Журнал «Безнең мирас»

Туфан Миңнуллин: "Кеше китә - җыры кала"

Мөхәммәт Мәһдиев турында язарга җыенып кулыма каләм алуга ук язмамның исеме табылды. Дөресрәге, мин аны эзләмәдем дә. Каләмем үзе язып куйды. Күпләр Мөхәммәт турында язганда шул исемгә тукталалардыр. Чөнки ул исемне Мөхәммәт үзе эзләп тапты һәм ул аның үзенә дә туры килеп тора. Фани дөнья белән Мәһдиев хушлашты, әмма рухы, җыры калды. Ул безнең белән, үз укучылары арасында яши, татарга кайбер исәннәрдән артык хезмәт итә.



Татар әдәбияты бай әдәбият. Ул хәзинәне үзләштереп бетерү әдәбият белән махсус шөгыльләнгән галимнәрнең генә кулыннан киләдер. Мин дә, әлбәттә, күп укырга, күп белергә тырышам. Әмма язылганнарның барысын да укып бара алмыйм. Иҗатын тулысынча күзәтеп укып барган язучылар ике-өч кенәдер. Шуларның беренчесе — Мөхәммәт Мәһдиев. Мин ул язганнарның (матбугатта басылганнарын) өтеренә хәтле укып чыктым шикелле. Ул турыда үзенә дә әйтә идем. Шуңа күрәдер китапханәмдә Мөхәммәт автограф язып бүләк иткән китаплар шактый. Алар минем үземнең китаплар янында "почетлы урында» торалар. Алар миңа үз китапларым кебек кадерле дисәм, бәлки, арттырыбрак җибәрү булыр, ләкин аларны
мин еш кына кулыма алып, үземә аеруча ошаган урыннарын кабат укыйм.
Заманында, хәтерләмим инде, кемдер, Мәһдиев әсәрләрендә сюжет сызыгы акcый, детальләр белән артык мавыга, дип язып чыкты. Ә мин Мөхәммәт повестьларын нәкъ менә детальләргә бай булганы өчен яратам. Мине әдәбият калыплары, әллә нинди "изм»нар кызыксындырмый, шуны гына төгәл беләм — проза әсәре иң беренче чиратта укылырга тиеш. Мәһдиев прозасын укып туеп булмый. Авыл кешесенең холкын, җанын, хыялын, акылын, мутлыгын, хәйләкәрлеген Мөхәммәт Мәһдиев кебек тасвирлый алган язучылар бик сирәк. Шуның кадәр дә ярата иде инде авыл кешесен. Ә үз ягы Казан арты татары аның өчен иң бөек зат иде. Арча төбәгендә туып-үскән, яшәгән теләсә кемне ул сөйкемле итеп күрсәтә белә иде. Мөхәммәтнең зимагуры да гаҗәеп шәп кеше иде. Авылга кирәгеннән артык мөкиббән китүенең җитди сәбәбе дә бар иде шул. Чөнки татар милләтенең татарлыгы авылда формалаша, авыл - безнең милләтне саклап торучы чишмә башы, әгәр без авылны югалтсак, урыслашырга әзер торган шәһәрдә эреп юкка чыгуыбыз бик тә ихтимал икән. Авылга мәхәббәте аркасында Мөхәммәт хәтта ялгышлар да җибәреп куйгалады. Авыл малайлары, кызлары авылдан китмәскә, авылда калырга тиеш дигән сүзләр ычкындыргалады. Ул хакта аның белән бәхәсләшеп тә ала идек. Әгәр дә татар баласы авылда гына калып иген иксә, мал асраса, милләт надан калмасмы, без үстергәнне кемнәр ашар? - дигән сорауларны аңа бирә идек. Укымаган милләтнең киләчәге юк, ул эш аты гына булып калачак, дия идек. Боларның шулай икәнен, әлбәттә, Мәһдиев үзе дә бик яхшы аңлый иде, тик шәһәргә китеп бик тиз шәһәрләшеп милләтен оныткан татарларны күреп, җаны əрни иде.


Аны туктаусыз борчыган милләт язмышы проблемасы бүген дә актуаль. Күрәм, авыл да инде төсен югалта бара бугай. Телевизор дигән шайтан көзгесе авылга чит-ят гадәтләр алып килде. Авыл малайлары, шул көзгедәгеләргә охшарга тырышып, үзенчәлеген югалта бара.


Көз белән кышның очрашкан бер көнендә эш кешесе авыл агаеның мал суеп, түшкәне элеп куйганнан соң, чүгәләп тәмәке тартуын, күңеленең бөтенлеген Мөхәммәт кебек тагын кем яза алыр икән?! Яки төнлә яраткан ире кочагында назланып йоклаган хатынның иртән көтүгә сыерын чыгаруы - үзе бер поэма.


Мондый сурәтләү осталыгы Мөхәммәттән кала Әмирхан  Еникидә булгандыр. Минем бер язучыны да түбәнсетәсем, кимсетәсем килми. Һәрберсенең үз стиле, үзенең көчле, тартып тора торган ягы була. Тик Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре миңа якынрак. Әгәр дә мин проза әсәрләре язсам, үзем дә сизмичә, Мөхәммәтне кабатларга тырышкан булыр идем.


Мөхәммәт Мәһдиевтə Арча ягы кешеләренә хас һавалылык та бар иде. Кирәгеннән артык затлы булып күренергә теләп, ясанган чаклары була иде. Мин моны начар сыйфат, димим. Болай эшләү аңа үзен чыннан да затлы халык вәкиле итеп күрсәтү өчен кирәк булгандыр. Без югыйсә гади булабыз дип, мокытлыкка төшкәлибез. Башын яхшы ат кебек алып, мул чәчен артка ташлау хәрәкәте аңа бигрәк тә килешә иде. Көяз кеше иде ул. Мин аның шапшак чагын хәтерләмим. Кешеләр хәтерендә бары тик матур булып калырга теләп, авырудан йончыган йөзен күрсәтмәс өчен, гомеренең соңгы көннәрендә хәл белергә теләүчеләрне дә бик өнәмәгән, диделәр. Хактыр, мин моңа ышанам. Нинди генә вакыйгаларны сурәтләсә дә, кемнәрне генә әсәрләренә кертсә дә, анда һичнинди шапшаклык, пошлость юк. Хәтта аның ата кара тараканы да җирәндерми.


Мин, язучы турында истәлекләр язганда, фәлән әсәрендә шул теманы яктырткан, фәлән нәрсә әйтергә теләгән дигән сүзләр кулланмыйм. Минем максатым шул әсәрләрне иҗат итүченең кеше буларак кем икәнлеген үзем аңлаганча сөйләү, аңа мөнәсәбәтемне белдерү. Мөхәммәт ничаклы гына талантлы булмасын, ничаклы гына философларча фикерләү дәрәҗәсенә ирешмәсен, асылда, ул шактый наив кеше иде. Аны алдау җиңел иде, чөнки кешегә ихлас ышана иде. Гариф абый Ахунов белән уйнаган кебек Мөхәммәт белән дә Язучылар берлегендә уйнап алдылар, кулга ияләштереп, аның исеме белән үз дәрәҗәләрен күтәрергә тырыштылар. Һәм әйтергә кирәк, максатларына азмы-күпме ирештеләр дә шикелле.


Мөхәммәтнең каләмдәшләре белән аралашу даирәсе тарайды кебек. Бигрәк тә дусты Фәрваз Миңнуллин дөньядан киткәч, Мөхәммәтнең ялгызлыгы сизелде. Миннән бераз читләшүе мине бик борчыды. Бәлки, үзем дә гаеплeдeр, иҗатына чын-чынлап гашыйк булсам да, аңа сыланмадым, «Мөхәммәт абый, әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик әле, нигә без элекке кебек якын түгел, әгәр мин гаепле икән, нидә минем гаебем?» - дип, үземнән өлкән кеше янына бармаганмын. Хәерле булсын. Шунысы хак, Мөхәммәт Məhдиев — татар халкының бөек язучысы. Ул әле әдәбиятыбыз тарихында үзенә лаек урынны түр башыннан алачак. Амин.


2004


Теги: Туфан Миңнуллин Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру