Журнал «Безнең мирас»

Рәдиф Гаташ: Мин - яратырга яралган бер гашыйк!

Мин - яратырга яралган бер гашыйк!
Яр гамендә чыккан хис ярдан ашып,
Ташып, бер көч (силме?) сиңа китерде,
Гүзәллеккә тезләндерде шикелле.
Кызгандымы яшьлегең, яз сулышы
Назлады, һушка килергә булышты.
Гөлләр исе килгән ут-учагыңда
Өр-яңадан яшәрдем шул чагында.
Туңган канны җылытты юрган-чәчең,
Ачы-татлы чын шәраб иттең яшем!
Тик яр булырга яралган буй кызга
Мөкиббән җаным аман җамын суза!

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру