Журнал «Безнең мирас»

Татарның көче – дусларында

ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов белән язучы Рәдиф Сәгъди әңгәмәсе.
– Ирек әфәнде, Сезне утыз ел чамасы беләм. Ижау шә­­һәрендә гастрольдә еш була идек, соңыннан Татарстан Язучылар берлегендә эшләгәндә дә килгәләдем. Шулвакытта сез безнең турыда телевидениедә тапшырулар төшерергә дә, «Яңарыш» газетасына мәгълүмат бирергә дә өлгерә идегез. Ирек әфәнде, сезнең милләт хезмәтенә кереп китүегез кайчан һәм ничек башланды?


– Бу турыда үземнең дә уйланганым бар. Шуны күзәтәм: милли хәрәкәткә килгән кеше бервакытта да аның белән араны өзми. Мин 1987 елда Казан дәүләт университетына укырга кердем. Милли үзаңның күтәрелеп килә торган вакыты. Ирек мәйданында зур-зур халык җыеннары гөрли. Әлбәттә, без ул чакта япь-яшь егетләр, студентлар идек... Ул вакыйгаларның әһәмиятен аңлый, аларның мөһим икәнен белә идек. Ике дистә елдан артык вакыт узуга карамастан, бүген дә халкыбыз даулаган гадел карашның нәтиҗәсен, бәрәкәтен күреп яшибез.


Ул елларда тарих Казанда, мәйдан­нарда гына язылмады. 1990 елларда төрле төбәкләрдә милли хәрәкәт бердәм күтәрелә башлады. Әмма анда эшләргә кешеләр җитми иде, чөнки дистә еллар туган тел өйрәнелмәде, газета, радио, телевидение юк, мәктәпләр, балалар бакчалары ябылган, мәчетләр күптән эшләми иде. Шулвакытта, журналис­тика факультеты студентлары арасыннан башка төбәкләргә китеп милли эшкә тотынучылар шактый булды. Мин үзем, мәсәлән, Рәмис Сафин белән Исхак Хәлимов исемле егетләребезнең Ульянга кайтып китүләренә кызыгып калдым. Берсе – татар газетасын ачарга, икенчесе татар телевидениесен оештырырга кереште.


Үзем – Әгерҗе төбәгеннән. Әгер­җе Ижау шәһәре белән дустанә мө­нә­сә­бәттә яши. Ижауда туганнар, танышлар күп. Шул ук Рәмисләр Ульянга юл тоткан елны Ижауга практика үтәргә киттем. Мине удмурт радиосына рус телендә эшләүче хәбәрче итеп алдылар. Шул чордан андагы татар ансамбльләре, милли хәрәкәт, мәчет тирәсендә йөрүче кешеләр белән танышлыгым арта барды. Практиканы үткәч, кире Казанга киттем. Яңа еллар тирәсендә Ижаудан танышларым шылтырата: татар телендә телевидение ачарга телибез, кайт әле монда, эшләр кешебез юк, диләр. Киңәшер өчен деканыбыз Флорит Әхмәт улы Әгъзамов янына кердем. Аңа ниятемне җиткердем. Һәм... егерме елдан артык тормышым Удмуртиядә узды. Аллага шөкер, гоме­рнең иң матур чоры, дип атыйм аны.


Башлаган эшләрнең без киткәннән соң да сүрелмәве һәм таркалмавы – зур бәхет. Татар газетасы хәзер дә чыга, татар телендәге телевидение тапшырулары хәзер дә бар. Милли-мәдәни автономия уңышлы эшләп килә. Шуңа күрә болар бәрәкәтле юнәлешләр булганнардыр, дип уйлыйм. Аның иң югары нәтиҗәсе – мөстәкыйль рәвештә яшәүләре.


– Бу эшләр бит иң авыр заманда эшләнде. Тагы да югарырак үсеш әлегә күренми кебек?!
Сез Ижауда җиң сызганып хезмәт итә идегез. Хәзер Казанга кайттыгыз. Халыклар Дуслыгы йортын җи­тәк­лисез. Тарихи ватанга кайтуыгызга үкенмисезме?


– Һич юк. Шундый мөмкинлек бир­гәне өчен Ходайга рәхмәт. Уд­мур­­тиядә легендар шәхес, рес­пуб­ли­каның мөфтие Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин бар иде. Ул, кайчандыр заводта шофер булып эшләгән, вакыты җиткәч, Удмуртия мөселманнары аны Республиканың мөфтие итеп сайлады. Гадел мөфтият төзеп, эшне башлап җибәрде. Хәзрәт шундый фикер әйтә иде: «Без эшлибез, дип тә­кәб­берләнергә кирәкми! Ходай безгә эшләргә мөмкинлек бирә!» Миңа да Ходай үз вакытында Удмуртиядә һәм хәзер Казанда эшләргә мөмкинлек бирде.
Үземне татар милли хәрәкәтенең сафтагы вәкиле, дип саныйм, гәрчә бүген Халыклар Дуслыгы йортында эшләсәм дә. Ни өчен? Чөнки татарның көче, гомумән, һәрбер кешенең көче – дуслар күп булуда. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүче 170тән артык милләт татар халкына, Татарстан дәүләтенә хөрмәт белән карый икән, безнең үсешебезгә ярдәмче, аркадаш булып тора икән – бу безнең хезмәтнең дә нә­тиҗәседер.


Без Халыклар Дуслыгы йортын­да татарга, Татарстанга карата хөр­мәт тәрбиялибез. Башка милләт вә­килләренә Татарстанның, татарның кем икәнлеген аңлатып, аларны үзе­безнең дустыбыз итәбез. Бу кешеләр белән бергә үзебезнең киләчәгебезне тө­зибез. Бу – Татарстан, татарлар, татар милли хәрәкәте өчен бик мөһим юнәлеш. Бер дәүләт эшлеклесе: сез дипломатия хезмәтендә, дигән иде. Чынлап та, без – татар халкының дипломатлары, чөнки татар халкы һәрвакыт башкалар белән дус яшәргә тиеш. Бу аңа үзен, үзенең үсешен тәэмин итәр өчен кирәк.


– Әлбәттә, үзеңне үрнәк итеп куйсаң гына матур яшәп була!


– Татарстан халыклары Ассам­­б­­лея­­сында без аерым бер халык өчен өстен шартлар тудырмыйбыз. Без бары тик кайсыдыр халык кимсетелмәсен, дип эшлибез. Чөнки кемдер җәмгыятьтә кимсетелә икән, бу инде сәламәт җәмгыять түгел. Безнең эшебез, беренче чиратта, милләтләр арасында гаделлек булдырудан, кимсетелгән кешеләр булмавын искәртүдән гыйбарәт. Әгәр дә андый хәл бар икән, аны кичекмәстән төзәтү мөһим.


– Сез – ТР Дәүләт Советы депутаты. Татарның борчу-мәшә­катьләрен белгән ир-атның депутат булуы безне шатландыра. Шул ук вакытта Дәүләт Советында сезнең кебек милли җанлы, киң карашлы әйдәманнарның бик аз булы борчуга сала.


– Милли сәясәтне кем оештыра? Кем кора? Кем барлыкка китерә? Сайлаучылар белән очрашканда да һәрвакыт әйтәм: «Милли сәясәтне Президент оештыра, дип уйлыйсызмы? Юк! Хакимият башлыклары, дип уйлыйсызмы? Юк! Халыклар Дуслыгы йортымы? Юк! Аны сез үзегез – гап-гади гаиләләр, Аналар оештыра!»


Беренчедән, без бик нык кими барабыз. Татар мохите генә түгел, татарның саны да азая. Һәр районда затлы, менә дигән гаиләләр бар. Алар бер бала тәрбияли. Мин әйтәм: «Акчаң бар, өең бар, дәрәҗәң бар! Синдә тамак туйдыру кайгысы юк! Үстер, тәрбиялә балалар!» Милләтебезнең йөзен билгели торган затлы кешеләр саны кимеп бара. Белемсез, соры масса күп, ә затлылык кими.


Икенчедән, мохит бик тиз үзгәрә. Минем өч улым бар. Яшь аермалары сигезәр ел. Аларның үрнәгендә үзем дә күрәм: 16 ел эчендә мохит ничек үзгәрде. Олы улым Ижауда яшәгәндә татарча шигырьләр яза иде. Уртанчысы инде шигырьләр язмый, әмма урысча да, татарча да иркен сөйләшә. Кечкенәсе беренче сыйныфта укый. Әмма Камил укый торган чордагы мохит Инсаф укый торган чордагы мохиттән бик нык аерыла. Хәзерге заманда урысчага гына корылган интернет, матбугат, күңел ачу чаралары...


Мохит сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үзгәрә. Ул татарлаша бармый. Күптән түгел генә Осиновода халык белән җыелыш уздырдык. Анда ике мәктәп бар. Элек берсе – урыс, икенчесе татар мәктәбе булган. Хәзер балалар саны 4-5 мәртәбә арткан, ике мәктәптә дә икешәр смена укыйлар. Ул балаларга нинди телдә белем бирергә, дигән сорау да тормый. Алар, бөтенесен бер калыпка салып, урысча укыталар, чөнки җитешмиләр. Казан каласында халык саны бик нык арта һәм алар татар мохитенә ихтыяҗлы булган кешеләр түгел. Шулай итеп татар мохите тарая.


Җәмгыятебездә читтән килгән кешеләрнең саны арта. Татарстан ел саен 200 меңгә кадәр мигрант кабул итә. Алар эшләр өчен килә, әмма бер өлеше биредә төпләнеп кала. Актаныш районында 20 мең халык яши. Минзәләдә – 22 мең. Бу бит ун Актаныш, сигез Минзәлә килә, дигән сүз! Бик зур сан. Ул бит әле Актаныштагы, Минзәләдәге карт-коры, бала-чаганы исәпкә кертеп. Мигрантлар исә урта яшьтәге, гайрәте ташып торган кешеләр. Алар барысы да үзләренең милли үзаңнары белән килә. Берсе дә бирегә килеп татар, урыс булачакмын дип килми, милли үзаңнары бик көчле, үз менталитетлары бар һәм аннан баш тартырга җыенмыйлар. Менә шундый көчле кешеләр янында без йомшак күренәбез. Бу уйландырырга һәм безне җитди эшкә этәрергә тиеш. Кәеф төшереп утырырга дигән сүз түгел, хәрәкәт итәргә кирәклеккә бер дәлил.


Мигрантларның 90%тан артыгы – төрки халык. Шунысы куандыра: алар кардәш кавем булганлыктан, менталитетта, дөньяга карашта, телдә уртаклык­лар бихисап. Әгәр дә 200 мең кеше бөтенләй башка дөнья кешесе булса, зур кыенлыклар килеп чыгар иде.


Мин татар халкының киләчәгенә оптимизм белән карыйм. Безнең халкыбыз зыялы, аның тамыры тирән, нигез-асылы черемәгән, сау-сәламәт.


Тагын шул шатландыра: төрки тел­ле мигрантлар безне хөрмәт итеп килә. Бүгенге көндә базарда сәясәт үзгәрә. Сез агропаркка барыгыз: андагы үзбәкләр соңгы елларда татарчаны өйрәнде һәм татар белән татарча сөйләшә.


Күп очракта төрки телле мигрантлар бирегә килеп безне баета, безгә зыян китерми. Ассамблеябыздагы кайбер төрки оешма җитәкчеләренең хатыннары татар. Күреп торабыз: бүгенге көндә алар – татар гаиләләре, гәрчә әтиләре башка милләттән булса да.


– Без – затлы, башкаларга үр­­­нәк халык. Ничек кенә булса да милләтебезне саклап каласы иде...


– Әүвәл милли сыйфатларыбызны, менталитетны саклау кирәк. Җәмгыять белемен өйрәнүче галимнәрнең бер формуласын укыганым бар: әгәр үз халкын кайгыртырдай, тормышын шуңа багышлардай талантлы, энергияле 200 кешесе бар икән, ул милләт күтәрелә ала. Ә бездә андый кешеләр бар!


Татарстанда яшәү кызыклы. Бездә идеяле, энергияле, дәрт-дәрманы ташып торган шәхесләр бик күп. Удмуртия Рес­публикасы – удмурт халкының тарихи ватаны. Әммә миллләт чишмәсе саеккан. Мәдәният, Мәгариф, Милли сәясәт министрлыкларына милли кадрлар эзлиләр. Тапмыйлар! Милләт белемле, дәртле милли кадрларны тудырмаган. Бүгенге көндә бездә конкуренция бар: аңа шатланырга гына кирәк. Төрле урыннарда эшләр өчен яхшы, энергияле шәхесләр үзара көрәшә. Бу – яхшы көрәш, дип уйлыйм.


Нинди генә районда нинди генә хакимият башлыклары юк. Нәрсәләр генә уйлап тапмый, нәрсәләр генә эшләми алар. Мин районнардан сөенеп кайтам. Бу район җитәкчесе бик яхшы эшли дә сыман, аны алыштыралар, урынына килгәне тагын яңа нәрсәләр уйлап таба.


– Шундый җитәкчеләр бар: тәхеткә килү белән үз халкын танымый башлый, акчага табына, өстәге җитәкчеләр турында гына уйлый. Аларга синең газетаң да, журналың да кирәк түгел! Менә шундый тәкәббер адәмнәр хакимияттә утырмасын иде. Дөрес, бик әйбәт җитәкчеләр дә бар...


– Җитәкчеләрне, лидерларны, язучыларны халык үзе тәрбияли. Безгә башка милләт вәкилләре һәрвакыт әйтеп тора: милли сәясәт буенча бөтен өмет сездә – Татарстанда, диләр. Сез башлап җибәрегез, без кушылырбыз, диләр. Кимчелекләребезгә карамастан, Россиядәге милли сәясәтнең йөзен бүгенге көндә күп очракта Татарстан һәм татарлар билгели.


– Сез җитәкчелек иткән Дуслык йортында милләтләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте ничек күренә?


– Тормыштан бер вакыйганы мисалга китерәсем килә. Ике ел элек Әрмәнстанда президент сайлаулары булды. Россия анда бер төркем күзәтүчеләр җибәрде, мин дә алар составында идем. Биш көн буе анда яшәп шуны күрдем: Әрмәнстан һәм Төркия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасында коточкыч зур дошманлык бар. Бу халыклар тарихи дәверләрдә бер-берсенә шактый зур зыян салган. Күршең дошман булсын әле... Һәм бу дошманлык дәүләт җитәкчеләре дәрәҗәсендә генә түгел, хәтта кешеләр арасында да бар. Монысы тагын да куркынычрак. Әрмәнстаннан бик авыр хисләр белән кайттым. Әлеге халыклар беркайчан да дуслаша алмас кебек, ахыры нәрсә белән бетәр инде, дип борчылып кайттым.


Берзаман минем эш кабинетыма Ассамблеяның төрек оешмасы рәисе Йосыф Саглам белән әрмән оешмасы рәисе Михаил Хачатурян кочаклашып килеп керә. Мин аларга: «Егетләр, сез минем йөрәктән бик авыр хисне алдыгыз!» – дидем.


Билгеле бер мохиттә бу милләтләр дошман булырга мөмкин, ә мин шат: Татарстан Республикасында алар, ике илнең ике вәкиле, дус-тату, бер-берсенә карата бернинди дәгъвалары да юк. Татарстан аларны дуслаштыра.


– Ирек әфәнде, Сезнең борчулар – безнең борчулар. Татарстан киләчәктә дә башка милләтләр белән дус яшәр, дип уйлыйм, чөнки без гадел халык. Татар халкы кайда гына яшәсә дә башкаларның мәнфәгатенә аяк чалмый...


– Әйе, милләттәшләребез кайда гына яшәмәсен, беркайчан да үзләренә аерым, өстенлекле шартлар сорамый. Безгә гадел караш булса, шул җиткән. Гадел караш була икән, без хәзерге шартларда бик югары күтәрелергә сәләтле милләт. Моны һәр төбәктә күрергә мөмкин. Ә иң ачык мисалы – Татарстан үзе, әлбәттә.

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру