Журнал «Безнең мирас»

Аллергия

Сезнең ничектер, шәхсән үземнең бөтен нәрсәгә аллергия: чәчәк исенә, әфлисунга, эт һәм мәчеләргә, исерекләргә, алдакчыларга, сәясәткә... Шүңа күрә, көн дә салгаларга яраткан күршем Шәкүрне күрмәс өчен, бакча артыннан йөрим. Бакчада алмагачлар, чияләр чәчәк ата башлагач, аннан да юл ябыла. Урамга атлаганчы, капкадан башымны чыгарып, озак кына карап торам. Күршем баш төзәтеп кайтып килмиме янәсе. Шуннан соң гына урамга чыгам. Әле анда да эт, мәчесе очрап тора. Кайвакыт урам этләре белән эләгешеп тә киткәлим. Ярсудан, этләрнең генә түгел, үземнең дә йоннарым кабара. Хуҗалы этләр әфтәрититемне таный анысы: мине күрүгә, койрыкларын кысып, капка астыннан кереп таялар. Әле ярый кошларга аллергия юк, канатсыз килеш ничек куар идең аларны.
Телевизордан яңалыклар программасын караган юк, ник дигәндә, ике сүзнең берендә – сәясәт. Дөрес, сайлау кампаниясе вакытында концертларга да сәясәт катыша башлый. Шул аллергия аркасында үзем дә сәясәтче яки депутат була алмадым. Югыйсә очраган бер танышым: “Синең сәләт белән президент яки һичьюгы депутат кына буласы бар, безнең урамга да асфальт салдырыр идең!” – ди.
Барысына да каһәр төшкән аллергия гаепле. Аллергия булмасамы?!.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру