Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Зөһрә ИСМӘГЫЙЛЕВА «КАЙТАВАЗ»

Гаязны уллары озаткан кичтә күктә салкын октябрь йолдызлары кабынды. Шәһәр читендәге йортның тәрәзәләреннән сары ут бөркелә, ә койма буендагы алмагачлар, сагышлы картлар кебек, бөкрәеп утыра иде.

 

Казан федераль университеты Алабуга институтының II курс студенты Зөһрә Исмәгыйлева.

 

 

Гаяз урамда тәмәке тартты. Ачы төтен исе аңа иректәге соңгы сулышны хәтерләтте. Иртәгә аны «шифаханәгә» илтәчәкләр. Ул авызын ерды: шифаханә! Тере кешене бетон тартмага ябып, рухын сүндерә торган урынны матур сүз белән атыйлар шул...

 

Өй эченнән олы улы Рәшитнең тавышы ишетелде. Ул телефоннан кем беләндер сөйләшә, тавышы коры, эшлекле: «Клиника яхшы, Европа стандартлары буенча. Әйе, өч айлык курс. Акчасын күчердем инде». Гаяз аның һәр сүзен ишетеп торды. Аның колагына бу сүзләр тимер чылбыр булып сарылды. Ул үзен аучылар куып җиткән карт бүре кебек хис итте: аякларында – капкын, ә тирә-якта аңламый торган шәфкатьсез күзләр.

 

Аның артыннан кече улы Айдар чыкты. Ул егерме яшендә генә, әмма аның күзләрендә инде олылар кайгысы. Айдар ишек төбендә туктап калды да, нидер әйтергә теләде, ләкин әйтә алмыйча, кулын гына болгады. Гаяз аңа карады: бу егетне ул бишектә тирбәтте, аңа әкиятләр сөйләде. Хәзер шул егет аны дәваланырга озата.

 

– Әти, – диде Айдар тавышы калтырап. – Без сине югалтырга теләмибез.

 

Гаяз, авыр сулап, төтен чыгарды да, төпчекне җиргә ташлады, аяк киеме белән изде. Аның күкрәгендә кайнар дулкын күтәрелде, әмма ул аны бастырды. Ни әйтсен? Бу дөньяда чынбарлык шулхәтле ямьсез ки, аңа бары тик хәмер томаны аша гына түзеп була дип уйлый ул, тик моны улларына аңлата алмый. Алар әле яшь, алар тормышны үзгәртеп була, дип ышана. Ә Гаяз фикеренчә, тормыш – сазлык ул. Син никадәр күбрәк талпынсаң, шулкадәр тирәнрәк батасың.

 

Иртән алар машинага утырды. Рәшит рульдә, Айдар арткы урында, Гаяз белән янәшә. Машинаның салоны иске китапханә исе кебек авыр ис чыгара. Гаяз тәрәзәдән тышка, монсу кара кырларга карады. Көзге басулар, ялангач агачлар, сирәк кенә төтен чыгарып утырган авыллар – барысы да бер төссез, сагышлы киндергә төшерелгән кебек. Аның күңелендә балачак хатирәсе калкып чыкты: әтисе, атны чапырып, аны кыр аша алып бара. Җил күзләреннән яшь чыгара, ә Гаяз бәхетле. Кайда соң ул бәхет? Кайда соң ул малай?..

 

Юл буе сүзсез бардылар. Рәшит, нидер әйтергә теләп, соңгы мизгелдә туктап калды. Айдар тәрәзәгә карап барды, әмма Гаяз сизде: улы аны күзәтә. Аның карашында гаепләү түгел, ә курку. Нәкъ шул курку аны иң ямьсез эшкә этәрде: атасын ирексезләп дәваланырга озатырга.

 

Гаязның эчендә ярсулы каршылык күтәрелде. Аның хәтеренә Һиндстан джунглиларында күргән бер юлбарыс килеп төште. Юлбарысны капкынга эләктергәннәр иде, әмма ул ырылдап, тырнаклары белән тимерне өзеп, канга батып, качып китте. Гаяз шул юлбарысны күз алдына китерде дә, капкыннан ычкынырга ниятләде.

 

Бензин салу станциясе. Рәшит бензин сала, ә Айдар су алырга кибеткә кереп китте. Гаяз, тәвәккәлләп, ишекне ачты. Салкын һава йөзенә бәрелде. Ул, тирә-якка каранды да, машинадан төште. Аяклар, хуҗасыннан акыллырак булып, аны станция артындагы урманга алып китте. Арттан Айдарның тавышы ишетелде: «Әти кайда?» – ләкин Гаяз инде агачлар арасына кереп югалган иде. Аның йөрәгендә курку түгел, ә кыргый шатлык кайнады. Ул иреккә ашкынды. Әйе, хәзер ул беркем дә түгел – качак, качып йөрүче. Ләкин ул үзе хуҗа иде.

 

Урман аны кабул итте. Агачларның куе ботаклары күкне каплады, аяк астында – дымлы мүк. Гаяз төн буе барды. Аяклары өшеде, ләкин ул туктамады. Аңа туктау әҗәлгә тиң булып тоелды. Ул йолдызларга карап юнәлешне билгеләде, еллар буе геология экспедицияләрендә йөргән тәҗрибәсе аңа хәзер юл күрсәтте.

 

Дүрт тәүлектән соң, яңгырлы кичтә, ул бер авылга килеп керде. Кара, пычрак юл. Гаяз, интегеп, иң читтәге йортка килеп егылды.

 

Аны Әминә карчык табып алды. Аның йөзе бу ташландык кырлар кебек шундый ук тирән җыерчыклар белән капланган. Карчык, бер сүз дә дәшмичә, аны өенә сөйрәп кертте, түшәккә яткызды. Гаяз аңа сораулы күзләрен төбәде. Карчык, кулын гына селкеп, мич яга башлады.

 

– Ят, карачкы. Каян килеп чыксаң да, монда үлем юк, – диде ул карлыккан тавыш белән.

 

Гаяз айныды, аякка басты. Әминә карчыкка ярдәм итә башлады. Аның утынлыгы буш иде, коймасы ауган. Гаяз балта алды. Аның кулында балта, оста музыкант кулындагы скрипка кебек, яңгырап куйды. Ул утынны тиз һәм шома ярды, койма такталарын төзәтте. Аның эшен карап, карчык аптырап куйды.

 

– Кулларың алтын. Тик үзеңне харап иткәнсең, – диде ул бер кичне.

 

Әминә карчык аңа аз-маз акча бирә иде. Гаяз шул акчага авыл кибетеннән эчәргә ала. Ул инде элеккечә күп эчми иде. Хәмер аңа тынычлык бирә иде. Ул айныган саен, улларының күзләре, хатынының соңгы: «Кит!..» – дигән сүзе яраларын тырный башлый. Ә аракы шул ярага – вакытлыча гына булса да – салкын компресс куя иде.

 

Беркөнне Гаяз, кибеттән кайтканда, ир-атларның сөйләшкәнен ишетте. Авыл мулласы Фазыл хәзрәт, юан гына корсаклы, йомшак куллы кеше, нидер сөйли. Аның тирәсенә бишалты ир җыелган. Алар, башларын иеп, тыңлыйлар.

 

Гаяз колак салды. Мулла гарәп сүзләрен матурлап, ләкин мәгънәсен сәер генә итеп үзгәртеп сөйли иде. Ул, Аллаһы Тәгалә колларына түземле булырга, байларга буйсынырга кушкан, дип раслый. «Сезнең газапларыгыз – сезнең сынавыгыз, – диде ул татлы тавыш белән. – Ярлы булу – изгелек. Шуңа шатланыгыз!»

 

Гаязның эчендә ачы дулкын күтәрелде. Аңа бу сүзләр ялган булып тоелды. Ул университетта гарәп телен өйрәнгән, Коръәнне төп нөсхәсеннән укыган кеше бит! Мулла әлеге аятьне мәгънәсеннән читкә алып, үз файдасына бора иде. «Түземлек» дигән сүз урынында «белемнең фазыйләте» турында әйтелә иде. Гаяз түзә алмады. Аның акылы, күпмедер күләмдәге спирт белән чуарланса да, ялганны кабул итәргә теләмәде. Ул барган җиреннән эндәште:

 

– Әй, мулла! Син Аллаһ сүзен бозасың. Әлеге аять түземлек турында түгел, ә белемнең фазыйләте турында. Ни өчен бу наданнарны алдыйсың?

 

Тынлык иңде. Авыл ирләре, караңгы йөзле, эре сөякле кешеләр, борылып, читкә карады. Аларның күзләрендә аптырау, аннары ярсу кабынды. Фазыл хәзрәтнең йомшак йөзе, суытылган балавыз кебек, катып калды. Ул мондый тәрбиясезлеккә гадәтләнмәгән иде. Аның иягендәге сирәк сакал селкенеп куйды.

 

– Бу кем? – дип кычкырды бер озын буйлы, куллары чүкеч кебек ир. – Бу – акылсыз бер бәндә! Әминә карчыкның өендә яши. Аннан ни файда?

 

Гаяз аларга каршы торды. Аның күзләрендә уллары машинасыннан качып киткән кичтәге кыргый ут яна иде. Ул дөньядагы иң олы хатаның ялганны кабул итү икәнен аңлатты.

 

Һавада киеренкелек куерды. Гаяз аны сизде. Ул, аучы каршысындагы бүре кебек, киерелеп басты. Әмма көчләр тигез түгел иде. Беренче йодрык аның кабыргасына килеп төште. Гаяз бөгелмәде. Ул мулла күзләренә карады. Фазыл хәзрәт, күзләрен түбән төшереп, читкә борылды.

 

Ирләр аны аяусыз кыйнадылар. Гаяз каршы торды, хәтта берничә тапкыр йодрыгы белән җавап бирде. Аның борыныннан кан китте, иреннәре ярылды. Ул, авыз эчендәге тозлы тимер тәмен сизеп, көлемсерәп куйды. Ул аңын югалтты. Күз алдында соңгы кабынган ут булып, Әминә карчыкның мич алдында утырган чагылышы калкып-сүнде.

 

Ул төн буе тормыйча ятты. Әминә карчык аңа кайтырга булышты. Гаязның тәне яна иде. Аңа төшләр керде. Ул төшләр ачы, саташулы. Ул үзен гарәп чүлендә күрде: кызгылт ком, чатнаган иреннәр, аяк астындагы эссе ташлар. Аннары ул университет китапханәсендә: иске кулъязмалар исе, тәрәзәдән төшкән алтын тузан. Аның кулында Коръән. Аның күзләре яшь белән тулы, ул нидер әйтергә тели, ләкин тавыш чыкмый…

 

Гаяз ыңгырашып уянып китте. Өй эче караңгы, тәрәзәдән ай яктысы төшә. Әминә карчык аның каршында йоклый. Гаяз күзләрен түшәмгә текәде. Аның эчендә хисләр давылы кайнады. Ул үзенең бөтен гомерен күз алдыннан үткәрде: менә ул экспедициядә, палаткада утыра, тирә-якта – чиксез сазлыклар; менә ул беренче тапкыр хәмер белән мавыга башлый... Ә аннары – акчасызлык, хатынының китүе, туганнарының аңламый торган карашы.

 

Ул акыллы иде. Әмма акыллы булу – бәхет түгел. Акыллы кеше дөньядагы гаделсезлекне бик ачык күрә. Һәм бу авырлыкны күтәрер өчен, аңа ниндидер терәк кирәк. Гаяз өчен шул терәк алкоголь булды. Ләкин хәзер, төн тынлыгында, ул беренче тапкыр үзенә сорау бирде: ә бәлки, бу терәк үзе дә – сатлык, үзе дә – ялгандыр?

 

Иртән ул уянды. Әминә карчык чәй кайнаткан, өстәл өстенә ипи, бал куйган. Гаяз, авыртып торган сыртын турайтып, урындыкка утырды. Аның куллары калтырый иде, ләкин күзләрендә сәер бер ачыклык барлыкка килде. Ул урамга чыкты.

 

Ишек төбендә аны Фазыл хәзрәт көтеп тора иде. Мулла, кулына Коръән тотып, күзләрен түбән төшереп, Гаяз янына килде. Аның йөзе гаепле, тавышы йомшак иде.

 

– Син кичә дөрес әйткәнсең, – диде ул акрын гына.

 

Гаяз аңа карады. Мулланың күзләрендә курку бар иде. Ул үз абруен, үз урынын югалтырга теләми. Гаяз авыз ачты, нидер әйтергә җыенды, ләкин туктап калды.

 

Нәкъ шул мизгелдә авыл урамында тузан өермәсе күтәрелде. Машина, шаулап-гөрелдәп, Әминә карчык өе янына килеп туктады. Ишекләр ачылып, аннан ике егет сикереп төште: Рәшит белән Айдар. Аларның йөзләре арыган, киемнәре тузанлы, күзләре гаепле иде.

 

– Әти! – дип кычкырды Айдар. – Таптык! Күпме эзләдек бит үзеңне!

 

Рәшит авыр адымнар белән Гаяз каршына килде. Ул бер сүз дә дәшмәде. Берничә секунд алар бер-берсенә карап торды. Аннары Рәшит, тавышын тыярга тырышып, әкрен генә:

 

– Әти, без сине аңладык, – диде. – Без сине ябып куярга теләмибез. Ләкин син үзең дә аңларга тиеш: болай дәвам итә алмый. Без сине өйгә алып кайтабыз. Өйдә дәваланырсың. Үз иркең белән.

 

Гаяз, улларына карап, озак дәшми торды. Аннары, кинәт, аның күкрәгеннән авыр, әмма ниндидер чиста сулыш чыкты. Ул үзен беренче тапкыр уллары каршында гаепле түгел, ә гади генә бер кеше итеп тойды. Аңа да ярдәм кирәк. Аңа терәк кирәк. Тик ул бу терәкне аракыдан түгел, ә тере кешеләрдән эзләргә тиеш.

 

Ул артка борылып, Әминә карчыкка карады. Карчык болдырдан кулын болгады.

 

Аннары ул муллага карады һәм, якынрак килеп, кулын сузды:

 

– Гафу ит, хәзрәт. Мин сезнең эшкә тыгылдым. Ләкин сүзләрем хак иде. Киләчәктә дөрес сөйләрсез, Аллаһы боерса. Белем – ул зур көч. Аны яшермәгез.

 

Мулла, күтәрелеп, Гаязга карады. Ул дәшмәде, кулын кысты.

 

Гаяз машинага утырды. Авыл артта калды: иске өйләр, сары яфраклы таллар. Гаяз тәрәзәдән карап барды. Болытлар арасыннан беренче көзге кар бөртекләре сибәли башлады. Алар ак, саф, яңа иде. Гаяз улларына карады да, кинәт, бик озак еллардан соң беренче тапкыр, чын күңелдән елмайды. Бу елмаюда җылылык, өмет чаткысы бар иде. Авыр юл алда иде әле, әмма бу юлны ул ялгыз үтмәячәк.

 

Машина, кызулап, кар бөртекләре аша алга омтылды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи