Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиев: “Безнең мирас” – татар халкының мәдәни мирасы хәзинәсе"

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Безнең мирас" журналына аерым игътибар бирә. Бу хакта ул Татарстан журналлары турындагы әңгәмәдә искәртеп уза.


"Татарстан" журналының октябрь санында дөнья күргән "Бер-берегездән өйрәнегез, үз йөзегезне югалтмагыз!" исемле мәкаләдә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев республикада чыга торган журналлар хакында фикер йөртә. Аның "Безнең мирас" журналы турындагы цитатасын тулысынча китерәбез:


“Безнең мирас” журналына аерым игътибар бирәм. Ул халкыбызның тиңсез мирасы киңлегендә уңышлы эшләп килә. Мин бу журналны татар халкының мәдәни, шул исәптән сөйләм һәм язма мирасы хәзинәсе, дип атар идем. Аның сәхифәләреннән күренекле галимнәр, тарихи шәхесләр, әдәбият һәм сәнгатьнең уникаль әсәрләре турында күпме файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алып була! Акыл сандыгы!
Журналның “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Свияжск” проектын тәмамлауга багышланган махсус саны исә әлеге бөтенхалык проектының дөньякүләм әһәмиятен лаеклы чагылдырды. Бу - мирасны саклау темасына оста һәм тирән мәгънәле юл табу үрнәге.
Мәгълүм булганча, 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышы Россиядә, Татарстан җирендә узачак. Бу исә Татарстанның халыкара дәрәҗәдә тарихи мираска сакчыл карашлы республика булып танылуын аңлата. Бу - безнең уртак казанышыбыз. Әлеге вакыйга “Безнең мирас” журналында лаеклы чагылыш табар, дип ышанам."

Әңгәмәне йомгаклап, Минтимер ага болай ди:


"Минем барлык журналларга теләгем бер: бер-берегездән өйрәнегез, үз йөзегезне югалтмагыз. Көндәшлек – акыллар көрәше, ул киләчәк уңышларга этәрә!"


КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру