Журнал «Безнең мирас»

Җәүһәр иясе Җәүһәриягә (Кыйссаның ахыры)

Кыйссаның башын монда укый аласыз


Бер кичне сагыш басуга чыдый алмыйча, төн уртасында аның янына төштем. Ә ул тагын теге чактагыча сөяркәсе белән конспиратив телдә сөйләшеп ята. Кердем. Аптырамады Газизә.


– Тыңлыйсыңмы? Укып күрсәтәм, – диде дә моңлы бер көйгә дога укыды.


Мин, әлбәттә:


– Аңламадым, – дидем.


– Доганы аңлау түгел, тою кирәк, – диде Газизә. – Менә чагыштырып кара. Бу – Хаҗдан алып кайткан чын гарәп язуындагы дога. Тыңла.


Ул, диктофонына басып, ир кеше укуындагы доганы яңгыратты.


– Сөләйман түгелмени бу? – дидем.


– Мин аның исемен белмим, тавышы моңлы булуын гына ишетәм.


– Димәк, сиңа мәхәббәт түгел, ә моң гына кирәк.


– Миңа моңлы чын мәхәббәт кирәк.


– Ул синең каршыңда басып тора бит. Ник күрмисең?


– Мәхәббәт басып тормый, ул кешенең бөтен җанын, тәнен, холкын, акылын биләп ала да бөтенләй яңа кеше ясый.


– Мин яңа кеше түгелмени?


– Әгәр мин синдә яңа кеше күрсәм, мин үзем дә яңа кеше булыр идем. Тик мин әлегә искелекләрдән арына алмыйм. Яңалык тәвәккәллектән башланып, рәхмәт белән бетәдер ул.


– Тәвәккәллик соң...


– Мин инде бу юлда беренче адымымны ясадым. Бисмилла... Телефоныңда Җәүһәрия әбинең номерын җыеп, миңа бирсәңче.


– Нишләмәкче буласың?


– Мин, диктофонымны кабызып, сөйләшүебезне яздырып барам, китабыңны язганда кулланырсың, кулланмасаң, истәлеккә сакларбыз.


– Тиражы узган заем кәгазьләрен безнең әнкәй диварга беркетер иде. Җәүһәрия әбиең заем кәгазе дә түгел, лотерея билеты гына шул.


– Откан билет сакланмый, Җәүһәрия әбине отмаган билетка тиңләп булмый, ул синдә откан билет буларак сакланадыр.


– Сәясәтчеләр телендә сөйлисең, кызым, тәвәккәллегең шушы гына булса, мин өскә менәм.


– Өскә менәргә ашыгу тәвәккәллекнең башы булса да, менүе җиңелдән, төшүе кыен, диләр.


Телефонда Җәүһәриянең номерын җыеп, аны Газизәгә суздым.


– Алло, Җәүһәрия әби, синме бу? Вакытсыз шалтыратуыма гафу үтенеп, сине борчучы Әдип Гаязовичның фатир хуҗасы һәм хезмәттәше Газизә атлы 40 яшьлек тол хатын дип белерсез.


– Нигә тол дисез үзегезне? Әдип бабагызның яшь хатыны дисәгез дә, үпкәм юк.


– Ирең белән бергә яшәмәгәч, сине дә тол дип әйтеп булса да, мин чын тол һәм улын югалткан ана. Сүз минем турыда түгел, Әдип Гаязович хакында бара.


– Сүз буенча түгел, мин аны бергә яшәү тәҗрибәсе буенча беләм. Чын ир, сөелүгә лаек кеше ул. Аны рәнҗетергә ярамый.


– Ул үзе рәнҗетә шул, Җәүһәрия апа. Сәбәпсез көнләшүләре белән, урынсыз шикләнүләре, көтелмәгән гаепләүләре белән.


– Җилсез яфрак селкенми. Дөнья булгач, барысына да түзәсең, уздырасың инде, кызым.


– Уздыру авыр булганга, сиңа шалтыратырга булдым. Нишлим? Син килгәнче түзимме? Өзимме?


– Тилмертмә син аны, кызым, никах укытыгыз да бергә торыгыз.


– Миңа әле 40 та тулмаган, гәүдәм дә бала-чаганыкы кебек кенә. Ә ул бит... ул...


– Кибән астында тычкан үлми. Куркып торма, малай бүләк ит үзенә. Картлык көнебездә ул бала өчебезне дә бәхетле итәр. Мәрхүм улыбызның исемен кушарсыз. Вилдан дип.


– Аның миңа кызыгуы гына кушылырга сәбәп түгел бит, Җәүһәрия апа.


– Мин аңа бүген үк шалтыратып, никах укытуын үтенермен.


– Никах укыттык, ди. Ә син?


– Мин, Вилдан тугач, сезнең янга күчеп, дүртәүләп яшәрбез. Борынгыларча.


– Үз йорты өлгергәнче яшәп торырга коттеджымның иң зур бүлмәсен офис итсә дә, кунып калса да, риза булып аңа биргән идем. Бабаем соңгы вакытта минем бүлмәгә керүен ешайтты. Аның «керде дә ятты» холыклы түгеллеген сизенә идем. Шуңа күрә, сиңа шалтыратып, ачыктан-ачык сөйләшергә булдым.


– Мин инде, синнән дә уздырып, ачыктан-ачык әйттем. Тизрәк йортын төзетеп бетерергә ярдәм итегез. Бергә яшәргә кыенсынсагыз, мин шунда аерым яшәрмен. Балагызны, ягъни балабызны карармын.


– Нигә кыенсыныйк, ди, Җәүһәрия апа, көндәшем булсаң да, син миңа игелек фәрештәсе...


Элемтә шунда өзелде: пип-пип-пип...


Телефонымны бирүне көтеп торсам да, ул аны диктофон белән өстәл тартмасына салып бикләде.


– Нигә биклисең? – дидем.


– Һәрнәрсәдән шик эзләргә өйрәттең ич. Җуйдыруыңнан шикләнәм.


– Җуйдырмасам, кемгә һәм нигә кирәк булыр ул?


– Малаеңа.


– Минем малаем юк ич.


– Булмаса булыр. Бар, чишенеп, тәһарәт бүлмәсенә кер. Мин газны кабызып, суны җылыттым. Син, салкын су белән коенып, тынычлана тор.


– Син кушкач, Татлысуда коенырга да риза, Газизә, рәхмәт.


– Рәхмәтеңне Вилдан тугач әйтерсең.


– Аңа чаклы Татлысуның исеменә тиңләшерлек вакыт узуы кирәк шул әле.


– Алай димә, Әдип Гаязович, без вакыт коллары түгел, вакытны без үзебез ясыйбыз.


Шулчак Газизә өстендәге халатын тәненнән шудырып кына төшерде дә, анадан тума ялангач калгач, салкын душ астында коенып, мине дә үзенә таба тартты. Тартылгач ни булганын тасвирларга Мопассан теле кирәккә, моны мин укучының үзенә калдырам. Көче җитсә, ул үзе күңеле теләгәнчә хыялланыр, җитмәсә, салкын душ астында озаграк торып сүрелер. Безнең сүрелмәвебезне укучы күптән сизенгәндер инде. Әмма җомга көн кич белән мәрхүм улымның улы килеп керүе безне телсез калдырды.


– Ни булды, улым, әллә бабуляң белән бер-бер хәлме?


– Не знаю... Хәл ли это, или ЧП. Бабуля мине чакырып алды да менә шушы коробочканы монда китереп тапшырырга кушты. Срочно, никахларына кадәр өлгерергә кирәк, диде. Что это никах, не объяснила.


Мин бу кечкенә тартмада ни ятуын белә идем. Шулай да ачып карарга булдым. Газизәгә дә күрсәттем.


– Бу җәүһәрне миңа Пакистанда төпләнеп яшәүче мөселман татар эшмәкәре бүләк иткән иде. Никахлы хатыныңа, муенса ясап, үзең кидерерсең, диде. Мин, ярар, дип, вәгъдә бирдем. Вәгъдәмдә тордым. Бу – сирәк очрый торган Шри-Ланка диңгезендә табылган эре мәрҗәннәрдән җыелган муенса. Ул кемгә аталса, шунда булырга тиеш, улым. Һич кенә дә кыенсынмыйча аласың да, хуҗасына кайтарып бирәсең. Бабуляңа. Бабай, ягъни мин, картәтәң: «Җәүһәр Җәүһәриясендә булырга тиеш», – дип әйтте, диярсең. Онытма: Җәүһәр – Җәүһәриясенә! Шулаймы, Газизә?


– Сорап торасың тагы... Тагын шуны әйтсен: энҗе-мәрҗәннән дә кадерлерәк – Җәүһәрия апа үзе. Без аның үзен көтәбез. Әйтер шатлыгыбыз да булыр кебек.


– Бирсен Ходай, – дидем дә, оныгымны эшләрем белән таныштырып, чәй эчәргә өске катка менеп киттек.


Оныгыбызны, баш тартса да, тиешле күчтәнәчләр, чыгымнары өчен акча биреп озаткач, соңгы вакытта гаиләбездә булган һәм булачак үзгәрешләрне барларга булдык. Әмма ул үзгәрешләр бер утыруда гына санап бетерерлек түгел иде.


Үзгәрешләрнең куркынычы минем һөнәремә кагылышлы иде. Монда кайту алдыннан табигатьнең бозылып үзгәрүендә кеше гаепле булуны тасвирлаган әсәр язармын дигән нияттә идем. Йөри-йөри, күрә-күрә, утыра-тора яза торгач, ниятемдә яңалык юклык шиккә калдырды. Кем инде һәр җитешсезлектә кеше үзе гаепле булуны белми?! Юк, җәмәгать, табигать үзгәрмәде, табигатькә мөнәсәбәт кенә үзгәрде, кеше үзгәрде. Ә кеше үзгәрүнең сәбәпләрен ачу кәгазь-каләм алдың да яздың түгел. Дөньяда күпме кеше булса, шулкадәр холык. Һәр холык, тикшерә башласаң, үзе бер кыйсса, үзенә бер роман. Җәүһәриямне генә алыйк. Аның яшәве, тормышы үзе бер романлык. Газизәмә карыйк... Мин аңа белеп өйләнмәгәнмен икән. Асылда мин түгел, ә ул миңа өйләнгән. Аның язмаларымны укып, төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертүе язмышымнан узарлык тәкъдимнәр иде.


Бу кыйссамны тәмамлауны Газизәгә тапшырырга булдым. Инде күп тапкырлар кабатланса да, тагын әйтми булмый: «Тәвәккәл таш яра», – диләр. Рәхим ит, Газизә, каләм синдә».


***


Укучыларга, кыйссаның автор язган кадәрле вариантына өстәп, Газизәдән килгән хаттан өзекне дә тәкъдим итәбез.


«Кулыма каләмен тоттырса да, теләкхыялларын, ниятләрен яшермәсә дә, бер кеше башлаган көйне икенче кеше дәвам итә алмый. Һәр көйнең композиторы берәү генә була. Кыйсса да, хикәя яки роман да – бер кешенең күңелендә яралган көй ул. Безнең әдибебез Әдип Гаязович та бик зур күләмле симфония язып бүләк итмәкче иде. Авыл тормышы, андагы төрле вакыйгалар симфониянең өрлек баганалары булырга тиеш иде. Тик: «Человек предполагает, бог располагает», – диләр. Әдип агай күп эшләр эшләргә өлгерде. Татлысу елгасының суы хәзер инде чәй кайнатырга ярый. Тегермән буасы буылып, шлюзлары ябылып, чиста су мәчет күленә дә, Үлетатлысуга да тулып, чиста суда гына тереклек итүче тау фореле маймычларын җибәрүне көтә.


Улыбыз Вилдан инде чын авылча сөйләшә башлады. Җәүһәрия апаны, картый, дип, артыннан калмый ияреп йөри. Тик картыйсы гына бик бетереште. Әдип агайның яңа тегермәндә тарттырылган ак оннан тәбикмәк пешертеп ашыйсы килгән иде. Шул бодайны тарттырганда, әллә шатлыктан, әллә инде инсульттан... әллә картлыктан... вафат булды сүзен әйтәсе килми. Буага да, тегермәнгә дә «Әдип буасы», «Әдип тегермәне», «Әдип елгасы» диләр авылдашлар. Шул сүзләрне ишетүдән канәгатьлек табып, өчәүләп чәй эчәргә утырабыз, намаз укыйбыз, дога кылабыз һәм җирле үзидарә заказы белән коелырга һәм Тегермән тавына куелырга тиешле һәйкәлнең проекты экспертлар аша үтеп, сынчыларга җибәрелүен көтәбез. Әдип Гаязович каршы булган нәфел сәдакасы өчен куелган почта ящигы инде ике мәртәбә тулып, өченче мәртәбә куелган. Тәлгать абыйның әйтүенә ышанганда, һәйкәл өчен акчаны инвестор үзе күчерәчәк икән. Ул: «Әдип Гаязович васыятьләре үтәлергә тиеш», – дигән. Без, әлбәттә: «Амин, бирсен Ходай!» – дибез. Җәүһәрия апа гына, улыбыз Вилдан янына җирләнмәгәч, авылдашларга үпкәлим, дип елый. Тегермән үзе һәйкәл ич, урыны мәчет мәйданында булуны сорарга кирәк, ди.


Нишләмәк кирәк, үлем үкенечсез булмый. Әмма Әдип Гаязовичның эшләре үкенергә урын калдырмый.


Сез бастырып чыгарачак бу тәмамланмаган кыйссасы аңа дога булып ирешсә иде. Амин. Җәүһәрия, Газизә, Вилдан».


Әхтәм Зарипов


Фото: pixabay

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру