Журнал «Безнең мирас»

Язгы хатирәләр (Клара Булатова көндәлегеннән)

7 март, 1993 ел, якшәмбе
Кичәге көннән бирле хатын-кызлар бәйрәме бара. Хәер, ул бәйрәм өченче көн үк башланды.
5 мартта гимназиядә иртән шәкерт­ләр котлавы булды. Аларга котлау сценариен үзем язып биргән идем. Рәхмәт аларга!


Көндезге сәгать уникедә Язучылар бүлеге бәйрәм итте: бер бөртек хатын-кыз язучылары янына бүлектә эшләүче Гөлнара белән Нәфисәне дә кушып. Бәйрәм тантанасына элек бүлектә бухгалтер һәм секретарь вазифасын алып барган Сабира, җыештыручы булып эшләгән Якут апа һәм Үзбәк Саттаровның тол хатыны Извилия дә чакырылган иде.

Клара Булатова
Кичен драмтеатр бинасында район-шә­һәр күләмендә зур тантана уздырылды. Андагы тәбрикләү өлешендә безнең гимназия шәкертләре дә чыгыш ясады. Башта түбәтәйле җиде малай шигъри кереш сүз әйтте. Аннан соң безнең 14 кыз баладан торган «Күбәләк ансамб­ле­ «Мин кояшны яратам» дигән җыр башкарды:


Бүген бәйрәм – сезнең бәйрәм,
Сезгә җырлый кошлар да.
Без дә килдек сезне язгы
Бәйрәм белән котларга...


Композитор Роберт Андреев минем сүзләргә язган бер яңа җырын – «Су буенда кыяк үлән»не җырлады. «Татнефть»нең генераль директоры да котлау чыгышында мине мактап телгә алды, рәхмәт төшкере. Тантаналы өлештән соң «Дүрт әби һәм Әхмәди» дигән спектакль күрсәтелергә тиеш иде дә, анысына кала алмадым. «Җомга»да Кичүчатны чыгарырга тиеш идек, шуны карарга дип, кайтып китәргә туры килде.


12 март, җомга
Өченче көн 10 нчы мәктәптә укучылар белән очрашуда булган идек. Язучылардан, миннән кала, Нур Әхмәдиев, Фәрит Гыйльми һәм Илдар Хөсни катнашты. Мәктәптә бик нык әзерләнгәннәр. Венера Виккулова (Тәгъзимә апа кызы) зур тырышлык куйган. Афәрин!


Кичә үземнең «Шигърият» түгәрә­генең чыгышын радиога яздырып кайттым. Бүген эфирга чыгарга тиеш. Тыңлаучылар ничек бәяләр, болай матур әйбер үзе. Ринат Мөхәммәдиевкә хат яздым, машина турында. Ни дә булса хәл итәргә тиешләрдер бит инде, йа Рабби!


15 март, дүшәмбе
Иртәгә 2 нче китапханәдә милли китапханә ачылу бәйрәме булырга тиеш. Тамара Халитова (китапханәләрнең шәһәркүләм хуҗабикәсе) шылтыратты, шул бәйрәмгә чакырды. Ай-һай, барулары ничек булыр? Авырып торам. Грипп әйләнеп килде. Марс улым үзебезнең «Әлмәт таңнары»на Нәүрүзгә багышланган шигыремне илтеп кайтты. Инде мөгаен, утыз еллык уңаеннан, хатирәләр язарга тотыныргадыр?! Өлкәм матбугатына соңардым бугай инде. Әлмәтнекенә, бәлки, өлгертермен.


27 март, шимбә
Узган атна бик тыгыз булды.
«Казан утлары»ның 3 нче саны Әлмәт язучылары иҗатына багышланган. Юбилей уңаеннан инде. Юбилейга Гариф Ахунов, Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим, Мансур Шиһапов, Әхәт Гаффар, Флёра Гыйззәтуллина килгән иде. Җәүдәт Дәрзаман, Рәшит Әхмәтҗаннар күренмәде.
Бер күрәсе килгән иде шуны:


«Әлмәт, синең җирең иде ул...»
Ник кайтмады икән, дияр идем,
Ул шул Рәшит түгел инде ул.
Ясмин куаклары арасында
Мине көткән шагыйрь юктыр шул.
Сүзләре дә хәзер салкын инде,
Карашы да авыр, ныктыр шул...

Теги: Клара Булатова Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру