Журнал «Безнең мирас»

Сөю газабы

Шифаханәдән кайтканнан бирле тәмам төн йокылары качты Хәйбүшнең. Сәгать саен гьша түгел, минут саен: «Кайларда йөрисең сөйгән яр!» – дип кабатлый башлады. Хатыны көлә: «Хәйбүш сөйгән ярын сагына!» – ди.Хәйбүшкә дә: «Телгә кергән инде. Ычкынганын үзем дә сизми калам», – дияргә генә калды.
Әйтерең бармы, шифаханәдәге бер чибәргә унсигез яшьлек егеттәй гашыйк булды ул. Ятса-торса, шуны гына уйлый. Хәзер көн дә, мәхәббәт аңлатып, аңа SMS-хәбәрләр җибәреп тора. Тегесе дә озак көттерми: «Чынлапмы?» – дип җавап бирә.
Хатынын да теге Чибәркәйне кочаклагандай иркәли-сөя башлады Хәйбүш. Тик, ни әйтсәң дә, иреннәре Зөһрәнеке кебек сусыл-татлы түгел шул хатынының. Җитмәсә, үпкәндә, чытыкланьш, иреннәрен бөрештереп куя.
Төшенә дә керми бит гүзәлкәй ичмасам. Төштә генә булса да туйганчы яратыр иде үзен. Беркөнне, хыялланып ята торгач, төшенә керде бит өзелеп сөйгән яры. «Зөһрәкәем, җимешем!» – дип иркәләргә-назларга гьша тотынган иде, хатыны янтыгына төртеп уятты:
— Нинди Зөһрә ул тагын? Кемне таптың?!.
— Теге ни, карчык, айдагы Зөһрә кызны күргән идем. Бик авыр, дип, чиләкләрен күтәрешәсе иттем.
«Их!» – дип, эчтән генә көрсенеп куйды да тәрәзәгә борылып ятты Хәйбүш. Үчекләгәндәй, тәрәзәдән тулган ай карый иде.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру