Журнал «Безнең мирас»

Ахматова

Сүзем – Тукай белән Җәлилнең кайбер шигырьләрен тәрҗемә итеп, урыс укучысына җиткергән, татар әдәбиятына аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы булган бер мәшһүр шагыйрә турында. Ул – Анна Ахматова (1889-1966). Ахматова – шагыйрәнең псевдонимы. Аның чын фамилиясе – Горенко. Аяныч язмышлы шәхес. 1910 елның язында шагыйрь Николай Гумилевка кияүгә чыга. 1921 елда, контреволюцион эшчәнлек алып баруда гаепләп, Н. Гумилевны большевиклар атып үтерә. 1912 елның 1 октябрендә туган улы Лев шәхес культы вакытында Сталин җәһәннәмендә газап чигә, шагыйрә үзе дә кагу-сугуларга, михнәтле, каһәрле интегешләргә дучар була.


Шагыйрь Наҗар Нәҗминең А. Ахматовага багышланган мондый шигъри юллары бар:


Заманнарның каһәр чагында да,
Кимсеткәндә кеше кешене,
Теләгәнчә түбәнсеткән чакта,
Кайберәүләр безнең ишене,
Тәәбберләр санга сукмаганда
Исем белән хәтта җисемне,
Сез бит, Анна Андреевна, горур
Йөреттегез шушы исемне...


Монда, әлбәттә, Ахматова исеме хакында сүз барганлыгы һәркемгә аңлашыладыр.
Ахматова...


“Гаиләнең тарихи мәгълүматлар белән расланмаган риваяте буенча, Әхмәтовлар – татар ханы Әхмәт нәселеннән”, – дип яза шагыйрә 1958 елда үзенең бер язмасында. Икенче бер язмада исә ул болай ди: “Минем борынгы бабам Әхмәт ханны, төнлә белән аның чатырына кереп, ялланган рус үтерүчесе һәлак итә һәм шуның белән, Карамзин бәян иткәнчә, Русьта монгол изүе тәмамлана...”


Шагыйрәнең “Исем” дигән дүртьюллык шигырен үз тәрҗемәмдә китерәм:


Катмарлыдыр һәм катыдыр,
Мәгърур исем – татар.
Хәтәр булган һәрбер җирдә –
Ул үзе дә хәтәр.


Кыска, әмма гаять тирән мәгънәле шигырь. Халыкның исеме, җисеме турында. Асылы, милләт язмышы турында. Шагыйрь язмышы – халык язмышы...


Янә Наҗар Нәҗми шигыренә мөрәҗәгать итәм:


Сез үзегез булып яндыгыз да
Һәм үзегез булып сүндегез...

Теги: Ләбиб Лерон

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру