Журнал «Безнең мирас»

Беренче көнне үк 52 көрәшчене еккан!

Казанда Сабантуй бары тик ХIХ гасырның икенче яртысында гына үткәрелә башлый. Моңа кадәр авылларында натураль хуҗалык белән көн күрергә мәҗбүр булган крестьян кешесе шәһәргә яллы эшкә урнаша башлый.

Нәтиҗәдә, Казан шәһәрендә әле генә авылдан килеп, шәһәр кешесенә әверелгән татарлар, шул исәптән зыялы катлам вәкилләре (ХIХ гасыр ахыры ХХ гасыр башларында матбагачылар, укытучылар, артистлар һб.), фабрикантлар бергәләп, беркадәр күңел ачу, үзара аралашу, үз яклары батырын Сабантуйның иң абруйлы бәйгесе – көрәштә сынау, бар татарга туган төбәк исемен ишеттерү теләге белән Сабантуйлар үткәрүне мәслихәт күрәләр.
Сабантуй чыгымнарын, әлбәттә, чорның татар эшмәкәрләре күтәрә. Моның белән Сабантуй үткәрү өчен махсус оештырылган Сабантуй идарәсе шөгыльләнә, Сабантуйга тотылган акчаларның хисабын да җәмәгатьчелек алдында әлеге идарә тота. Нәкъ менә шушы вакытлардан моңа кадәр бары тик авыл бәйрәме буларак кына аңланган Сабантуйга җитди үзгәрешләр кертелә башлый. Төп үзгәрешләрнең асылында, җир эшкәртүгә мөнәсәбәте булмаганга күрә традицион ышанулар системасының төшеп калуы, аңа бәйле рәвештә бирнә җыю йоласының үткәрелмәве, Сабантуйның төп катнашучысы буларак төрле төбәкләрдән үзенчәлекле традицияләр белән килгән үзгә бер конгламерат буларак оешкан татарлар чыгыш ясавына бәйле йола бәйрәменең бер кадәр тамашага йөз тота башлавы ята. Шуның белән бәйле рәвештә моңа кадәр авылларда бары тик тамашачы буларак кына катнашып килгән хатын - кызлар, бала - чага өчен дә алдан әзерлек, осталык сорамый торган җиңелчә генә оештырылучы күңел ачу бәйгеләре кертелә башлый. Мәсәлән, чиләк көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, әйбер кисүләр шул чор Сабантуйларында гына кертелгән күңел ачу бәйгеләре.
Әлеге Сабантуйларда төп урынны, әлбәттә, көрәш биләгән. Көрәш карарга килүчеләрне мәйданга тәртип саклап сыйдыру, барлык тамашачыларга, аларның социаль статусларын да исәпкә алып, карап утыру өчен тиешле урыннарны алдан әзерләү максатларыннан билетлар сату да оештырылган. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибрагимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә күренекле татар язучы Ф. Әмирханның Казан Сабантуенда төшкән фотосурәте саклана. Әлесе фотода көрәш мәйданы утыргычларының номерланган булуы бик яхшы күренә.
Бу чорларда Казан Сабантуе татарның иң яхшы көрәшчесен, бүгенге тел белән әйтсәк абсолют батырын билгеләү буларак та аңланган. Мәсәлән, урысның күренекле көрәшчесе Иван Максимович Поддубный үзенең осталыгын империянең иң зур циркларында күрсәтә алса, татар көрәшчесе өчен иң зур арена Казан Сабантуе мәйданы булган.
Сабантуй батыр билгеләнмичә бетмәгән. Ул вакытларда бары тик ике генә батыр - батыр һәм батыр асты гына билгеләнгән. Кайбер вакытларда Казан Сабантуйлары өчәр көнгә кадәр сузылган. Мәсәлән, ХХ гасыр башында Казанда чыгып килгән “Йолдыз” газетасының 1910 елның 30 нчы май, 1 июнь саннарның Казан Сабантуе турындагы басмаларында Бәрәзә авылыннан килгән Хафизулла Алачев исемле егетнең беренче көнне үк 52 көрәшчене калак сөягенә салып, батыр калуы турында бик тәфсилләп сөйләнә. Язмадан күренгәнчә, аңа гына хас техника белән аның үзеннән әллә ни кадәр авырырак гәүдәле көрәшчеләрне дә җиңә алуы бик күпләрне сокландырган.
Бу факт Сабантуйларның тагын бер асыл сыйфатын – батырның үз авырлыгындагы көндәшен генә җиңә алуын түгел, ә оста техникасы, табигый сәлате, нәселдән нәселгә күчеп килгән көрәш серләрен белүе бәрабәренә елның төп батырын билгеләүгә корылган булын кабат ассызыкларга ярдәм итә. Әлбәттә, Сабантуй көрәшен бүген ныклы адымнар белән үсә барып, профессиональ спорт төренә әверелгән көрәштән аерып торучы иң зур билге нәкъ менә шушы - батырның бар көндәшләрен җиңәргә тиешлек кагыйдәседер мөгәен. Кызганыч, ХХI гасыр Сабантуе көрәшен профессиональ спорт бәйгесе дип тә, чын Сабантуй көрәше дип тә атап булмый. Аны атау өчен татар акылы әлеге сүзен дә таба алмый ахры, бәлки табуны кирәк дип тә санамыйдыр. Моның сәбәпләре Сабантуй көрәшенең тамашачы тартып торырлык рух һәм көч, дәрт, сәләт бәйгесе булудан әллә кайчан туктавындадыр бәлки.
Фәнзилә Җәүһәрова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру