Журнал «Безнең мирас»

Күрше хакы

Күркәм эшләрнең иң гүзәле вә иң саваплысы, изге холыкларның бик олугы – күршеләрне хөрмәт итү, күршелек хакын җиренә җиткерүдер. Гакыллы вә күркәм холыклы булган кеше һичбервакыт күршесен рәнҗетмәс, даими алар хакында изгелектә, күркәм мөгамәләдә булып, рәсүлнең сөннәтен җиренә җиткерергә тырышыр. Пәйгамбәребез: «Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә вә аның рәсүленә иман китерсә, күршесен хөрмәт кылсын», – дигән. Күршесе мөселман вә башка дин кешесе булсын, аңа хөрмәт кылу мөселман кешенең бурычыдыр. Изге вә күркәм холыклы балалар күршеләрен үз кардәше кеби күрерләр. Адәм балаларының һичкайсын рәнҗетү ярамас. Күршене рәнҗетү бигрәк тә холыксызлыктыр. Сез, балалар, күршеләрегезгә
яхшылыкта булып, яхшы исем алырга тырышыгыз.


К.Бикколый, Г.Госмани


"Безнең мирас". - 2015. - №6. - 44 б.


Фото: pixabay

Теги: К.Бикколый Г.Госмани Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру