Журнал «Безнең мирас»

Яратам бугай...

Аның турында уйланып мин
Йокысыз үткәрдем төнне бүген;
Янып чыктым.
Әгәр дә шушы минутта
Ул авырып ятса, янса утта?
Әгәр дә ул каты сызланса?
Маңгаен тотарга да кеше булмаса
шушы минутта?!
Төн буе мин янып чыктым.
Әгәр дә бүген ул юлда булса.
Бәлагә очраса?
Караңгыда калса һәм уты сүнсә?
Әгәр дә ул юлда булса?
Төн буе мин янып чыктым.
Әгәр булса ул бүген диңгездә?
Шторм кубып чайкалса дулкында?
Давыл белән көрәшсә бу төндә
Диңгездә!
Төн буе мин янып чыктым.
Мин авырыйм, мин саташам бугай...
Ләкин нигә авырганда,
Үз хәлемне мин оныттым?
Ник уйладым һәм кайгырттым аны шулай?!
Мин авырмыйм. Мин... яратам бугай.
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay

Теги: Рәдиф Гаташ Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру