Журнал «Безнең мирас»

Җәүһәр иясе Җәүһәриягә (Кыйссаның дәвамы)

Кыйссаның башын монда укый аласыз

Яр җимерелеп төшкәндер, дияр идең, аңа кадәрге һәйкәлләр дә, кабер ташлары да, кабер өемнәре дә төзек, урыннарында. Мәрмәр яки гранитына кызыгып, урлаганнардыр, дисәң, һәйкәле күтәреп чыгарлык түгел. Машина керерлек юл да юк. Газизәдән сорар өчен зират йортына таба атладым.


– Бик тиз борылдың, – дип каршылады Газизә.


– Тегендә очрашып сөйләшергә калсын, – дидем. – Ахирәттә.


– Васыятеңне шушы зиратта җирләргә дип әйтеп калдырасыңмы? Казандамы?


– Анысын оныгым хәл итәсенә ышанам.


– Ә нәрсәгә ышанмыйсың?


– Авылыбызның кайбер имансызларына.


– Кемнедер имансыз дияргә хакыбыз бармы соң безнең?! Юк бит!


– Минем хакым бар: авиация полковнигы Ривнерның мәрмәр-гранит һәйкәлен урлаганнар.


– Һәйкәлен дә, сөякләрен дә Канадада яши торган улы Литвадагы мөселман зиратына җирләнгән анасы һәм әбисе янына санитар самолетында алып китте.


– Сул колакны уң кул белән кашыйсың, Газизә. Халыкара хәлне беләсең. Кем инде әллә кайдагы Канада бандитына урыс полковнигының мәете белән Хәрби комиссариат куйган Совет һәйкәлен самолетта урларга рөхсәт бирсен?!


– Бандит түгел ул, Нобель премиясе лауреаты! Физика-математика ачышлары өчен бирелгән бүләкле галимебез.


– Татар фамилияле лауреат юк. Әкият сөйләмә.


– Ә ул анасы фамилиясендә.


– Белмим-белмим. Әкият бу.


– Документларын тикшереп, КГБ өчен фотога төшердек. Шик тапмадылар. Полковникның сөякләрен җирләп, аңа яңа һәйкәл куйгач суккан телеграммасы мәчеттә саклана. Авиация полковнигын ике һәйкәл саклый. Ата-анасына, әби-бабасы рухына дога кылучыларга сәдакага калдырган долларлары мәчет кассасында.


– Андый халыкның авантюрный эшләргә осталыгын белмәгәч, сезне гаепләп булмый. Лауреатлыгын белдереп, юмартлыгын күрсәтергә сәдака гына таратмасын, ярның ишелүен туктатырга һичьюгы бетон плитәлек акча күчерсен иде ул.


– Анысы инде мондагы варислар эше.


– Син дә варис, мин дә варис, атка печән кем сала?


– Мәчет идарәсе әһелләре сиңа ышана. Җирле үзидарә рәисе дә синнән көтә.


– Мин бит әлегә Нобель премиясе лауреаты түгел.


– Мәчет идарәсе синнән акча өмет итми. Синең абруең үзе акча, диләр.


– Сәдака көтәме?


– Сәдаканың төрлесе бар. Зәкят, гошер, фитыр, фидия вә хәффарат сәдакалары – фәкыйрьләр хакы бул- ган фарыз сәдакалар. Аларны фәкыйрь булмаган кешегә бирү яки юл төзәтү, күпер эшләтү, кое-чишмәләр казыту, күл чистарту, мәчет-мәдрәсәләр салдыру кебек җәмәгать файдасы өчен булган эшләргә тоту дөрес түгелдер. Фәкыйрьләрнеке – фәкыйрьләргә! Гарипләргә!


– Хәзер фәкыйрьне каян табасың? Баедык бит, Газизә, череп баедык.


– Мәзкүр сәдакалардан башка сәдакалар, халык файдасы өчен тотылачаклары – нәфел сәдакаларыдыр. Аларның урналары мәчеттә аерым куелган. Нәфел һәм зәкят – икесе ике нәрсә.


– Нәфел сәдакалары бирү саваплы, мөстәхәб гамәлләрдән дип тә өстә инде, Газизә.


– Нигә көләсең?


– Шома сөйләвеңнән.


– Сүзем озынга китүдә гаепле булсам да, динебез сафлыгы өчен саваплы булуыма ышанам. Ягъни бергә – бер. Пока, бабай, аллаһуәкбәр, хуш.


– Спорт яратасыңмыни шулай?


– Хоккей белән бокс ярышларын күрсәтсәләр, калдырганым юк.


– Минем улым да хоккей дип машинасында үлде. Матчка өлгерәм дип ашыккан... Калдык ялгыз икәүләп.


– Икәүләп булгач, ялгыз түгел ич.


– Күңелләребез генә бергә безнең.


– Аңлашылмый торган хәлдә икәнсез.


– Кайчак үзебез дә хәлебезне аңламаудан гаҗизбез. Газизә, син аңласаң иде шуны.


– Язмышыгыз шулай, димәк. Язмыш бу!


– Язмыштан узмыш бар икән тормышта, Газизәкәй, узыла икән.


– Ишеткәнем юк иде.


– Аны ишетүнең сиңа әлегә кадәр кирәге булмаган. «Газизәкәй балдыз, калдырма ялгыз...» җырын беләсеңме?


– Нигә әбине бу очрашуга алып килмәдең? Бу да язмыштан узмыш хәлме? Ялгыз калдыргансың ич.


– Бриллиант туебызда да кара шәлен салмады шул ул.


– Акча күп тотылыр дип курыккансыздыр.


– Хатын-кыз барысын да исәпкә ала шул.


– Кермәгән сәдакага өметләнергә без мәчет күселәре түгел.


– Үпкәләттем, ахры? Күземне ачтың: димәк, мәзкүр сәдакалардан башкалары халык файдасы өчен тотылырга тиеш?
Алар нәфел сәдакалары дип атала. Аларны җыю урналары мәчеттә аерым саклана икән. Шулаймы?


– «Урна» дигәнең гадәти 2 почта ящигы. Өстенә язылган, биклеләр.


– Ачкычы синдә сакланамы?


– Нидән шикләнәсең?


– Безнең илдә миллионнар хатыннары йә оныклары исемендә саклана бит. Шуннан чыгып кына соравым.


– Ул мәсьәләдәге сорауларыңны хәзрәтебезгә бирерсең. Ахшамнан соң ул сине көтәчәк.


– Син анда буласыңмы соң?


– Мин сезнең сөйләшүне язып алырга тиешмен. Диктофонга.


– Органнар өченме?


– Диния нәзарәте өчен. Җирле үзидарә рәисе дә булачак.


Газизә шул сүзне әйтүгә, эчке кесәмдәге телефоным «әтәч булып» кычкырды. Сигнал кунакханәдә кунарга калган инженер Камилдән иде. Үзенә тапшырылган йомышларны үтәгән, күрәсе кешеләрне күреп сөйләшкән. Район китапханәсенең җыелышлар үткәрү залында зур экраны да, видео-проекторлары да бар, очрашу шунда уздырылырга тиеш, кайсы кассетаны калдырып, кайсыларын авылга алырга, дип сорый. «Билет сату-сатмау мәсьәләсен дә, син шалтыратып әйтмичә, кассирга күрсәтмәләр бирмибез. Ничек тә бүген бәйләнешкә кереп, деликатный мәсьәләне хәл итәргә тырыш», – диде. «Деликатный» мәсьәлә, имеш. Мондагы эшләр андагыдан да «деликатныйрак». Минем әле һаман зираттан чыгып китә алганым юк. Судан коры чыкмакчы булып, «саз»га кереп баттым. Әллә кайчангы онытылган хисләрем шул «сазлык»ка тарта. Ярый әле үз вакытында телефоным «әтәч булып» кычкырды. Коткарды димәсәм дә, аркан ташланды, шуңа тотынып, баткаклыктан чыгу минем өстә.


Өстемә алган башка гамәлләрне үтәү йөзеннән, су тегермәнебез булган урынны карарга киттем. Төшереләчәк яңа фильмымда «тегермән эпизодлары» күп, ягъни ул булырга тиеш дип планлаштырылган иде. Тик тегермән түгел, хәтта урыны да юк. Татлысу елгасы башка юл табып ага башлаган. Һич көтмәгәндә-уйламаганда, «елгалар да, хатын-кыз кебек, тиз үзгәрәләр икән» дигән кирәкмәгән уй баштан узды. Киттем авылыбызның чишмәләрен, күлләрен карарга. Тик аларны да тапмадым. Корыганнар-кипкәннәр. Язгы ташу суы кермәгәч, Үлетатлысу дип йөртелгән балыклы зур күл, тәмам корып, җикән-камыш баскан сасы канауны хәтерләтә. Ә мин бит Үлетатлысу дигән күлдә әткәй ясаган көймәдә үзебезнең бакчага кадәр барган идем. Хәзер Үлетатлысу урынында шакшы су да юк. Кыскасы, фильм өчен кирәкле объектларның берсе дә калмаган. Гомумән, ял итеп рухланырга дигән, без үскән чордагы авыл мохитенең исе дә, хәтта исемнәре дә сакланмаган. Ә кеше исемнәре исә заманга яраклашкан: Эльс, Мэлс, Ленар, Аврора, Казбек кебек атамалар. Нишләмәк кирәк, аты Ферсман булса да, муллабыз шул булгач, киттем мәчеткә. Бәлки, ул аңлатыр.


Ахшам узган булса да, көтәләр иде. Сәлам биреп кердем, исәнләштек. Утырыштык, «әппәр иттек». Көтелгән сүзне, традиция буенча, хәзрәт Ферсман башлады. Газизә, диктофонын чыгарып, өстәл уртасына куйды, язу башланды.


Баштарак сүз мин төшергән кинофильмнар турында барды. Гаҗәпләнүемә каршы, Ферсман хәзрәт күп фильмнарымны караган, искәрмәләре мәгънәле, тәнкыйть сүзләренә дә кушылмаслык түгел иде.


Барысы өчен дә рәхмәтемне белдергәч, хәзрәтем, минем иҗат планнарым белән кызыксынып, үзенең киңәшләрен бирде. «Сәнгать ул аксакка култык таягы түгел, ә юлчының «капшау» таягы, урыслар аңа, посох, диләр», – диде. Мин, аны төзәткәндәй: «Сукырга посох култык таягыннан да кирәгрәк», – дидем. Ул: «Иҗатта сукырларга таяну – үзе сукырлык», – дигәч, «пластинка»ны алыштырып, авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне барлый башладык. Ферсман үзе дә Бүләковлар токымыннан. Ничәнче буыннан, кайчан аерылуын төпченеп тормадым. Аның әйтүенчә, әтисенең энесе партия өлкә комитетының идеология буенча сәркатибе булган. Аның ярдәмендә үзе дә шул юлдан киткән. «Үкенмисездер бит?» – дигәч, ул Тукай сүзләре белән: «Узган эш кайтмый, үкен син, үл, ела», – дип елмайды гына. Шуннан хәзрәт башка күренекле шәхесләрне барлый башлады. Янгуразов булып йөрүче бер Бүләков токымы – нефть заводы директоры; хатыны фамилиясенә күчеп, Волков булып йөрүче Бүләков – «Нерудные материалы» дигән шахтаның директоры, һәркайсының адресы саклана. Кызыксынсаң, бирермен, алар миндә бер дәфтәр. Барысы да шул Бүләков токымыннан. Ә Бүләк бабай авылыбызга исем биргән Таҗый карт сеңлесенең җилдән туган улы кавеменнән икән.


– Җилнең ниндие юк та, кавемдә кемнәр генә булмый, – дигән булдым әңгәмә өзелмәсен өчен генә. Хәзрәт Ферсман, сүзен дәвам итеп, дәфтәрен бирде дә:


– Синең дә, минем дә бер тамырдан булуыбыз бәхәссез. Кайсыдыр буын бабабыз Нурислам 1813 елгы урыс-француз сугышында сотник буларак тимер тәре белән бүләкләнгән. Патша Александрны саклап, Парижда булган. Польшадагы әсирләр бунт күтәргәч, аларны Минскига озатучы өлкән конвой буларак көмеш кылыч, күн ияр, 300 гектар урман, 3000 гектар сөрү җире белән бүләкләнгән.


– Легенда гынадыр бу, – дидем мин.


– Мәсҗет мөрите Зәкария Коръән кырыена: «Бояр Нурислам җирләрен эшкәртүдә катнашучылар алган уңышның чиреген үзләренә калдыра», – дигән язу калдырган.


– Петр патшаның боярлар сословиесен бетергәнлеген беләбез. Бәлки, Нурислам бабабызга дворян титулы бирелгәндер? Әгәр шулай икән, аңа ничәдер җан крестьян бирелүе турында архивта берәр төрле документы – тәзкирәсе сакланырга тиештер. Бармы шулар?


– Аны табып, авылдашларны куандыру нәкъ менә синең эш инде.


– Мин инде үземнең бабам – картәтәй документларын эзләтеп бер яндым. Кабат андый четерекле эшкә алына алмыйм. Легенда булып яшәсен.


– Көмеш кылыч, күн иярне колхозлашу чорына кадәр буыннан-буынга күчереп саклаганнар. Шул кылыч белән куркытып, синең картәтәңнең патша башлы медален колхозның беренче рәисе күлгә ыргыттырган, имеш.


– Пәри – башка, җен – башка, дигәндәй, бусы бөтенләй башка легенда.


– Димәк, сине тарих кызысындырмый?


– Мине иртәгә якташларым белән булачак очрашу кызыксындыра.


– Аның көн тәртибе билгеле: иҗатың турында сөйләп, сорауларга җавап биргәч, ияртеп килгән артистларың концерт куялар да, тәнәфестән соң берәр фильмың күрсәтелә.


– Почта ящиклары әзер.


– Нигә кирәк алар?


– Сәдака салырга.


– Зинһар өчен, куймагыз!


– Коры кашык авыз ерта...


– Мин сезгә җиде фильм калдырам. Без киткәч, үзегез карарсыз. Әмма безнең алда билет сатмагыз.


Әхтәм Зарипов


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру