Журнал «Безнең мирас»

Хатыннар өйдә утырырга дучар ителгәнме? (Гаилә дәресләре)

Кызлар, хатыннар өйдә утырырга мәхкүмнәрмедер (дучар ителгәнме)? Юк! Алар да адәмнәр. Алар да күрше-кыланга барырлар. Һәр ханым ата-анасыннан яки зәүҗеннән (иреннән) рөхсәт алмый һичбер җиргә бармаска шәригать йөзеннән мәҗбүрдер.


Кешегә барганда килешле киемнәр илә барырга кирәк. Өй иясе дә үзенә килгәннәрне шулай каршы алырга тиеш. Чуалган сачләр, кара өсләр берлә кунак каршы алмак, вә шул хәл берлә кешегә бармак гаеп булган эшләрдәндер. Ерактан кунак килсә, мөмкин булган кадәр тизрәк ашатмак, хөрмәт итмәк мосафирпәрварлеккә лаек эштер. Кешегә барган вакытта ул өйнең ир кешесе өйдә очраса, өйгә кереп аны рәхәтсез итмәк мәгъкуль түгелдер. Өй иясе берәр сәбәптән кайгылы булса да, кунакларына караңгы чырай күрсәтми, даими көләр, йөзе якты чырай берлә килгәннәргә бик хуш күргәнлек әсәре күрсәтмәк лязимдер. Бер зур мәҗбүрият күренмәгәндә кунакка балалар алып бармак мәгъкуль түгелдер.


Сәйраннарга килсәк, хатыннар да вакытында кыр вә бакчаларга чыгып һава, кояш алмага, күңел ачмага мохтаҗлардыр. Ләкин бу сәйраннарга чыкмак ата-ана, ир яки башкаларның рөхсәте берлә вә тәрбияле рәвештә булмак кирәк. Ханымнарга кирәк кадәрле әдәп берлә йөрергә вә ирләр җыела торган җирләргә бармаска кирәктер.


Ислам ханымнарының вокзал алларында, пароход пристаньнарында, гостиница вә харчевня алларында йөрүләре дин вә тәрбия йөзеннән һич дөрес булмый, тугры ислам хатыннарының хатынлык шанына да муафыйк түгелдер. Бер хатын, никадәр гүзәл булса да, ачык-сачык булды исә, ирләрнең вә һәркемнең карамагында гаепле саналыр. Гыйффәт берлә тугры юлда йөргән ханымнарга һичкем кырын бакмас.


Фәхрелбәнат Сөләймания


Безнең мирас. — 2016. — №7. — 65 б. 


Фото: pixabay

Теги: Фәхрелбәнат Сөләймания Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру