган; самолёттан бомба яудырып, дошманнарны өркетмәгән, М.Җәлилчеләр батырлыгыннан да читтә. Шулай да безнең өчен герой ул! Ямьле Актаныш районының кечкенә авылы Иске Җияштә туган, яшәгән, сугышка да шуннан киткән, шунда кайтып егылган. Кечкенә авылның гадәти бер кешесе, җиңүгә үз өлешен керткән – әтиемнең әтисе – бабам турындагы истәлекләрне сөйләргә җыенам.
Ул – Әхтәм Әхмәтхуҗа улы. 1908 нче елгы. Сугышка ике тапкыр алына. Ике тапкыр каты яралана. Икенче яралануыннан соң, туган авылына демобилизацияләнә. Миңа 6 яшь вакытта, бакыйлыкка күчте. Хәтеремдә: бабам таяк белән йөрмәде, аксаклап, аяк очы белән генә җиргә басып йөри иде. Без, оныклар, бабай кеше шулай йөрергә тиештер дип уйладык, ахры. Ә аның аксаклыгы турында сорауга җавапны соңрак, әтием – Фаис - сөйләгәннән белдем. Бармакларга басып йөрү юктан барлыкка килмәгән: Сталинград өчен барган сугыш ярасы икән лә...Разведкадан кайтканда, окопка төшеп җитә алмый кала. Аны дошман пулясы куып җитә: үкчәсеннән кереп тезеннән чыга. Шушы яра белән туган якка кайтарыла. 1945 – 1973 нче елларда крестьян тормышы белән яшәүне дәвам итә. Әбием Хәдичә белән 12 балага җан биреп, тугызын (1 кыз, 8 ир бала) исән-сау үстерергә насыйп була. Кирәк чакта тимерче, кирәк чакта балта остасы булган. Эшләгәне балаларын туйдыруга китә. Очын - очка ялгап, җитмәүчелек белән яшәү бабама өстәмә эшләр дә йөкли: кичләрен әбием белән бергәләп оекбаш та бәйли. Сугыштагы батырлыгы турында соңрак белсәм дә, оекбаш бәйләү остасы икәнен балачактан ук белә идем. Бертуган апаларыма – ак тәнлесенә – ак йомгак, ә карасына – кара йомгак бүләк итүен дә хәтерлим.
Сугыш ветераннарына игътибар арткан чорда, әткәемә бабамның медаль – орденнары, документлары турында янәдән сүз катам. “Бар иде, кызым, бар иде, - ди ул, уйчанлана төшеп. – Тавык кетәклеге кебек кечкенә йортның эче бала – чага белән тулган җирдә саклау мөмкинлеге булмаган шул”.
Әйе, кәгазьләрдә язылмаса да, безнең өчен герой ул! Бабам кебек асыл ирләрнең өлеше дә бар Бөек Җиңүдә!

Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы, Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Теги: Мәйсәрә Хәбирова Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру