Журнал «Безнең мирас»

Зыятдинов Азат: "Республикабыз мәнфәгатьләрен кайгыртып"

– Азат Шәймуллович, Сез – күренекле сәнәгатьче-нефтехимик һәм Татарстан Фән­нәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, сәнәгать һәм фән өлкәләрендә зур уңышларга иреш­кән шәхес. Шушы ике юнәлешне ничек берләш­терә, алай гына да түгел, аларны бер-берсе белән тулыландырып, хезмәт юлыгызны алып бара алдыгыз. Чишмә башы кайдан башлана?
– Минем тормыш юлымны бил­геләгән «чишмә башы» тату һәм хезмәт сөючән гаиләбездән, бигрәк тә әти-әнинең – әхлак өлкәсендә булсын, хезмәткә, кешеләргә мөнәсәбәттә булсын – үрнәгеннән башлана. Минем өчен иң олы максат – аларга лаек булып яшәү.
Гаилә миндә җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләде. Шуңа күрә, 7 сыйныфны тәмамлагач, Казанга техникумга укырга китәргә дигән беренче зур карарны да мөстәкыйль кабул иттем.
Казан мине колач җәеп каршы алмады: торак эзләргә, яшәп торырлык акча юнәтергә, бер үк вакытта яхшы укырга кирәк! Ләкин максат булганда, кеше барысын да җиңеп чыга.
Армия сафларында хезмәт иткәндә, мин космоска очу хакында хыяллана башладым. Бик күпләр шуның белән янып яшәгән еллар иде бит ул. Шуңа да кайтуга Казан авиация институтына укырга кердем, Мәскәүгә, космонавтлыкка кандидатлар төркеменә алуны сорап мөрәҗәгать тә юлладым әле. Әмма бу теләк хыял булып кына калды.
Ул арада диплом алынды, гаилә корып җибәрдем һәм төзелеп килә торган Түбән Кама шәһәренә эшкә чакыру алдым...
Дөресен әйтим, Түбән Камага мин фатир алыр өчен генә килгән идем. Имеш, фатир алабыз да, аны Казанга алмаштырып, кире башкалабызга кайтып китәбез... Күрәсең, язмыш кемгә кайда яшәргә, нинди һөнәр буенча эшләргә кирәклеген үзе хәл итәдер. Без дә бик тиз үз иттек колхоз басуында үсеп килә торган бу шәһәрне, ә мин – урман кисеп төзелә башлаган «Нефтехимия»не. Хезмәт юлымны смена мастеры, смена начальнигы буларак башлаган урын – изопентаннан изопрен каучугы алу заводының бер цехы (И-2) иде. Ә изопрен каучугының шиннар ясау өчен бик кирәкле чимал булуына да тиз төшендек. Мине инде Дивинил заводын, аның да ДБ-6 цехын төзергә цех начальнигы урынбасары итеп күчерделәр. Тегесен-монысын табарга командировкаларга йөрткәли башладылар, хәйран гына уңышлы кайта идем. Шунысын да әйтим: ярты ел да үтмәде, мине яшь белгечләр Советы рәисе итеп сайладылар һәм баш инженер җитәкчелегендә оешкан кадрларны үстерү комиссиясендә яшь белгечләрне үстерү буенча җаваплы кеше итеп билгеләделәр. Ул вакытта «Нефтехим»да 650 яшь белгеч эшли иде. Аларны малосемейка, балалар бакчасы, бакча өчен җир, фатир белән тәэмин итәргә кирәк.
Мин эшкә чумдым, бары да әйбәт бара кебек... Ә күңел уйлана. Төрле коллективларда булып, «Нефтехимия»дә төп белгечнең технолог икәнлеген һәм яшь белгечләр Советы рәисенең, гадәттә, профсоюз, сирәк кенә партия эшенә күчү перспективасын аңладым. Әмма мине партия-комсомол эше кызыксындырмый иде. Нәселемне күркәм яктан таныту, авылдашларым, якташларым алдында хөрмәт казану өчен, йөрәк ниндидер зуррак эшкә тотынырга өнди. Әйе, миңа Мәскәүдә аспирантурада технология буенча укырга кирәк дигән уй керде.
1972 елның март аенда СССР профсоюзларының XV съездына делегат итеп сайладылар. Шул көннәрдә мин Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының кибернетика кафедрасы мөдире академик В.В.Кафаров янына аспирантура турында сөйләшергә кереп чыктым. Ул сынауга чакырды. Мин, киләсе елда барып, сынау бирдем һәм аспирантурага кабул ителдем. Әмма берләшмә җитәкчесе Н.В.Лемаев: «Дивинил» заводын эшләтеп җибәргәнче, бу хакта сүз дә булырга мөмкин түгел», – дип кырт кисте. Мин укырга китүне кичектердем, башкача ярамый иде.
Без заводны 1974 елның язында эшләтеп җибәрдек һәм мин кабат генераль директор янына киттем. Ул: «Азат, мин сине озак көттердем. Күрәсең, теләгең ихластыр, бар, укы, кайткач, бергәләп эшләүне дәвам итәрбез», – диде.
Бер елга соңга калып булса да, Мәскәүгә аспирантурага китеп бардым. Мөгаен, «чишмә башы» шуннан башланадыр. Ә теге укырга китә алмаган бер елны мин химияне өйрәнүгә багышладым һәм Эстәрлетамак химия заводында баш инженер булып эшләүче якташыбыз, фәннәр докторы Гарифҗанов Гәбделбәр абыйга күп функцияле реактор ясаттым. Рәхмәт төшкере, ул күгәрми торган корычтан җиренә җиткереп эшләп тә бирде. Без аны, ГПТУ-44нең директоры Василий Иванович белән килешеп, җитештерү корпусының экскурсияләр залына урнаштырдык, кирәк булган саен, кереп эшли идек.
– Түбән Кама химия сәнәгатен аякка бастыруда, аны үстерүдә Сезнең өлеш гаҗәеп зур. «Түбәнкаманефтехим» ААҖдә Сез керткән яңалыклар нидән гыйбарәт? Биредә эшләгән елларда ирешкән иң зур уңышыгызны атасагыз иде. Иң кыен сынау нинди булды?
– Д.И.Менделеев исемендәге МХТИның кибернетика кафедрасында уку минем эш потенциалымны күпкә үстерде. Икенче фәнни җитәкчем Писаренко Виталий Николаевич белән төрле нефтехимия заводларына бергә йөри башладык: карашларым үзгәрде, мөмкинлекләрем дә артты. Диссертация яклап, Түбән Камага фәннәр кандидаты булып әйләнеп кайттым. Академик В.В.Кафаров, Н.В.Лемаев чакыруы буенча «Нефтехим»га килеп, матур гына очрашулар узды, һәм алар, миңа фәнни эшемне дәвам итү өчен, каталитик синтез лабораториясе булдыруны кирәк тапты. Озак та үтмәде, ул эшли башлады. Без адсорбция, десорбция, диффузия, катализ процессларын өйрәнүгә зур көч куйдык, завод проблемаларын барлап, процессларны камилләштерүгә юнәлтелгән фәнни ачышларыбыз гәмәлгә кертелде: «СК өчен эреткечләр җитештерү технологиясе», «Нефтеполимер сумала табу технологиясе», «Лак-буяу материаллары эшләү технологиясе», «Н-пентанны изомерлаштыру процессын көйләү», «ЭЛОУ-АВТ җайланмасы өчен деэмульгатор», «Бутан чистарту процессы», «Автобензин җитештерү технологиясе», «Гади полиэфирларның яңа төрләре». Болар комбинатның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итте һәм күпмиллионлы икътисади табыш китерде.
Заман таләпләре сәнәгать, бигрәк тә аның әйдәп баручы көче булган фән алдында яңа бурычлар куя. Әлбәттә, «Түбәнкаманефтехим»га да кагыла бу таләпләр. Шуның өчен берләшмәнең яңа җитәкчелеге моңа кадәр эшләп килгән фәнни берәмлекнең статусын «Фәнни-технологик үзәк» буларак үзгәртеп, аның эшчәнлеген көчәйтү максатыннан, җитәкчелекне миңа – техник фәннәр докторына тапшырды. Җитәкчелеккә энергияле, эш өчен янып торган белгечләр тупланды. Заводлар һәм фәнни лабораторияләр арасында уртак эш темалары ачыкланып, ике яктан да алар өчен җаваплылар билгеләнде. Эшләнгән эшнең күләменә һәм әһәмиятенә карап, заводлар үз фонд­ларыннан лабораторияләргә пре­­­мия билгели башлады. Бу җа­вап­лылыкны ике яктан да арттырды һәм уңай нәтиҗәләр дә үзләрен озак көттермәде. Альфа-олефин заводының уңышлы эшли башлавы, иң катлаулы технологияле этилен заводының куәте күпкә арту, фәнни үзәк тарафыннан алынган патентлар һәм аларның җитештерүдә гамәлгә кертелүе – уңышлы хезмәт җимешләре. Без алар белән горурланабыз. Этилен заводындагы җитештерү куәтен күпкә арттыруга китергән яңалыклар «Фәнни-технологик үзәк»нең үзенә дә танылу китерде: үзәкнең бер төркем галимнәре һәм завод инженерлары Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге иң зур бүләгенә – Дәүләт премиясенә лаек булдылар.
Иң зур уңышларыбызның беренчесе – ул, әлбәттә, дөньяда өченче булып («Эксон» һәм «Байер» фирмаларыннан кала) галобутил каучуклары (бромбутил, хлорбутил) ясау технологиясен булдыру. Әлеге технология гамәлгә куелды, инде еллык җитештерү күләме 160 мең тоннадан артты.
Зур уңышларыбызның икенчесе – Россия хөкүмәтенең яңа төр бутадиен каучуклар алу буенча 705 миллион сумлык Дәүләт контрактын оту. Бу уникаль приборлар, тулаем автоматлаштырылган полимерлаштыру процесслары өчен тәҗрибә реакторы булдыру дигән сүз иде. Без дәүләт контракты таләпләрен уңышлы башкарып чыктык. Нәтиҗәдә, бутадиен каучугының неодим һәм литий катализаторларында алынган яңа маркалары булдырылды һәм гамәлгә кертелде. Аларның гомуми куәте инде 180 мең тоннадан артып китте. Яңа тәҗрибә реакторы СКЭПТ каучугының һәм АБС пластикның яңа маркаларын алу мөмкинлеге бирде. Илкүләм генә түгел, дөньякүләм яңгыраш алган зур җиңү бу.
Иң авыр сынау – изопрен алуның яңа технологиясен гамәлгә кую иде. Чөнки изопренны «иске» технология белән алу бик кыйммәткә төшә, аның рентабельлеге юк дәрәҗәсендә. Шуны күздә тотып, «Нефтехим» җитәкчелеге, әле тулысынча әзерләнеп җитмәгән проектны алып булса да, аны үзебезнең җитештерү шартларында өйрәнергә карар кыла. Кышкы салкыннар вакытында җитештерүдәгеләр дә, фәнни үзәк галимнәре дә тәүлекләр буе заводтан чыкмый: режим күрсәткечләрен күзәтә, анализлар ясый, лабораториядә сынаулар уздыра. Башкарылган эшләрне һәркөнне иртә-кич штабларда тикшерү, бәяләү алып барыла. Шундый авыр хезмәт салып, изопрен алуның яңа ысулы гамәлгә куелды, аның үзкыйммәте исә элеккеге технология белән табылганыннан күпкә түбәнрәк иде. Производствоның уңышлы эшләве тәэмин ителде. Бу бөтен берләшмә белгечләренең уртак җиңүе булды. Газаплы җиңү.
– Азат Шәймуллович, Сез – Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Әлеге югары вазифа зур җаваплылык йөкли. Түбән Камада эшләгән елларда, зур үзгәреш елларында да Сез Татарстан Югары советы халык депутаты булгансыз. Соңгы ике дистә елда сайлаучыларның гозерләре нык үзгәреш кичердеме? Шәхсән үзегез сайлаучыларыгызның нинди наказларын үтисез. Алар белән ничек аралашасыз?
– Мин үзем халык депутаты буларак сайландым, милли блокта булдым. Шәһәребез сәяси мәсьәләләрдә шактый активлык күрсәтте. Әйтик, хәлиткеч карарлар кабул ителгәндә, Казаныбызга Чаллыдан, Түбән Камадан байтак халык килә иде. Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация, Телләр турындагы Закон кабул ителгәнне халык уңай үзгәрешләргә өметләнеп көтте. Без өметләнгәнчә үк килеп чыкмады. Шунысын да онытмаска кирәк: халык исеменнән зур таләпләр куйганда, урам митингларындагы халык саны 30-40 мең түгел, 130-140 мең булса, ул үтемлерәк яңгырый.
Мин моңа ышанып әйтәм, чөнки Декларация һәм башка җитди карарлар кабул иткәндә, халык таләбе һәм милли мәнфәгатьләрне яклаучы халык депутатлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә, җитәкчеләребезнең фикер үзгәртүләрен күп тапкырлар күзәтә алдым. Халык бердәмлеге – зур көч, үзенә тиешле ихтирам таләп итә. Әгәр дә инде халык бердәм түгел, фикерләрендә, таләпләрендә тәвәккәл түгел икән, аның депутатлары да төрле фикердә.
Гомумән, ул елларда депутатның эше сәясәткә корылган иде. Хәзер хәл үзгәрде. Бүген инде торак шартларын уңайлаштыру, эш урыны, дәваланырга ярдәм сорау ... ягъни матди мәсьәлә беренче планга чыкты. Көчемнән килгән бөтен наказларны үтәргә тырышам, үзем үти алмаганнары буенча район хуҗаларына мөрәҗәгать итәм.
– Азат Шәймуллович, Сезнең ир-егет буларак мәйдан тоткан елларыгыз Түбән Кама каласында эшләү чорына туры килде. Илебез картасында пәйда булып, зур тизлек белән үскән шушы шәһәргә милли төсмер бирүдә ниләр эшләдегез? Әйтик, Түбән Камада оешкан «Җидегән чишмә» оешмасы 1980-1990 елларда милли мәдәниятебезне пропагандалау, татарларны берләштерү, күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән аралашу, сәхнә аша милли горурлык тәрбияләү, милли үзаңны уятуда бик үтемле чара булды. Республикабызның иң яшь шәһәрендә шаулап-гөрләп узган «Җидегән чишмә»нең очрашу-кичәләре бер феноменга әверелде. «Җидегән чишмә» кемнәрнең идеясе? Аның эшчәнлеге турында сөйләп үтсәгез иде. Бүген мондый идеяне тормышка ашыру мөмкин булыр идеме икән?
1990 елларда татарларның милли азатлык хәрәкәтенә Казаннан битәр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдәге милли берләшмәләр, зур оешканлык күрсәтеп, гайрәт, көч биреп торды. Ул елларның күңелегездә сакланган иң якты хатирәләре нинди? Шәһәрдәге уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә, Түбән Кама «татар шәһәре» буларак кабул ителә башлады, гәрчә биредә төрле милләт вәкилләре яшәсә дә. Ничек итеп тиз арада шундый үзгәрешләрне тормышка ашыра алдыгыз?
– Иҗтимагый хәрәкәтнең төп зарурлыгы – аның милли идеяләр генераторы булуда һәм халыкны шул идеяләрне тормышка ашыруга туплауда. Ул рәсми хакимияттән алдарак барырга һәм аңа дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Бу бик авыр бурыч, шулай да алдагырак чорында ТИҮ җитәкчеләре эшне шул таләпләргә җавап бирерлек итеп оештыра алды, күпләргә үрнәк булды. Бу – халкыбызның милли рухы тиешле дәрәҗәдә икәнен раслый торган дәлил, безнең горурлыгыбыз. Үткән юлга йомгак ясап, һич кенә дә куертмыйча әйтеп була: иҗтимагый хәрәкәтне оештыручылар, аның беренче җитәкчеләре, шул исәптән беренче президенты Марат Мөлеков та – татар халкының зур рәхмәтенә лаеклы кешеләр.
Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәге, иң беренчеләрдән булып, 1989 елның мартында оешты. Шуңа күрә сайлауларга да байтак әзерлекле килә алдык. Беренче ирекле сайлауларда Татарстан Югары советына халык депутаты итеп сайланырга теләгән партия комитеты, башкарма комитеты түрәләре тәүге турда ук төшеп калды, үзләренең кандидатураларын кабат куярга җөрьәт тә итмәде. Күрәсең, шок хәлендәрәк калганнардыр. Ә яңа кандидатлар, ни сәбәптәндер, Татар иҗтимагый үзәгенә килеп, программалары белән таныштырды, фатиха алырга тырышты.
Түбән Камада милли рух бөтенләй юк дәрәҗәдә иде. Татарлар җыелса, сүз шул хакта зарланышудан башлана... Шәһәребездә Рахмай Хисмәтуллин журналист буларак та, шагыйрь буларак та бу юнәлештә башлап йөрде. Наил Нуретдинов, яшьләрне җыеп, «Җидегән чишмә» исеме астында кичәләр уздыра башлады. Әмма халык йөрми... Кичәдән соң вестибюльдә кичке уеннар да оештырып карыйлар (моның уртасында – Флёр белән Рәзинә Гәйнемөхәммәтовлар!), ләкин халык барыбер килми, 800 кешелек залда 100-150 тамашачы утыра.
Шушы зарларны тыңлагач, мин сорап куйдым: «Әдәбиятта, сәнгатьтә исемнәре танылган, хөрмәт яулаган шәхесләрне чакырсак?» «Алар килмиләр!» – дип өзеп үк җавап бирделәр. Шуннан мин: «Әйдәгез, үзем чакырып карыйм», – дип куйдым. «Кемне?» – диләр. Уйларга 1-2 көн сорадым.
Сибгат ага Хәкимгә 70 яшь тулып килгән вакыт иде бу. Аңа чылтыратып, юбилей тантаналарын Түбән Камада да уздыру тәкъдимен ясадым. Ул бер сорау гына бирде: «Кеше җыя алырсызмы соң?» «Кеше җыярбыз, шигърият бәйрәме ясарбыз», – дип ышандырдым да кемнәрне алып киләсен сорадым. «Кеше ияртеп йөрергә дә рөхсәтмени?», – дип аптырады Сибгат ага. «Кемнәрне алып килсәгез дә, алар безнең олы кунак­ларыбыз булырлар», – дидем.
Сибгат ага 1-2 көннән очрашуның вакытын, килүчеләрнең исемлеген хәбәр итте. Мин боларны түкми-чәчми Рахмай белән Наилгә җиткереп, хәзерләнә башлауларын үтендем. Шәһәр идарәсен, Башкарма комитетны үз җаваплылыгыма алдым. Бөтен Түбән Каманы афишалар белән тутырдык. Халык тамашага билет эзли башлады: шәһәр уянды!
Мәсгут абый Сибгатов, «Нефтехим» берләшмәсенең генераль директоры урынбасары, кунакханә, кунак итү мәсьәләләрен хәл итте. Рахмай сценарий язды, Наил киләчәк очрашу белән янып яши башлады. Сибгат аганы елаткан «Фазыл чишмәсе»н җырлап, су алырга килгән кызларның шагыйрьгә чиккән кулъяулык бүләк итүе – Наил уйлап тапкан матур мизгел булды...
Кичә тамашачы белән туп-тулы залда, күтәренке рухта, чын мәгънәсендә бәйрәм кебек узды. Чын сәнгатьнең, әдәби сүзнең битарафлыкны җиңүе иде бу!
Беренче кичә безнең эшебездә яңа юнәлеш ачты: халыкны зәвыклы сүз, затлы әдәбият-сәнгать ярдәмендә уятырга, милли хисен үстерергә, кешелек сыйфатларын көчәйтергә мөмкин!
Шуңа күрә «Җидегән чишмә»нең советын булдырдык: аны Мәсгут абый җитәкләде, мин «кунак чакыручы» вазифасында калдым, Наил – сәхнә өчен, ә Рахмай сценарийлар өчен җаваплы дип килештек. «Җидегән чишмә» исә гөрләтеп эшләп китте, халкыбызның талантлы, сөекле улларын-кызларын шәһәребездә танытты, аларга да илһам, үз халкының җылы хисләрен тату мөмкинлеге бирде, ахыр чиктә, Түбән Каманы милли җанлы, милли йөзле шәһәр буларак таныта башлады. Мин чакырган, шәһәребезгә килергә теләп ризалашкан талант ияләре арасында Б.Урманче, Ф.Кудашева, Б.Гайсин, Г.Бәширов, С.Садыйкова, Р.Яхин, М.Госманов, Т.Миңнуллин, Н.Нәҗми, Ә.Атнабаев, Р.Таҗетдинов, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Х.Бигичев һәм башкалар бар иде, бу очрашулар Түбән Кама тарихының аерылгысыз бер сәхифәсенә әйләнде.
Бүген мондый идеяне тормышка ашыру мөмкин булыр идеме? Бәлки булыр да иде, тик моның өчен үз халкын сөйгән, аның теле, сәнгате өчен җан атып йөргән Наилләр, Рахмайлар, Мәсгутләр кирәк...
«Җидегән чишмә» шәһәрдә милли хисне, кешеләрдә милли үзаңны кузгатты, Татар иҗтимагый үзәге исә шушы омтылышны урам исемнәренә, һәйкәлләргә, милли мәктәпләргә, балалар бакчаларына, мәчетләргә күчерде. Түбән Камада Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Сөембикә, Чулман, Чишмәле урамнары барлыкка килде, шәһәребезнең иң гүзәл бер бакчасында Тукаебызга Б.Урманче иҗат иткән бюст куелды. Бүген бу бакча шигърият бәйрәмнәре уздыру урынына әйләнде.
Шагыйрьнең йөзьеллык юбилее уңаен­нан, Кырлайдагы утыртып эшләнгән Тукай һәйкәле (Б.Урманче хезмәте) бронзадан коелды. Иске һәйкәл, мәктәп бинасы артына илтеп куелып, кирәксез калды. Мин, Арча районы җитәкчесе В.Миңһаҗев белән килешеп, һәйкәлне Түбән Кама шәһәренә алып кайттым; Г.Исмәгыйлев аны Медсанчасть бакчасына урнаштырды.
2012 елда, бик зур тырышлыклар куеп булса да, М.Җәлил һәйкәлен ачуга ирештек. Монда рәхмәтебезнең иң олысы «Нефтехим» берләшмәсе белгечләренә һәм җитәкчеләренә барып ирешсә иде. Шәһәр җитәкчеләре һәйкәлне ачуны лаеклы бәйрәмгә әверелдерделәр.
Шәһәребезне дүрт манаралы җамигъ мәчете бизи, Б.Урманче, М.Җәлил исемен йөртә торган татар гимназияләре, татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары эшли. Кешеләрнең максатчанлыгы, милләтенә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәте тормышны үзгәртергә, әллә ниләр башкарып чыгарга сәләтле.
– Соңгы дистә елда җәмәгатьчелек фикере милләтне берләштерү мәсьәләсенә зур игътибар итә башлады, көн үзәгенә куйды. Хакимият һәм бигрәк тә мәдәният оешмалары бу юнәлештә системалы эш башлады сыман. Сезнеңчә, бүген татар иҗтимагый фикерен, мәдәниятен үстерү өчен, ниләр эшләргә кирәк?
– Татар халкының бер йомшак ягы бар – ул таркаулык. Шуннан котылу өчен бүген дә нидер эшли алмавыбызны мин бер үзенчәлек белән бәйлим. Татар әдәбияты, татар сәнгате, гомумән, татар дөньясы күпләребез, бигрәк тә җитәкчеләребез өчен Татарстан кысалары белән чикләнә. Бу ялгыш караш тарихи барышта татар халкын зур югалтуларга китерде.
Әйтик, заманыбызның бөек җырчысы Фәридә ханым Кудашева татар булып, гомер буе татарча җырлап та, Башкортстан һәм Россия Федерациясенең атказанган җырчысы гына була килде. Бик күп таләпләрдән соң гына, бик соңарып Татарстан хөкүмәте аны танырга мәҗбүр булды. Шундый асыл былбылны – татар халык былбылын – зур мәдәни бакчабызның Татарстан дигән өлешенә кертмәскә тырышу, аны Башкортстан чикләрендә торуга дучар итү – үзе бер ахмаклык. Ә сөекле шагыйребез Наҗар ага Нәҗми? Аның «Татар теле», «Бар» (татар барда, хәтәр бар) шигырьләре һәм, халкыбыз мөстәкыйльлеген яклап, А.Руцкойга язган ачык хаты өчен генә дә аңа «татар халык шагыйре» исеме бирелергә тиеш иде. Болардан тыш күпме шигырьләр, фәлсәфи җырлар, пьеса, мәкаләләр рухи дөньябызның кабатланмас бизәкләрен тәшкил итә. Күрмәмешкә тырышабыз! Китапларын да басмыйбыз, хөрмәтләмибез дә, янәсе, алар безнеке түгел. Алар – татар халкының үги балалары...
Ә асылташ иясез булмас, аны табып алалар, үзләренеке итәләр, алар белән инде башкалар горурлана. Әлбәттә, кемдер ота, ә татар халкы югалта гына, йөзегебез асылташсыз кала. Шул рәвешле, халкыбызның бөек биючесе Галия Измайлова – СССРның халык артисткасы – үзбәкнеке булып китте, заманының бөек җырчысы, СССРның халык артисткасы – татар кызы – Фатыйма Мөхтәрова азәрбайҗанныкы гына булып калмады, татарның уена да кермәгән «Азәрбайҗан анасы» дигән зур хөрмәткә лаек булды. Моңа үз илендә үз халкына сыену тапмыйча, казах композиторы булып киткән Латыйф ага Хәмидине, җырчы Абдуллиннарны, үзбәк горурлыгына әверелгән татар рәссамы Чыңгыз Әхмәровны һәм башка бик күпләрне өстәп булыр иде. Әмма ни файда? Ул бит безнең югалту, бөеклегебезне, зурлыгыбызны, байлыгыбызны югалту, ваклана, ярлылана бару. Ә бөтендөнья балет йолдызы Рудольф Нуриев? Ирек Мөхәммәдиев? Кайчанга кадәр татарның зурлыгын, бөеклеген Татарстан кысалары белән чикләргә азапланырбыз, рухыбызны вакларбыз? Мәсьәләнең бүгенге куелышы һәм чишелү ысуллары башка төбәк батырларын кертмәгән район сабантуен хәтерләтә. Әлбәттә, кемдер батыр калыр. Ә чын батыр татар халык батыры булырмы соң ул? Без бит «татарның рухи дөньясы» дигән олуг вә гүзәл диңгезне туендырган зур Иделләрне генә билгеләп үтәргә тиеш. Караш тарлыгыннан арыныйк, үз балаларыбызны үги итмик.
Шөкер, Татарстанның үз академиясе бар. Фән өлкәсендә дә санап үткән ялгышлар кабатланмасын иде. Академиябез халкыбызның чит илләрдә, Россиянең бөтен өлкәләрендә, БДБ илләрендәге барлык мәшһүр галимнәрен барлап, аларны Татарстан фәнен үстерүдә файдалана алса иде. Бу – фән аша халкыбызны, дәүләтебезне танытуда гаҗәеп отышлы чара. Академиябез уставында әтрафлы әгъзалыкка зуррак урын биреп, аңа читтәге бөтен мәшһүр, зур галимнәребезне кабул итик. Алар күп, изге Ватаннары Татарстан белән бик кызыксыналар һәм мөмкин булган ярдәмне дә күрсәтергә әзерләр. Файдаланыйк, көчләрне берләштерик!
Бүгенге халәтебезне күзаллаганнан соң, милләт буларак халкыбызны саклап калу, мөстәкыйль дәүләтебезне торгызу өчен, үткәннәрдән нинди гыйбрәтләр алып, киләчәккә нинди бурычлар куярга кирәклек тә ачыклана. Дәүләтебезне югалтуның төп сәбәбе – бердәмлек булмау: бердәм булыйк! Милли горурлыгыбызны югалттык – бу сабакларның иң куркынычы. Телебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә, моңнарыбызга кайтып, милли горурлыгыбызны да торгызыйк! Горур халык кол булмас!
– Туган авылыгыз Таузар (Балтач районы) белән элемтәләр ныкмы? Туган якта, гомумән, авыллардагы нинди күренешләр сөендерә, кайсылары борчу тудыра?
– Туган авылым белән элемтә сак­ларга тырышам. Бөтен билгеле бабаларым да Таузар зиратында җирләнгән. Минем күңелем туган авылымда.
Куандырганы – яшьләрнең йорт салулары. Хәзер ике катлы, заманча, бөтен уңайлыклары булган кирпеч йортлар үсеп чыга. Мәктәп, балалар бакчасы төзелә. Болар авылга тагын да ямь өстәр дип уйлыйм. Борчыганы – кайбер авылдашларның балаларын укырга күрше авылларга йөртүе, рус мәктәпләренә бирергә омтылуы. Рухыбыз ваклануы, коллык, мескенлек психологиясе халкыбызга нык үтеп керде. Арысландай егетләребез, эчеп, ялкауланып, бозыклык, җинаять юлларына басты. Сылу, тыйнак, сабыр кызларыбыз, асыл сыйфатларын югалтып, бозык мохиткә кереп бара. Гаиләләр таркала. Тырышлык, чисталык, гаделлек, сүздә тору, гаиләгә бирелгәнлек кебек халкыбызның асыл сыйфатларына кайту кирәк. Авылдашларыма да, милләттәшләремә дә: «Рухыбыз бөеклеген саклап, зур максатлар белән яшик!» – дип эндәшәсем килә.
Әңгәмәдәш – Илдус Заһидуллин
Зиятдинов 274
Зиятдинов 275
Зиятдинов 276

Теги: Илдус Заһидуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру