Журнал «Безнең мирас»

Шәп фикер

“Начар эшлисез! Эшегезнең нәтиҗәсе күренми...” – дип Мәскәү тәнкыйтьләгәч, наркоманиягә һәм наркотикаларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе башлыгы полковник Чәпәев уйга калды: “Болай барса, түбәнгә төшрергә дә күп сорамаслар! Нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк”. Һәм уйлап тапты да. Әлеге дә баягы тиктормас оныгы ярдәм итте. “Юлбарыс кирәк!” – дип теңкәгә тигәч, буй-буй сызыклы җирән мәче күтәреп кайтты ул аңа. Тик оныгы мәчене атна буе койрыгыннан сөйрәп йөрде дә, туеп, динозавр таптыра башлады. Мәчене идарәгә илтеп, кәлтә елан тотып кайтырга туры килде шул. Әмма анысының да өч көннән кирәге бетте.
Шунда Чәпәевнең башына шәп фикер килде: “Тукта әле, боларны эштә куллансам?!.” Ә яңалыкны болай теркәделәр: “Наркоманнарны ачыклау буенча тест”.
Хәзер шикләнгән кешеләрне мәче һәм кәлтә елан ябылган читлекләр янына китерәләр.
— Наркотик кабул иттеңме?
— Юк.
— Яле, монда кара! Бу нәрсә?
— Ике-өч көнлек юлбарыс баласы, – ди тегесе мәчедән күзен алмыйча.
Шунда ук беркетмәгә: “Зур күләмдә наркотик кабул иткән”, – дип теркәп куялар.
Инде мәчене таныса, чират кәлтә еланга җитә.
— Динозавр. Яңа туган!
Озак та үтми, Чәпәев генерал булды.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру