Журнал «Безнең мирас»

Яңгыр астындагы мәхәббәт

Көзге көннең көлүе, көлүе дә елавы... Әле генә ялтырап кояш килеп чыга, ул да булмый, тагын болыт, тагын яңгыр... Шәһәр бакчасында умырылып-умырылып яфрак коела. Сары яфрак. Бакча юлы яфрактан чуп-чуар...


Бакчачы хатын, себерке белән себереп, яфракларны күч-күч өеп бара. Ул себереп киткән җиргә шундук тагын умырылып-умырылып кызыл яфрак төшә...


Аулак бер эскәмиядә егет белән кыз бер-беренә сыенып утырганнар. Кызның иңбашларында, чүмәлә итеп өелгән чәчләрендә – юеш яфрак. Егетнең аркасына каз тәпие сыман өрәңге яфрагы кунган, шундый ук яфрак тезләрендә дә... Яңгыр бер ява, бер туктый. Кояш бер күренә, бер кача. Әллә кайда, бик еракта, пароход тавышы... Гүя: «Туңам, бик туңам!» – дип зарлана.


Бакчачы хатын, себерке сабына таянып, яфрак бураны астындагы кыз белән егет ягына елмаеп карап тора. Тегеләр бер-беренә сыенышып утырганнар, кыймылдап та бакмыйлар. Аларның кешедә эшләре юк. Аларга яңгыр ни дә, яфрак коелу ни... Хатын карап-карап тора да аннары тагын юеш кызыл яфракларны себерергә, өем-өем өяргә тотына... Үзе һаман елмая...


Ә бакчада умырылып-умырылып сары яфрак коела...



Ибраһим Гази


Безнең мирас. - 2021. - №11. - 84 б. 


Фото: pixabay

Теги: Ибраһим Гази Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру