Журнал «Безнең мирас»

Кыз вә хатыннарның карендәшләренә каршы вазифалары вә гомуми эшләре

Карендәш ыругларга килсәк, ничек ата-анагызны сөяргә вә хөрмәт итәргә тиеш булса, аларның якыннары булган карендәшләр дә хөрмәт вә мәхәббәт, хезмәт вә итагатькә лаек булачаклары билгеледер. Болар арасында олуг булганнарының кулларын үпмәк, хәлләрен белергә вә күрешергә бармак, авыру булсалар, кулдан килгән кадәр карамак, хезмәтләрендә булмак, аларны юатмак, күңелләрен табарга тырышмак, мохтаҗ булсалар, ярдәм итмәк, ничек кенә булса да аларга яхшылык кылмак – карендәшлекне күрсәтмәк лязимдер. Кечкенәләрен дә сөймәк, аларга шәфкать вә мәхәббәт күрсәтеп, дошманлыкка сәбәп булырлык вә хәтер калдырырлык эшләрдән сакланмак вазифасы берлә бурычлы булганыгызны онытмагыз. Карендәш вә якыннарыгыз сезгә ят булып торсалар да, сезне хурласалар вә орышсалар да, сез янә аларны сөегез, аларны хөрмәтләгез. Инсаниятегез берлә, йомшаклылыгыз берлә аларны оятлы итегез. Начар эшкә начарлык берлә каршы тору начарлыктан башка бернәрсә дә чыгармас. Бер күңелне сындырмак бик асаттыр, ләкин төзәтүе бик кыендыр. Һөнәр – шелтәгә тиеш булган күңелләрне сындырмый, яхшылык берлә әсәрләндереп, күркәм хисләргә өндәмәктер.


Фахрелбәнат Сөләймания


Безнең мирас. — 2016. — №3 — 57 б. 


Фото: pixabay

Теги: Фахрелбәнат Сөләймания Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру