Журнал «Безнең мирас»

Олигарх

Ни хикмәттер, Шәкүр төшендә үзен олигарх итеп күрә башлады. Имеш, унике миллиард доллар шәхси капиталы, чит илләрдә виллалары, унисегез яшьлек гүзәл хатыны бар икән. Алай гынамы, йөзләрчә скважиналардан суыртылган нефть, зур-зур заводлар, алагаем гипермаркетлар, банклар да аның кесәсенә эшли. Гомер буе колхоз рәисе булып эшләп тә үзен кайгырта белмәгән иде аның әтисе. Хәзер күрсә, үзен Америкага илтеп ташлаганнар дип уйлар иде, мөгаен.
Тик менә чибәр кызлар белән джакузига кергәч кенә, төше өзелә дә куя Шәкүрнең. Шул ук бер бүлмәле фатир, үзе кебек үк олыгаеп баручы хатын, “мерседес” урынына базарга тартып йөргән ике көпчәкле арба... Аларга карагач, тәмам кәефе кырыла аның. Тизрәк йокларга ятасы да татлы төшкә чумасы килә башлый.
Төнлә төшендә аны яңадан бәхет басты. Менә Шәкүр саунада парланып ята. Аннан чыгуга, шәрә чибәркәйләр тәненә массаж ясый башлады. Куллары каз мамыгыннан да йомшаграк тегеләрнең. Канатлар үсеп чыккандай булды аңа. Шәкүр, хисләнеп китеп, чибәркәйләрнең йомшак җирләренә чәп иттерергә дип үрелде. Шулчак зиннәтле сарайның тәрәзә пыялалары чылтырап коелмасынмы! Аның артыннан ук бүлмәгә шау-шулы тавышлар үтеп керде: “Бетсен олигархлар! Бәр, туздыр нигезен!” Ул да түгел, хезмәтчесе пәйда булды: “Шәкүр Питәевич, бетерәләр, революция!”
Куркып уянып киткән Шәкүр маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртте. Аннары, әле ярый төш кенә икән, дип, янында яткан хатынын кочаклады. Үз фатирыннан да яхшырак торак, үз хатыныннан да гүзәлрәк зат юк иде аның өчен бу минутларда!

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру