Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге: агачат




АГАЧАТ — башкортта: киребеткән, үҗәт ат. Димәк, төркиләрдә «агачатка атландыру» фразеологизмының туры мәгънәсе дә булган икән. //Агачатка менмә, сабыйга тимә, күккә сөянмә - мәкаль. ...Кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем, - Син агачат өстенә атландыручы булмасаң. Тукай. 



Гомумән, «агачатка атлану», «агачатка атландыру» (берәр кешене хәйлә белән алдалау, төп башына утырту)
гыйбарәсен борынгы җырчы Гомерның «Илиада»сына (агачтан ясалган аты»на) гына бәйләп аңлату белән килешеп булмый, чөнки телебездә шул ук мәгънәдәге «таякка атландыру» гыйбарәсе дә яши, - ихтимал, анысы беренчелдер әле. Өстәвенә, данайлылар троялыларга бүләк иткән атка (рус телендә «троянский конь») берәү дә атланмый һәм атлана да алмый, чөнки бу эче куыш ат корсагында данайлы сугышчылар посып ятарлык зур урын булган.



Татар телендәге «җилгә атлану» сүзе дә әлеге мәгънәви рәткә карый.






Адлер Тимергалин
Безнең мирас. - 2018. - №12. - 94-95 б. 
Фото: pixabay

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар Редакция хәбәрләре Тел күрке — сүз

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру